Accessibility links

Кайнар хәбәр

Челлә чигенерме?


Озакка сузылган җәйге челлә һаман да чигенми. Кемнәрдер яңгыр, көннәрнең суытуын өмет итсә, кемнәрдер шулай булыр ди ышандыра да башлады. Шулай да төрле чыганаклар бу атнага һава торышын төрлечә фаразлый.

Эсселекнең кимүен көткән халыкны Мәскәү метеорологлары сөендерергә ашыкмый. Росгидромет фаразлавынча, якын биш көндә Үзәк Русиядә температураның төшүе көтелми икән.

“Хәтта киресенчә: беренче өч көндә температура 32-34 тирәсендә булса, аннары, кимендә ике көн, 37 градус фаразлана”, дип хәбәр иткән Росгидромет хезмәткәре Виктор Смирнов ИТАР-ТАСС агентлыгына.

Шулай да Татарстанда гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингын өйрәнүчеләр 19ы төнлә урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлек белән җил, кайбер районнарда боз яву ихтималы бар, дигән. Алар фаразлавынча, 20 июльдә термометр баганалары 9-14 градус җылылык күрсәтәчәк.

www.gismeteo.ru сәхифәсе исә бөтенләй башка һава торышын тасвирлый. Бүген Казанда да, Мәскәүдә дә аяз, болытсыз һәм кызу көн күрсәтә ул. Казанда атна ахырына эсселек, Мәскәүдә җомга-шимбә көннәрендә яңгыр фаразлана.

Август аен исә “гисметео”чылар Казанда кызу булса да, атнасына бер-ике, ә Мәскәүдә атнасына өч-дүрт тапкыр яңгыр булыр, ди.

nepogoda.ru сәхифәсе тәкъдим иткән фаразларга караганда, бу атна яшеннәре белән куркыныч. “Явым-төшем юк, әмма яшен булырга мөмкин”, ди алар. Кайбер көннәрдә урыны белән яңгыр көтелә.
Халык әйтсә, хак әйтәме?

Халык арасында яхшыга өметләнүчеләр дә, ачлык килер, дип куркучылар да бар.

“Безнең гәҗит” газетында Сәйдулла Кутушев:

“Бүгенге хәлне Марат Әхмәтов та 21нче ел белән чагыштыра. Танышларымнан да ул чагыштыруны еш ишетәм. Куркыныч булып китә. Шул ук ачлык елында илдә иген ишелеп яткан бит, Идел буена гына ярдәм күрсәтмәгәннәр, халык кырылганны тыныч кына күзәткәннәр”, дип яза.

Корылык күренешен ахырзаман галәмәтләре белән бәйләп караучылар да бар. Кайбер мөселманнар моны “Аллаһ Тәгалә күрсәтүе, кисәтүе”, дип саный, суны исраф итмәскә, кадерләп тотарга киңәш бирә.

Халык сынамышларына игътибар итүчеләр исә быел “Кыш көне кар күп булса, җəй яңгырлы булыр”, дигән ышануның рас килмәвен ассызыклый.

Авыл халкы бәрәңгеләрнең дә үсә алмавыннан зарлана. Шул ук вакытта йортларга су килмәү, чишмәләрнең кибүе күзәтелә.

Шәһәр кешеләре исә ял көннәрен шәһәр артында үткәрергә ашыга. Үз җәйге йорты-бакчасы булмаганнар вакытлыча алып тора икән.

Беркем дә ачка үлмәячәк

Хөкүмәт утырышында беренче вице-премьер Виктор Зубков беркем дә ачка үлмәячәк, дип белдергән.

“Илдә узган елгы, аннан алдагы елгы уңыш запаслары җитәрлек. Быел 85 миллион тонна чамасы суктырырбыз дип торабыз. Болар барысы да үзебезгә ел буена ашарга һәм симәнәгә җитәчәк. Алай гына да түгел, 20 миллион тонна ашлыкны чит илләргә сатарбыз дип планлаштырабыз”, – дигән ул.

Утырышта хөкүмәт рәисе Владимир Путин корылыктан зыян күргән төбәкләрнең барысына да ярдәм булачак дип ышандырган.

Аларга икмәк, фураж, орлык һәм терлек азыгы сатып алу өчен дотацияләр беренче чиратта авыл хуҗалыгын иминиятләштергән төбәкләргә биреләчәк икән. Ә Татарстанда иген чәчелгән мәйданнарның яртысы иминиятләштерелгән.
XS
SM
MD
LG