Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бистән 360 еллык юбилеена әзерләнә


Авылның иҗтимагый киңәше утырышы
Авылның иҗтимагый киңәше утырышы

Пенза өлкәсенең Кузнецки районы Бистән авылы 31 июльдә 360 еллыгын билгели. Бәйрәмгә авылдашлар һәм еракта гомер итүче якташлар кайта. Шулай ук юбилейга рәсми кунаклар, Пенза, Казан, Уфа, Мәскәүдән билгеле дин һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Бәйрәм чараларын уздыруда авылның иҗтимагый киңәше, район хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы катнаша.

Пенза өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәтенең имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Давыдов 360 еллыкка әзерлек эшләренең ике ай дәвам итүен әйтә. Казаннан, Пензаның үзеннән сәнгать төркемнәре, җырчылар килә. Юбилейны тантаналы рәвештә сәгать 11дә әләм күтәрү белән башлап җибәрәләр. Бәйрәмнең махсус кунагы – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов.

Ислам хәзрәт Давыдов сүзләренчә, совет чорында да Бистән халкы динне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калган. Шуңа бәйрәм Аллага шөкрана кылу җыены кебек уздырыла.

“Авылның 360 еллыгын җаннарыбызны тынычландыру өчен оештырырга теләдек. Бу җирдә килмешәк булмавыбызны, Бистәнгә Пенза шәһәреннән дә иртәрәк нигез салынуын күрсәтергә телибез. Күршеләребез урыслар, мукшылар белән дус-тату яшибез.

Аннан бәйрәм оештыруның тагын бер ягы бар. Ул да булса, хәзер яшьләр җиңел тормыш эзләп шәһәргә китә. Ә безнең авылда шәһәр шартлары булдырылган. Су, газ, интернет үткәрелгән. Шуңа 360 еллык юбилейны үткәреп, яшьләрне авылда калдырырга, иманыбызны арттырырга өметләнәбез. Пензада татар авыллары күп. Алар белән берләшеп өлкәбез эшенә өчен хәлдән килгәнчә ярдәм итә алуыбызны яшьләргә аңлатып калдырасыбыз килә”, ди Ислам хәзрәт Давыдов.

Бистән авылы бәйрәме вакытында хатын-кызлар арасында “Иң оста җырчы”, “Иң оста биюче” һәм башка бәйгеләр уздыру карала. Шулай ук мотоузышуларны тамаша кылу мөмкин булачак.

Бистән – бай тарихлы, үз гореф-гадәтләрен саклаучы ныклы нигезле авыл. Биредә Аллаһка ышанып, Аңа таянып эш итүче диндар халык яши. Советлар Союзы вакытында да биредә мәчет ябылмый, бу тарихи Аллаһ йорты бүген дә халыкка хезмәт итә.

Авылда 1600 кеше яши, 550 хуҗалык исәпләнә. Ике мәчет, мәдрәсә эшли. 90 еллык тарихы булган урта мәктәпләре бар. Анда 188 бала белем ала, татар теле һәм әдәбияты укытыла. Бистәннәр – спорт яратучы халык, район һәм өлкә буенча җиңел атлетика, волейбол, хоккей буенча иң алдынгылардан булып санала.

Бистән авылының тагын бер үзенчәлеге – биредә иҗтимагый киңәш эшли. Ул үз эченә дин, экология, татар телен һәм мәдәниятен саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы берничә комитет керә.



XS
SM
MD
LG