Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадет мәктәбеннән кемнәр чыга?


Кадет мәктәбе укучысы Сәет Фәтхетдинов тәрәзәдән сикереп һәлак булды
Кадет мәктәбе укучысы Сәет Фәтхетдинов тәрәзәдән сикереп һәлак булды

Екатеринбург шәһәрендә ата-аналарының «Кадетларны укыту системасы – Русия киләчәге өчен патриотлар әзерләү юлы» дигән беренче җыены узган. Алар Русиянең, урыс халкының тарихи нигезе, үзенчәлекләре илгә укымышлы патриотлар тәрбияли ала дип, президент Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иткән.

Екатеринбургта җыелган ата-аналар президенттан кадетларны укыту юнәлешен дәүләт мәгариф системасында профессиональ белем бирүнең аерым тармагы итеп тануын сорый. Канун чыгаручыларгны «Русиядә мәгариф турындагы» канунга ата-аналар теләген истә тотып үзгәрешләр кертергә чакыра. Алар илгә мәхәббәт тәрбияләүнең төп юлын кадет белем бирү системасында күрә.

Кадетларны укыту системасы – Русия язмышы, киләчәге өчен патриотлар әзерләү юлы»җыенын Екатеринбург шәһәре әти-әниләр комитеты, «Урыс эшмәкәре» хәйрия вакыфы, «Бердәм Русия» фиркасенең дәүләт-патриотик «Урал» клубы, Урал кадетлары берлеге оештырган. Чарага җыелучылар кадетлар укыту, яшьләрдә патриотизм тәрбияләү мәсьәләләрен тикшергән. Әмма быел Мәскәүнең кадет мәктәбе укучысы 10 яшьлек Сәет Фәхретдинов үзе яши торган фатир тәрәзәсеннән ташланып, үзен-үзе үтерде. Кадетлар мәктәбенең өченче сыйныфында укыган бала классташлары тарафыннан күп төрле жәбер, кыйнаулардан интегеп яши.

Татарстанда да кадет мәктәпләре арта

Кадет сыйныфлары 1998 елдан башлап Татарстанда да ачыла башлады. Бүген Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә, Кукмара һәм Тәтеш районнарында кадет мәктәпләре эшли.

Әмма Казанда кайбер җәмәгать эшлеклеләре Татарстанда кадет мәктәпләре ачылуга каршы. Моның үз сәбәпләре дә бар. 2007 елда Казанның дүртенче татар гимназиясен ябып куеп аның урынына кадет мәктәбе ачканнар иде.

Дәүләт Шурасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин сүзләренчә, әлеге кадет мәктәбен гимназиядә укучы балаларның ата-аналарын ялганлап ачалар.

«Башта гимназияне ремонтка дип яптылар. Аннан бу урыннан юл үтә, бинаны җимерергә туры киләчәк дигән сүзләр йөрде. Әмма ахырда гимназия бинасына евроремонт ясап кадетларны кертеп утырттылар», ди Сафиуллин.

Гөлфәния Җәләлова
Шулай да бу кадет мәктәбен дә мактап сөйләмиләр икән. Казандагы милли хәрәкәт активисты, мәгариф комитеты әгъзасе Гөлфәния Җәләлова кадет мәктәпләрендә хәрби хезмәттәге кебек "дедовщина" чәчәк атуын әйтә.

«Кадет мәктәпләрендә сугыш чукмарлары әзерләүне патриотлар тәрбияләү дип уйлыйлар. Анда илне яратырга өйрәтмиләр, агрессив кешеләр генә әзерләп чыгаралар. Патриотизм булдыру өчен илне күтәрергә, демократияне үстерергә кирәк. Алар белән сугышка әзерлек алып баралар. Безгә кадет мәктәпләре кирәк түгел», ди ул.

Гөлфәния Җәләлова Татарстанда кадет мәктәпләре Мәскәү басымы астында ачыла дип саный. Чөнки Русиягә күтәрелгән халыкны тыеп торырга гаскәр кирәк.

«Соңгы елларда кадет мәктәпләре татарныкына караганда күбрәк ачылды. Шуның аша безнең татар балаларыннан маңкорт ясамакчы булалар, ялган патриотик хис тәрбиялиләр. Ә бездә патриотизмны сугыш белән бәйлиләр.

Патриотизм тәрбияли-тәрбияли Чечняда, Ингушетиядә сугыш китереп чыгардылар. Чеченнарны, ингушларны террорчы дип саныйлар, әмма алар бит халыкларының иреге өчен көрәшүчеләр, үтерелгән туганнары, ата-аналары өчен үч алучылар гына», ди Җәләлова.

Шулай итеп, Екатеринбургта кадет мәктәпләрен күбәйтү турында сөйләшкәндә, Татарстанда кайбер кешеләр моңа кискен каршы чыга. Екатеринбургтагы ата-аналар исә кадет мәктәпләрен канун нигезендә хуплау –Русиянең 2020 елга кадәр стратегик куркынычсызлыгын сакларга ярдәм итәчәк дип саный.
XS
SM
MD
LG