Accessibility links

Кайнар хәбәр

178нче мәктәп татар мәктәбе булырга тиеш


Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы үтәлешен тикшерү сессиясендә Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева әнә шулай дип белдерде.

“12нче кызлар мәктәбе дә октябрьдә ачылачак. Казанда 177нче мәктәп ачылганнан соң, башкалада күп дәресләр татар телендә булган, инглиз, рус һәм башка телләрне дә өйрәнү мөмкинлеге биргән киләчәк мәктәбе дәрәҗәсенә туры килгән белем йорты да булырга тиеш дигән сүзләр китте.

Бу бүген бигрәк тә актуаль. Чөнки Русия Европаның төбәк һәм азчылыклар телләре хартиясен билгеле бер вакыттан соң ратификацияләячәк. Шуңа күрә безгә әзер булырга кирәк”, диде Вәлиева.

Казан шәһәре думасы депутатлары алдында Чуаш иҗтимагый-мәдәни үзәге вәкиле чыгыш ясап, 178нче мәктәпне күпмилләтле якшәмбе мәктәбе итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хәлне ул мәдәни үзәктә бию коллективларына урын тар булу белән дәлилләде.

“Ассамблея үткәргән утырышларда без “Мәгариф” ассоциациясенең милли мәктәпләрне яңа мәктәпләрдә ачарга кирәк дигән тәкъдимен еш ишетәбез. Без бу идеяне хуплыйбыз. Яңа ачылачак 178нче мәктәптә күпмилләтле якшәмбе мәктәбе булуын телибез”, диде Чаркина.

Казан шәһәре мэриясе белдерүенчә, депутатлар програмның татар балаларын туган телләрендә укыту күләме буенча көтелгән нәтиҗәләре кимүен дә билгеләп үтәләр. Ана телләрендә укучы татар балалары 32,4% тәшкил итә. Програм нигезендә 44%булырга тиеш.

Беркемгә дә сер түгел, БДИны бары тик урыс телендә генә бирү таләбе куелгач, ата-аналар арасында балаларын урыс мәктәпләренә җибәрә башлаучылар да артты. Татар мәктәпләренең нык тузган булуы да моңа үз өлешен кертте. Әле бүгенгә кадәр Казанда татарлар өчен замана мәктәбе ачылмаган.

Элмә такталарда да, игъланнарда да хата бар

Башкаладагы кайбер тармаклар әлеге програмны бар дип тә белми икән. Социаль яклау, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Марсилә Яруллина програм нигезендә акча каралган булуга карамастан, медицина хезмәткәрләрен татарчага өйрәтү курслары оештырылмаганлыгын әйтә.

Яруллина җитәкләгән комиссия республикадагы дәүләт телләре һәм башка телләр кануны үтәлешен тикшергән һәм үтәлмәгән очракларга да тап булган. Мисал өчен, урам исемнәре ике телдә дә язылмаган биналар, чатлар бик күп. Булса да, хаталар да күзгә чалынган.


Казан хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов башкалада яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы үтәлеше белән таныштырды. Һәм урам исемнәрен генә түгел, ә тукталышларны да 3 телдә игълан итү эше башланганны хәбәр итте.

“Күңелне юатырлык, күзне иркәләрлек эшләр шәһәрнең тышкы күренешендә, халыкка мәгълүмат бирүдә гамәлгә керә башлады инде. Тарихи-мәдәни биналарда элмә такталарның язылышы 3 телдә эшләнде.

Август аенда автобусларга мәгълүмат бирү тулаем 2 телдә булачак. Ә бүген 15, 29,75, 97нче маршрут автобусларында мәгълүмат 3 телдә бирелә башлады”, ди Арсланов.

Зилә Вәлиева да социаль рекламны ике телдә: урысча һәм татарча элә башлагач, шәһәргә рух керде дип әйтә. Интернет заманында визуаль мәгълүмат күбрәк тәэсиргә ия икәнлегенә басым ясады.

Вәлиева шулай ук телләрне саклаганда, әлеге програмда төрле креатив чаралар кирәклеген дә әйтә. Мисал өчен “Мин татарча сөйләшәм” акциясе моңа үрнәк. Шулай ук төрле кызыклы проектларга да тендорларлар үткәрү ягында.
XS
SM
MD
LG