Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОны Кыргызстанда аңлатуларсыз кулга алулар борчый


Берләшкән Милләтләр Оешмасы Кыргызстандагы аңлатуларсыз кулга алуларга борчыла. Оешманың кеше хокукларын яклау ведомствасы башлыгы Нэви Пиллэй Кыргызстанның көньягында аңлатуларсыз кулга алулар барганын белдерде.

Пиллэй бу күренешне тәртип саклаучыларның башка милләтләрнең хокукларын бозу гына түгел, Кыргызстан һәм халыкара хокукларны бозу дип бәяләде.

Хокуклары бозылган кешеләрнең күбесе үзбәк милләтеннән, диде Пиллэй.
XS
SM
MD
LG