Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронежда мәчет салырга җир бирмиләр


Воронеж шәһәре мөселманнарына мәчет салырга җир бирмиләр. Җирле мөселман оешмасының ислам мәдәнияте үзәге һәм мәчет салырга җир сорап язган үтенеченә өлкә хакимияте “җир бирмибез” дип кенә әйтеп калмый, мөселманнарны мыскыл да итә дигән фикердә мөселманнар.

Воронежның җирле мөселман оешмасы соңгы ике ел эчендә шәһәр мэрыннан, өлкә губернаторыннан намаз кылу өчен бина бирүләрен сорый. Чөнки шәһәрдә мәчетләр бөтенләй юк. Мөселманнар җомга намазын аерым фатирларда укый, дини бәйрәмнәрне спорт залларында үткәрә. Әмма аларны да арендага алу кыенлашкан – мөселманнарга бина бирергә куркалар.

Воронежда ислам үзәге, мәчет салу килешми

Шулай булуга да карамастан хакимиятләр буш биналар юк дигән сәбәп белән мөселманнарга бина бирми. Соңгы бер ел ислам мәдәнияте үзәге, мәчет салырга җир сорап уза. Воронеж мөселманнары гыйбадәт йортын үз көчләре белән төзергә риза.

Воронеж шәһәрендә инде биш ел җирле мөселман оешмасы эшләп килә. Ул рәсми теркәлү узып, мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасы карамагына керә. Бу оешманың рәисе булып Марат Газиев тора. Ул үзе имам-хатыйб та. Воронеж шәһәрендә мәчет салу мәсьәләләре белән Марат Газиев шөгыльләнә.

Марат Газиев
Газиев сүзләренчә, алар ислам мәдәнияте үзәге, мәчетне бергә төзергә уйлый. Ягъни бу зур бер комплекс булып чыга. Анда мәчеттән кала исламча күмү, фәнни ислам үзәге төзелергә тиеш була. Әмма Воронеж хакимияте шәһәрдә мондый зур ислам комплексы төзелү җирле мөселман оешмасы дәрәҗәсенә, Воронежда исламның җәелү киңлекләренә туры килми дип саный.

Хакимият 450-500 елда Воронежда ислам дине булмаган

Шулай итеп Воронеж өлкәсе хакимияте мөселманнарга җир бүлеп бирмәячәк. Марат Газиев хакимиятләрнең мондый карарын мөселманнарның Конституциядә язылган хокукын боза дип белдерә.

“Беренчедән, хәзер мәчет салу мәсьәләсен күтәрү вакыты түгел дип җавап бирделәр. Икенчедән, соңгы 450-500 елда Воронежда ислам тарихы юк диюләре дөреслеккә туры килми. Өченчедән, хакимият Воронежда беркемнең дә исламга тартылуы турында искәртмәвен әйтә. Без мөселманнарны Воронеж халкы дип санамыйлармы әллә? Безнең өчен хакимият үзе хәл итеп куя. Әллә без исламга, белемгә тартылмаган кешеләрме? Мөселманнарның намаз укырга, Коръән өйрәнергә теләге бармы-юкмы икәнен бездән башка гына чиновниклар хәл итә.

Мәчет салырга җир бирмәүнең башка сәбәпләре дә күрсәтелде. Хакимият хатында ачыктан-ачык Воронежда элек тә, киләчәктә дә урта белемле мулла да булмаячагы әйтелә. Җир бирмәүнең төп сәбәбе мөселманнарның тәмам ачуын чыгарды. Хакимият җавабында Воронежда мәчет салу диннәр, милләтләр арасында киеренкелек китереп чыгарырга мөмкин дип язылган. Мондый җавап белән хакимияттә утыручы чиновниклар үзләренең тупаслыгын, наданлыгын күрсәтте. Түрәләр мөселманнарның чын хәлен, ихтыяҗларын белми, алар бу проблемадан кача. Әлеге хат белән алар моны тагын бер тапкыр исбатлады”, ди Марат Газиев.

Воронеж хакимияте шәһәрдә мәчет салу төрле диннәр, халыклар арасында каршылык китереп чыгара дип фикер йөртсә дә, чиркәүләр һәрдаим төзелеп тора икән торуын.

Воронежда ислам дилбегәсе татарлар кулында

Әмма Воронеж мөселманнары да бердәм хәрәкәт итми. Җирле мөселман оешмасы җитәкчесе Марат Газиев әзәрбәйҗан, чеченнарның дини эштә артык катнашмавын, дилбегә татар, дагстан, ингушлар кулында булуын әйтә. Әгәр дә бар мөселманнар бердәм торып мәчет салуны таләп итсә, бәлки, җитәкчелек уйланыр иде, ди Газиев.


Кайбер мәгълүматларга караганда, бүген Воронежда 30-40 мең мөселман яши. Корбан, гает бәйрәмнәренә 500-2000 мең кеше арендага алган спорт залга яки башка бинага җыела. Марат Газиев мөселманнар өчен берәр бина булса, халык күбрәк җыелыр иде дигән фикердә. Чөнки очрашу урына гел алышынып торганга халык кая барасын да белеп бетерми.

Татарлар Русиядә төп халыкларның берсе

Воронежның мөселман оешмасы җитәкчесе Марат Газиев җирле түрәләрнең “милләт”, “халык”, “диаспора”, “җәмгыять” төшенчәләрен аңлап бетермәүләрен тәнкыйтьли. Воронежда татарлар үзләрен диаспора – күчеп килгән халык дип атауларына каршы чыга икән.

“Русиянең төп халыкларын алсак, татарлар шулар арасына керә. Безнең башка дәүләтебез юк, без башка җиргә китә алмыйбыз. Без монда үзебезнең җирдә яшәвебезне әйтәбез. Алла шөкер, канун яшәү урынын сайлау иреген бирә”, ди Галиев.

Татарстан кая карый?

2010 елның гыйнварында татар җәмәгатьчелеге Воронеж татарларының “Рухият” милли-мәдәни мохтариятен рәсми теркәүгә ирешкән. Быел шәһәрдә бишенче тапкыр Сабан туй оештырганнар, татар конгрессы эшендә дә катнашалар икән. Күптән түгел генә көрәш буенча Русия чемпионаты да үткәргәннәр. Анда илнең 20 төбәгеннән көрәшчеләр килгән.


Татарстан Конституциясендә республиканың читтәге татарларга ярдәм итәргә бурычлы булуы турында язылган. Бу турыда Русия белән Татарстан арасында төзелгән Шартнамәдә дә әйтелгән.

Марат Газиев исә Воронежда мәчет салу проблемасын Татарстан хакимияте тарафыннан хәл итү юлын күрми, өлкә хакимиятенә хат кына җибәрә алалар дип саный. Әмма өметен өзми. Воронеж өлкәсенә 2009 елда губернатор итеп куелган Алексей Гордеев проблеманы уңай хәл итәр, мәчет өчен җир бирелер, җирле түрәләрнең битарафлыгы бетәр дип ышана.

Шунысын да әйтергә кирәк, губернаторның бер киңәшчесе татар кешесе икән. Ул быелгы Воронеж Сабан туена да килгән, хакимият исеменнән халыкны котлаган.

Быел Татарстанның яңа президенты Рөстәм Миңнеханов Воронеж губернаторы белән дә очрашты. Марат Газиев фикеренчә, әлеге очрашу да өлкә хакимиятен мөселманнарга йөз белән борылырга этәрер.
XS
SM
MD
LG