Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанда татар яшьләре форумы узачак


Чуашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә бу көннәрдә яшьләр җыелышы узды. Әлеге җыелышта көз айларында Чуашстан татар яшьләре форумын уздыру мәсьәләсе каралды.

Чуашстанда бүгенге көндә 37 мең татар яши. Алар бу җирләрдә диаспора булмыйча, хан заманнарыннан ук монда гомер итә. Татарларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Чөнки, республикада бары тик татар авылларында гына үлүчеләргә караганда туучылар арта бара. Әмма, матур гына яшәп ятучы Чуашстан татарлары да проблемнарсыз гына гомер итми. Чабаксардагы җыелышта бу хакта да сүз булды.

Олыларсыз эш бармый

Чабаксарда узган җыен рәсми рәвештә Татар милли-мәдәни мохтариятенең яшьләр секциясе утырышы дип аталды. Шуңа күрә анда мохтарият җитәкчелеге бик актив эшләде. Мохтарият рәисе Рәшит Сәнҗәпов, мохтарият шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Канаш шәһәре татар мохтарияте рәисе Илдус Зәйнетдинов яшьләр белән бергә булып, даими киңәшләрен дә, эш юнәлешләрен дә күрсәтеп торды.

Казаннан да махсус автобус белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин һәм аның урынбасарлары, форумның бюро активистлары катнашты.

Ә җыелышны, яшь эшмәкәр, Чуашстан татар мохтариятенең яшьләр эшләре урынбасары Рушан Гыйбатдинов алып барды.

Әтрафлы чыгыш

Рушан Гыйбатдинов башта Чуашстандагы татар яшьләренең торышы белән таныштырып узды. Чыгышында ул тарихтан алып, бүгенге көндәге милли мәгариф, мәдәният, матбугат мәсьәләләренә тукталды.


“Чуашстандагы күпчелек татар авылларында мәктәпләр милли санала. Совет заманында да, Хрущевның милли мәктәпләргә карата булган сәясәте чорында да Чуашстан татар мәктәпләрен саклап калды. Бүген, балалар саны аз булганлыктан, кайбер авылларда мәктәпләр бетерелде.

Татар Шорты, Кызыл Чишмә, Кызыл Камыш кебек авылларда мәктәпләр, я башлангыч сыйныфлар дәрәҗәсендә генә калды, я бөтенләй ябылды. Әмма, монда зур куркынычлык юк. Чөнки, балалар күрше чуаш авылларында белем алсалар да, алар анда татар телен һәм әдәбиятен өйрәнәләр. Ягъни, барыбер милли мохит даирәсендә торалар”, дип милли мәгарифне сурәтләде Рушан Гыйбатдинов.

Шулай ук ул милли матбугат мәсьәләсенә дә тукталды.

“Чуашстан татарлары мөгаен иң күп татар матбугатын алдыручы төбәктер. Халык санына бүлеп караганда, Татарстан һәм Башкортстаннан кала, Чуашстан татар газетларын күпләп алдыра. Бүгенге көндә, Чуашстан татарлары Казаннан гына да 5 мең данәгә якын төрле газетлар алдыралар.

Моннан тыш, Батыр районы газеты татар телендә нәшер ителә. Шулай ук Чуашстан хөкүмәте ярдәме белән республика күләмендә "Вакыт" дип аталган газет нәшер ителә. Барлык татарлар да спутник тәлинкәсе аша "Яңа гасыр" каналын карый. Интернет аша татар сәхифәләренә керә. Моннан тыш, Чуашстандагы кайбер татар авылларының, милли оешмаларның үз сәхифәләре эшләп тора”, дип таныштырды Рушан Гыйбатдинов татар мәгълүмат кыры белән.

Рушан Гыйбатдиновның чыгышында милли мәсьәләләр тулаем бик ачык чагылыш тапкан иде.


Авыллар-авыллар


Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе, бер үк вакытта Русия татар авыллары берләшмәсе рәисе Рәшит Сәнҗәпов чыгышында авыллар мәсьәләсен кузгатты.

“Чуашстанда татарлар Батыр, Комсомол, Шомыршы һәм Яльчек районнарында яшиләр. Татарстанның Буа, Апас, Чүпрәле районнары белән чиктәш булып торалар. Әлеге районнарда татар дөньясына иң мәшһүр булган авыллар урнашкан. Шыгырдан, Урмай, Тукай, Озын Куак авылларын бүген милли интеллигенция генә түгел, гади халык та яхшы белә. Бу авыллар үзләренең зурлыгы белән дә, байлыгы белән дә, тырышлыгы аркасында да бар татар дөньясына үрнәк булып торалар. Әлбәттә, Чуашстан җирлегендәге 21 татар авылы – барысы да мондый хәл белән мактана алмый.

Авылларыбыз арасында халык саны азаеп баручылары да бар. Бүгенге көндә Батыр районында урнашкан Татар Тимәше, Кече Шыгырдан, Кызыл Чишмә, Комсомол районындагы Татар Шырты авылларында халык саны кимеп бара. Туучылар аз. Әмма, алда әйтелгән Урмай, Тукай, Озын Куак авылларында, Шыгырданда ел саен туучылар саны артып тора. Шулай итеп, әлеге авыллар үсә баралар”, дип чыгыш ясады Рәшит Сәнҗәпов.

“Милли тормышның бишеге авыл. Авылларны сакласак, татар сакланачак. Шуңа күрә, көчне авылларга бирергә кирәк. Анда эш урыннары булдыру, яшь гаиләләргә булышу - төп максатларыбызны берсе булырга тиеш”, дип өстәде Рәшит Сәнҗәпов.

Рәшит Сәнҗәпов, бу мәсьәләдә коры сүз кешесе генә түгел. Үзенең туган авылы Озын Куакны ул соңгы ике елда аякка бастырды. Халыкка эш урыннары булдырды, авылның социаль инфраструктурасын көйләде. Яшьләргә үрнәк булып торырлык кеше авызыннан авыллар мәсьәләсе яңгырау шактый куандырырлык күренеш булды.


500дән ким булмас!


Чуашстан татар мохтариятенең яшьләр секциясе быел көзлеген Чуашстан татар яшьләре форумы уздыру хакында кара кабул итте. Әлеге чара Чабаксарның иң матур һәм зур биналарының берсендә узачак. Форумга делегатлар мәктәпләрдән дә, оешмалардан да, ширкәтләрдән дә, югары уку йортларыннан да сайланачак.

Моннан тыш, башка төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары вәкилләре дә чакырылу булачак. Чуашстанда татар яшьләре активлыгын да, яшьләрнең күплеген дә исәпкә алып, делегатлар санын 500дән дә ким ясамаска дигән карар булды. Шулай ук, Чуашстан татар яшьләре форумы барган көннәрдә, Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы Чабаксарда үзенең күчмә утырышын уздыру хакында ниятләнелде.

Чабаксардагы җыенда, быел август ахырында Казанда узачак Бөтендөнья татар яшьләре форумына вәкилләр сайланды. Халык санына карап, Чуашстандагы татар яшьләренә 8 урын бирелгән. Чуашстан вәкилләрен Рушан Гыйбатдинов җитәкләячәк.
XS
SM
MD
LG