Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тыелган сәнгать”: Казанда мәхкәмә карарын хупламыйлар


Татарстанның кайбер праваслау, сәнгать әһелләре Мәскәүдә “Тыелган сәнгать-2006” күргәзмәсен оештыручыларны хөкем итүләрен хупламый. Күргәзмәне оештыручы Сахаров исемендәге музейның элекке җитәкчесе Юрий Самодуров дәүләткә 200 мең сум, Третьяков галлереясының элекке бүлек башлыгы Андрей Ерофеев 150 мең сум түләргә тиеш.

2008 елда Рус халкы җыены күргәзмәне “христианнарга каршы” дип бәяләде һәм Самодуров белән Ерофеевны мәхкәмәгә бирде. Әмма Казанның кайбер праваслауларының “Тыелган сәнгать” күргәзмәсе тирәсендә килеп чыккан гауга турында хәбәре юк. Керәшен чиркәве побы Павел Павлов сүзләренчә, моның өчен төрмәгә утыртырга мөмкин түгелләр. Чөнки бу дөньяви җинаять түгел.

“Минем андый кешеләргә бәя дә бирәсем килми. Алар кылган гөнаһларын үзләре танырга тиеш. Күргәзмәне оештырган өчен акча түләткәнче, бу эшнең начар булуны аңлатырга кирәк. Чиркәү аларга дәгъва белдерә алмый. Чөнки һәркемгә ирек бирелгән. Әмма мондый эшләр гөнаһ, бу диннән көлү дип кабул ителә”, ди Павел Павлов.

Казан Кирмәнендә урнашкан “Хәзинә” күргәзмәләр галереясы мөдире Розалина Шаһиева үзенең сәламәт сәнгать яклы булуын әйтә. Әмма “Тыелган сәнгать-2006” күргәзмәсен оештырган Самодуров белән Ерофеевны хөкем итүләрен хупламый. Алар арасында тәрбия эшен алып баруны кулайрак күрә.

“Сәнгатьтә штраф салу күренешләре булырга тиеш түгел. Чөнки һәрбер рәссам дөньяны үзенчә күрә. Монда бит әле тәнкыйть дигән әйбер дә бар. Минемчә, бу мәсьәләне тәнкыйтьчеләр хәл итәргә тиеш. Әмма динне мыскылларга ярамый”, ди Розалина Шаһиева.


Шулай да Шаһиева күргәзмәдә урын алган рәсемнәрнең кайберләре фәлсәфи мәгънәгә ия булуын яшерми. Мисал өчен, Христос сурәтенең Макдоналдс язуы янына урнаштырылуы – кешелекнең динне онытып, ашау-эчү белән артык мавыгуын аңлата, ди ул.

Аның фикеренчә, Татарстанда сәнгать дөньясында мондый гауга килеп чыга алмый.
XS
SM
MD
LG