Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канадалы Русанна Балтачка кайтырмы?


Русанна Бриссон
Русанна Бриссон

Самар шәһәреннән асрамага алынган Русанна Бриссон хәзер Канаданың Квебек төбәгендәге Римуски каласында яши. Кыз үз әнисен дүрт ел буе эзләгән.






Русаннаны дөньяга китергән Рәинә Шәрифгалиева гаиләсе белән Башкортстанның Балтач районындагы Комъязы авылында тора. Аның да кызын күрәсе килә.

Баладан баш тарткач

Рәинә әйтүенчә, Самар өлкәсенең Кинель шәһәрендә 1990 елда беренче баласын тапкач, ул аңа Резеда дигән исем бирә. Ләкин табиблар аны алдый. Алар бала үлде, дип әйтәләр дә, ниндидер кәгазьгә кул куйдыралар. Әмма кыз тере булып чыга, табиблар аңа Русанна исемен бирәләр. Рәинә, баласы үлеменә ышанып, Кинельдән әти-әнисенең туган якларына, Балтач районына кайта.

Бервакыт Рәинәгә Кинельдән кызының исән калуы турында хәбәр килә. Рәинә кире Кинельгә китә, әмма аның кызын инде Канадага алып киткән булалар. Русия кануннары үз баласыннан баш тарткан ата-аналарга алар хакында мәгълүмат җыярга рөхсәт итми. Шунда Рәинәнең өмете өзелә.

Русанна-Резеда Канадада үсә, мәктәптә укый, спорт белән шөгыльләнә, Квебек һәм Виннипег төбәкләрендә каратэдан икенче урыннар ала. Шулай да үзен тудырган әнисе булуын исендә тотып, аның белән очрашу хакында уйлана.

Рәинә Шәрифгалиева һәм аның гаиләсе
Асраган әти-әнисенә бу фикер ошамаса да, Русанна Балтач район үзәгенә хатлар яза, чөнки аңарда булган документлардан әнисенең шул тирәдә яшәве билгеле була. Әмма ниндидер сәбәптән Русанна-Резедага Балтачтан беркем дә рәсми җавап бирми. Рәинәнең үзенә дә кызының Канадада булганлыгы билгеле була, әмма ул кызына яза алмый, чөнки аның адресын белми.




Кыз анасын эзли


Русанна Монреальдагы татарлар ярдәмендә Мәскәүгә, «Жди меня» телевизион тапшыруына видеоязма җибәрә. Рәинә үзе бу тапшыруны карамаса да, аның ире, Таһир Шарапов һәм өлкән улы Айрат күрәләр.

Айрат һәм аның энесе Айдар Канадада яшәүче апалары турында күптән беләләр икән. Алар апаларын Комъязы авылына кунакка чакыра. 20 ел элек бер-берсеннән аерылган ана белән бала тиздән күрешергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG