Accessibility links

Нугайбәкләр сакланып калырмы?


"Нугайбәкләр юлы: бурыч, әрнү һәм яктылык" фильмын төшерү барышында
"Нугайбәкләр юлы: бурыч, әрнү һәм яктылык" фильмын төшерү барышында

Нугайбәкләр татармы яисә аерым халыкмы? Нугайбәкләрнең үзләреннән моны сорасаң, алар ачуланып, без татар түгел, без нугайбәк, дип җавап бирә. Ярый, сез татарча сөйләшәсез, православ динен тотасыз, димәк сез – керәшеннәр, дип әйтсәң, юк, керәшеннәр дә түгел, без – нугайбәк, диләр.


Нугайбәкләр [үзатамалары - нагайбәк] – кемнәр соң алар?

2009 елда режиссер Салават Юзиев нугайбәкләр турында документаль фильм төшерде. Бу ярты сәгатьлек фильм “Нугайбәкләр юлы: бурыч, әрнү һәм яктылык” («Путь нагайбаков: долг, боль и свет») дип атала. Нугайбәк мәдәнияте үзенчәлекләре, үткәне һәм бүгенгесе турындагы фильм күбесенчә халык җырларыннан төзелгән. Нугайбәк әбиләре җырларын татар телендә җырласа да, көйләре үзенчәлекле.

Нугайбәк халкы турында бер китап та чыкты. Аның авторы Светлана Вдовина үзе дә шул халык кешесе. Китапның исеме -- «Халык хәтере кәрәзләре» (“Соты памяти народной”). Быел Чиләбедә бу китапны тәкъдир итү кичәсе үтте.

Светлана Вдовина гомере буе агроном булып эшләсә дә, буш вакытында бик тырышып үз халкының гореф-гадәтләрен, әкиятләрен, бәетләрен, хикәяләрен җыеп бара, аш-су үзенчәлекләрен, гомумән нугайбәк мәдәниятен өйрәнә. Светлана бал кортлары кәрәзләргә бал җыйган кебек, авылдан-авылга йөреп, олыларның хәтер сандыкларын актартып, һәр язманы теркәп барып, бик бай, эксклюзив материал җыя.

Нугайбәк җырларын туплаган CD

Автор нугайбәкләрнең һәм чиркәүләренең тарихын яза. Аларның совет елларында җимерелеп, соңгы вакытларда гына яңадан торгызылып килүләрен тасвирлый.

Светлана Вдовина нугайбәкләр беркайчан да ислам динендә булмаганнар, дип саный. Нугайбәк халкының тамырлары нугайларга барып тоташа, ә нугайлар ул вакытларда христиан булган, шунлыктан бернинди көчләп чукындыру булмаган, дип яза ул.

Нугайбәк халкының кайдан, ничек килеп чыгуы турында күпсанлы фаразлар бар. Язучы бу фаразларның һәрберсе дә яшәргә хаклы дип уйлый, һәм галимнәрне нугайбәк тарихын өйрәнергә өнди.

Нугайбәкләр соңгы елларда Татарстанда Мамадыш районының Җөри авылында үткәрелә торган Питрау бәйрәмнәрендә актив катнаша башлады. Быел да Нугайбәк районының рәсми делегациясе, олыларның “Гомер” ансамбле һәм балалар бию төркеме бу бәйрәмгә ямь өстәде.

Гомумән, Татарстан керәшеннәре һәм нугайбәкләр арасында элемтәләрнең артуы сизелә. Керәшеннәрнең Чаллыда чыга торган "Туганайлар" газетының урысча кушымтасы да нугайбәкләрне истә тотып чыгарыла башлады.

Нугайбәк районы Париж авылы

Питрау бәйрәме кысаларында үткәрелгән “Керәшен чибәре” конкурсына да нугайбәкләр үзләренең чибәр кызларын алып бара. Кызлар бәйгедә керәшен гореф-гадәтләре, йолалары турындагы сорауларга җавап бирә. Шулай ук алардан бию, җыр башкару, милли киемнәр турында сөйләү, берәр йоланы уйнап күрсәтү дә таләп ителә.

Татарстан керәшеннәре оешмасының башкарма комитеты рәисе Людмила Белоусова быелгы Питрауда катнашкан нугайбәк кызларын мактап: “Алар нугайбәк керәшеннәрендә сакланган авыл йолаларын искиткеч итеп күрсәтте”, дип әйтеп узды.

1999 елның апрелендә нугайбәкләргә азсанлы халыклар статусы бирелде. Хәзерге вакытта алар Чиләбе өлкәсенең ике районында яши – Нугайбәк һәм Чибәркүл районнарында. 10 меңнән дә артмаган нугайбәк халкы халык булып сакланып калырмы? Азсанлы халыклар статусы аларга ярдәм итәрме? 2002 елгы халык санын алганда нугайбәк дип 9,6 мең кеше язылган иде, алдагысын тормыш үзе күрсәтер.


Салават Юзиев төшергән “Нугайбәкләр юлы: бурыч, әрнү һәм яктылык” фильмы
XS
SM
MD
LG