Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов президентлыктан китәргә җыена


12 июльдә Башкортстанның 76 яшьлек президентын Мәскәүгә чакырттылар. Федераль мәгълүмат чаралары шунда ук бу хәбәрне, Рәхимовны вакытыннан алда урыныннан алырга җыенулары белән бәйләде. Моны бүген, күпмедер дәрәҗәдә, Башкортстан президентының матбугат хезмәте дә белдерде.

Башкортстан дәүләт хакимияте органнарының рәсми мәгълүмати порталында 13 июль төштән соң Башкортстан президенты матбугат хезмәтенең махсус белдерүе пәйда булды. Анда шундый сүзләр бар:

“Сәяси хәлнең тотрыклы булуын һәм М.Г. Рәхимовның төбәк башында яңа срокка калырга теләмәве турында берничә тапкыр белдергән позициясен исәпкә алып, элекке килешүләр нигезендә, Башкортстан республикасының киләсе президенты булырдай кандидатуралар буенча консультацияләр процессы башланды”.

РБК daily Русия мәгълүмат агентлыгының 13 июльдәге “Мортаза Рәхимов китүе турында килеште. Кремль Башкортстан җитәкчесен урыныннан китәргә күндерде” дигән баш астында бирелгән хәбәрендә, “Рәхимовның китүе турында якын көннәрдә игълан ителәчәк”, диелә. Бу хәбәрдә, шулай ук, Русия премьеры Путинның Рәхимовны кабул итмәве дә билгеләп үтелә.

XS
SM
MD
LG