Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәләт” әйдаманнары шәхесләр җыя


22 июльдә “Сәләт-Санак” аланы эшли башлады. Алда әле зирәк татар яшүсмерләре өчен тагын ике алан көтелә. Иң соңыннан Рөстәм Бикмуллин исемендәге фестиваль үткәрергә планлаштыралар. 21 июль көнендә узган Әйдаманнар җыелышында әнә шулар турында сөйләштеләр.

Әле генә “Сәләт”тән кайтып керүләренә карамастан, әти-әниләре шалтыратып, икенче сменада – Казан, Әлмәт, Саба, Яр Чаллы, Бөгелмә аланнарында ял иткән балаларын “Сәләт-Санак” исемлегенә яздыра икән.

Рәзинә Сәйфетдинова
“Моннан чыгып, балаларга чыннан да ошаган, дигән нәтиҗә ясарга була”, ди “Сәләт” яшьләр үзәгенең директоры Рәзинә Сәйфетдинова.

“Сәләт”нең өченче аланы компьютер лингвистикасы, математика белән шөгыльләнүче балалар өчен эшли. “Санак” кысаларында экскурсиягә бару да каралган. Алар 22 июльдә “Йолдызлы” лагеренә барып урнашты.

Әйдаманнар җыелышының төп максаты – августта үтәчәк “Сәләт-Шәхес” аланын планлаштыру иде.

Өлкән әйдаман Илмир Хәбибуллин лагерьның төп юнәлеше һәм ниләр булачагы турында сөйләде:

Илмир Хәбибуллин
“Аланның төп юнәлеше - конкуренциягә сәләтле шәхес тәрбияләү. Чөнки бүгенге вәзгыятьтә үз-үзеңне күрсәтү, тормышта урыныңны табу шактый катлаулы. Моның өчен ниндидер нигез, ниндидер белем туплап барырга кирәк. Шул максаттан чыгып, балаларга махсус программа әзерлиячәкбез. Анда төрле юнәлештәге дәресләр кертеләчәк. Шулар арасында интеллектуаль уеннар, ораторлык осталыгы, лидерлык психологиясе, инглиз теле бар. Татар телен начаррак белгәннәр өчен татар теле курслары да булачак”, ди Хәбибуллин.

Махсус курсларны әйдаманнар үзләре үткәрәчәк икән. Алар балаларга кызыклы булган юнәлешләр буенча сайлана – фотошоп, рәсем сәнгате, җыр-бию осталыгы һәм башкалар. Програмга кызыклы шәхесләр белән очрашулар да кертелгән. Алар арасында журналистлар, тарихчылар, театр әһелләре бар. Кичке чаралар да балаларның күпкырлы талант булуын ачыклауга юнәлдереләчәк – планда ШТМ, концертлар, брейн-ринг һәм интеллектуаль уеннар үткәрү дә каралган.

“Сәләт-Шәхес” аланына 200ләп бала җыелачак. Алар белән 18 әйдаман эшли. Сайлап алуга килгәндә, балаларга бик үк югары таләпләр куелмый икән.

“Чөнки “Сәләт” ул – берникадәр өйрәнү җирлеге дә. Ә әйдаманнарга таләпләр бик югары. Алар бик актив, креатив булырга, татар телен камил рәвештә белергә тиеш”, дип сөйли өлкән әйдаман Илмир Хәбибуллин.

Утырышта шулай ук 28-29 август көннәрендә узачак Рөстәм Бикмуллин исемендәге фестиваль турында да искә алынды.

Ул 2001 елда беренче тапкыр үткәрелгән булган. Әлеге фестиваль талантлы яшьләргә юнәлеш бирүче чара буларак оештырып җибәрелгән икән.

"Быел Мәскәүдән, Сарытаудан килергә теләк белдерүчеләр дә бар. Барлыгы йөзгә якын кеше катнашыр дип торабыз”, дип сөйли оештыручы Эльмира Гарипова.

Шулай итеп, “Сәләт” аланнарында экватор, башкача әйткәндә “алтын урталык” вакыты җитте – ике смена үз эшен тәмамласа, җәй үткәнче әле тагын ике алан сәләтле балаларны ял иттерергә өлгерәчәк. Алай гына да түгел, 30 августта “Сәләт-Аршан” исемлегенә язылганнар Туапсе шәһәренә кузгала.

“Сәләт” аланнары җәй буена мең ярымга якын сәләтле баланы ял иттерә. Моңа кадәр булган алты һәм бу көннәрдә эшен башлаучы ике алан исемлегенә дә керә алмаучы сәләтле балаларның әле “Сәләт-Шәхес”кә эләгү мөмкинлеге бар.
XS
SM
MD
LG