Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан – Малайзия: хәләл хезмәттәшлек


Татарстан хәләл продукция кайтаруда Малайзия белән хезмәттәшлек итә башлады. Шушы көннәрдә Балтач районында хәләл индустриаль паркын эшләтеп җибәрү буенча килешүләр дә төзелде. Ул Русиядә бердәнбер булачак икән.

Шушы көннәрдә Казан Кирмәнендә Рөстәм Миңнеханов Малайзия хөкүмәте вәкиле Мөхәммәд Назри Абдул Азиз белән очрашты. Биредә “Амана Райя Берхад” компанияләр төркеме белән Казандагы “Линова-Трейд” ширкәте арасында «Балтач» хәләл индустрия паркын үстерүгә нигезләнгән меморандумга кул куелды.

Очрашудан соң Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов: “Бу килешү - инде июнь аенда үткән ислам саммитының алга таба эш алып бару нәтиҗәсе. Хәләл товарларны безнең республикада җитештерү турында сөйләштек. Шул мәсьәләне карап, ике арада килешүләргә кул куелды. Балтач районындагы паркта йөздән артык кеше эшләү, көненә 30 тоннадан артык продукция җитештерү көтелә”, дип белдерде.

Мөхәммәд Назри Абдул Азиз
Малайзия хөкүмәте вәкиле Мөхәммәд Назри Абдул Азиз Казанда бик яхшы югары уку йортлары булуын билгеләп үтте: “Безне бигрәк тә медицина университеты кызыксындыра. Монда студентлар җибәрү мөмкинлеге булса, бик шат булыр идек. Чөнки Русиянең башка шәһәрләренә караганда, Казанда чит ил студентлары белән мөнәсәбәтләр яхшырак”, диде ул.

Очрашу вакытында Малайзия белән Татарстан арасында КамАЗ, боралак, химия-нефтехимия белән эш алып бару турында да сөйләшенгән.

Хәләл товар күпләргә кирәк


25 июльдә Малайзия вәкилләренә Балтачта булачак хәләл индустриаль парк җирләрен күрсәтеп кайттылар.

“Линова-Трейд” ширкәте җитәкчесе урынбасары Гомәр Кадыйров сүзләренчә, Балтачтагы “Хәләл индустриаль парк” 3,5 гектар җир алып тора. Анда ярымфабрикатлар цехы, кече бизнес белән шөгыльләнү өчен берничә махсус бина, экологик парк бар. Мондый хәләл парк бөтен Русиядә бердәнбер икән.

Малайзиядән кайтарылачак товарлар бәя, сыйфат, алып кайту шартлары, куллану мөмкинлегенә карап, 72 төрле булачак. Гомәр Кадыйров әйтүенчә, исемлектә хәләл азык-төлек һәм косметик эшләнмәләр дә бар.

Хәләл товарлар алу белән бик күпләр кызыксына икән инде.

“Казан, Татарстаннан гына түгел, бөтен Русия һәм күрше төбәкләрдән дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Башкортстаннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Мари иленнән килделәр. Безнең бәяләр бик яхшы. Бүген 625 кибет безнең хәләл товарларны сатарга исәпли”, ди Гомәр Кадыйров.
Русиянең ислам башкаласы булырга дәгъва белдерүчеләр бәхәсләшкән арада, Казанга тагын бер өстенлек өстәлде. Хәләл индустриаль парк төзү һәм Малайзия белән хезмәттәшлекнең әле башы гына булса да, эшнең уңышлы булачагына ышанучылар, моңа зур өмет баглаучылар бар.
XS
SM
MD
LG