Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия мәчетендә малайлар ялы үзенчәлекле үтә


Җәй ае – балаларның ял вакыты. Яшүсмерләрне урамның тискәре йогынтысыннан саклап калу өчен бик җаваплы вакыт. Әлеге проблеманы күздә тотып, Удмуртия мөфтияте инде күп еллар яшүсмерләр өчен җәйге укулар оештыруны гадәткә кертте. Быелгы укулар программасында үзгәрешләр дә бар.

Җәйге укуларга мәчеткә быел малайларны Удмуртиянең барлык мәхәлләләреннән җыйганнар. Алар сигез яшьтән алып унбиш яшькәчә. Сәбәбе бик гади – кечкенәләр белән шөгыльләнү өчен махсус әзерлеге булган укытучылар һәм тәрбиячеләр кирәк. Икенчедән, мәктәпләрдә каникул чоры – малайларның күбесе урамда шаярып йөри, төрле тәртипсезлекләргә юлыгырга мөмкин.

Шулай ук кыш буена мәдрәсәдә алган белемнәрен кабатлау максаты да куела. Быел республиканың төрле мәхәлләләреннән 30дан артык малай ял итә, сабак укый. Балаларны дүрт төркемгә бүлеп, дүрт укытучы һәм тәрбиячеләр эшли. Сабак алып баручы Осман Хисаметдинов дәресенә җыелган малайлар азан турында тулы мәгълүмат туплады. Балалар үзләре дә күп кенә сорауларга төгәл җавап бирде. Азан әйтүчеләрнең хаталарын ишетеп, аларны дөресләде.

Шул ук көнне малайлар азанның кайдан әйтелүен дә белделәр. Тәрбияче Марат абыйлары аларны манарага алып менде. Дөрес, элек мәзиннәр, дин әһелләре манарага менеп, азан яңгыратырга мәҗбүр булса, бүген мәчетләргә дә техника куелды. Тар баскычлардан өлкән яшьтәге агайларга биеклеккә биш тапкыр күтәрелү җиңел булмагандыр. Моны балалар үзләре “татып” карады.

Дәресләр вакыты чикләнгән, иртәнге якта бер дәрес һәм төшке аштан соң тагын бер сәгать укулар каралган. Малайларның үзләренең дә укырга өйрәнергә, өстәмә белем тупларга теләге зур. Удмуртиянең Сюмси районы Кильмез поселыгыннан килгән 12 яшьлек Илфатка биредә барысы да ошый. Ул монда үзенә күп кенә дуслар да тапкан.

Айдар мәчеттәге ял итү курсларына Балезино районы Әхмәди авылыннан килгән. Ял итүче малайларның күп вакыты уенга бирелгән. Алар мәчет ишек алдында хәрәкәтле спорт төрләре - волейбол, теннис белән мавыгып шөгыльләнә.

Кечкенәләр өчен биредә мәйданчык бар - дин кардәшебез бүләге – малайлар рәхәтләнеп шунда вакыт үткәрә. Шулай ук балалар белән урманга чыкканнар, шәһәр зоопаркында экскурсияләрдә булганнар.

Балаларны биш тапкыр ашаталар. Урамда шау-гөр килеп уйнап кергәч, пешекчеләрнең тәмле сыйлары малайларга көч өсти. Шулай итеп, малайлар биредә ял да итә, белем дә туплый. Иң мөһиме, республиканың күп кенә мәхәлләләрендә алар кебек малайлар сабак укуын белеп, яшьтәшләре белән аралаша, дуслаша.
XS
SM
MD
LG