Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Кәбиров: Интернетка мине татарлык алып килде


Марат Кәбиров
Марат Кәбиров

Кайбер китаплар хәзер җиренә җиткереп әзерләнсә дә, нәшриятта чыкмый, ә интернетта электрон китап буларак яши бирә. Виртуаль мәйданда үз укучысын таба, бәхәс уята. "Пәрәвез" сәхифәсенең кунагы - язучы, электрон китаплар авторы Марат Кәбиров.

“Китап – белем чишмәсе” дип өйрәттеләр безне мәктәптә. Ул вакытта интернет юк иде шул әле. Хәзер белем чишмәсенә интернет әйләнеп бара. Без күрергә күнеккән кәгазь китаплар да хәзер электронлаша бара. Тапшыруыбыз кунагы – үз сайты булган әз язучыларның берсе, электрон китаплар авторы һәм шуларны интернетта актив сатучы кеше Марат Кәбиров.

Марат әфәнде, сайтыгыз кайчаннан бирле эшләп килә?

Бер ун елга якын дисәм, нык алдашу булыр микән инде... Элек ул narod.ruда урнашкан иде. Хәзер менә 2-3 ел инде maratkabirov.com адресында.

Татар язучылары арасында үз сайтлары булган кешеләр юк диярлек. Ә сез ун ел элек сайт ачканда сезгә юләр кешегә караган кебек карамаганнар идеме?

Ул уен эш кенә иде. Карыйсың, чит ил, рус язучыларының сайтлары бар. Урысның кулыннан килгәнне, нүжәли минекеннән килмәс, мин әйтәм, эшләп карыйм әле. Аннары аның кыйбат нәрсә икәнен белдем. Шуңа күрә, үземә эшләргә туры килде. :)

Бүген сезгә сайт ни бирә?

Аралашу мөмкинлеге. Нидер яздың икән, фикерләр килә. Начар язгансың икән, шундук тотып сүгәләр. Яхшы язган булсаң – дәшмиләр, димәк, “пойдёт”. :)

Статистика ни сөйли?


Көн дәвамында 100-150 компьютердан кереп торалар. Бу бик зур сан кебек тоелмаса да, Аллага шөкер дип әйтәм. Татар язучысы өчен, гомумән, язучы кеше өчен бу әз дә түгелдер.

Татар язучыларыннан тагын кемнәрнең сайтлары бар икән?

Роберт Миңнуллинныкы бар иде. Хәзер ул яңадан эшләнде. Аннары соңгы вакытта Батулланыкын күреп калдым. Бардыр инде ул. Эзләсәң.

Интернетта сезнең бер китабыгызны эзләп караган идем. Берничә рус сайты миңа аны сатып алырга тәкъдим итте. Шунысы кызык, бу китап кәгазьдә беркайчан да чыкмаган икән, бары тик электрон вариантта гына яши бирә. Электрон китаплар сату белән күптәннән шөгыльләнәсезме?

Элегрәк уңышлы бара иде. “Публикант.ру” дигән сайтта бик яхшы алдылар. Тик 2008 еллардан ул сайт сүрелебрәк калды, хәзер бик яңартылмый да. Китапларымны меңгә якын кеше сатып алгандыр.

Кеше тотып карый торган әйбер өчен акчасын түләргә әзер дә, ә электрон файл өчен әзер микән?

Шулай инде. Психология шундый. Халык мәгълүмат өчен түләргә күнекмәгән. Матдә өчен генә түли. Әле дискта тоттырсаң да бер хәл булыр иде. Шулай да халык бераз үзгәреп килә инде.


Электрон китап гадәти китаптан арзанракмы?

Әлбәттә. Әйтик, кәгазь китапны бер бастыру гына да 100 меңнәргә төшәчәк. Һәр китап йөзәр сум дип сана. Ә интернетта бу чыгымнар юк.

Сез үз әсәрләрегезне каләм белән түгел, клавиатура белән язасыз булып чыга?

Әйе.

Язучыларның күбесе компьютерны белми, әле журналистлар арасында да мәкаләне кәгазьгә язучылар шактый. Клавиатурага ияләшү авыр булдымы?

Ул чакта мин редакциядә эшли идем. Берзаман компьютерлар алып кайттылар. Миндә шуннан ниндидер курку барлыкка килде. Әмма, күрәм, кешеләр эшли. Мин шушы кешеләрдән артта калырмын, берәүгә дә кирәкмәм дигән курку мине компьютерга өйрәнергә мөҗбүр итте. Татарлык инде...

Бүген интернетта нинди авырлыклар белән очрашасыз?

Терминнарны тәрҗемә итә алмый интегеп бетәм. Менә “скачать” дигән сүзне ничек тәрҗемә итәргә? “Суыртырга”мы? “Күчертергә”ме? :)

Рус интернетында хәзер аудиокитаплар да бик популяр. Сез сәхнә кешесе дә бит әле, аудиокитап эшләргә теләк юкмы?

Теләк юк түгел. Аудио китапны эшләү гадәти китаптан җиңелрәк, әмма электрон китаптан авыррак, дип уйлыйм. Сорау булыр микән? Алучы булыр микән диюем. Шул куркыта.

Алайса, укучыларны һәм тыңлаучыларны сорау тудырырга чакырып калам. Кулланыйк татар китапларын: кәгазен дә, электронын да, аудиосын да.
XS
SM
MD
LG