Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кавказ әмире алмашынды: Русиягә каршы сугыш бетми


Доку Умаров (с), Асланбәк Вадалов (у)
Доку Умаров (с), Асланбәк Вадалов (у)

Чечен сепаратисты Доку Умаров Кавказ әмире вазифасыннан китеп, үз урынына Асланбәк Вадаловны калдырды. Вадалов ике чечен сугышында катнашкан, Хаттаб боевиклар төркеменә кергән кеше. Үзен Доку Абу Усман дип йөртүче Доку Умаровның бу карарына Чечняның да, Мәскәүдә дә рәсми затлары үз фикерен әйтмәде.

2006 елның июнь аенда рәсми танылмаган Чечен Ичкерия республикасы президенты итеп сайланган Доку Умаров, Абдул Хәким Садуллаев үтерелгәннән соң, башкүтәрүчеләр хәрәкәте җитәкчесе итеп билгеләнде. Бәйсезлек көрәшен ташлаган Умаров соңыннан үзен бөтен Төньяк Кавказны эченә алган Кавказ әмирлеге әмире дип атый башлады.

Умаров тарафдарлары ислам әмирлегенә Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс республикалары җирләре керә дип игълан итте. Әмма чынбарлыкта әмирлек бер җирне дә контрольдә тотмый, идарә итү органнары да юк. Шулай да санап үтелгән республикалар тауларында әмирлекнең кораллы көчләре хәрәкәт итүе билгеле.

Кавказ әмирлеге Русиянең Кавказда хакимлек итүенә каршы. Хәрәкәт идеологиясенең асылын сәләфи юнәлеше алып тора.

2010 елның 8 февралендә Русиянең Югары мәхкәмәсе Генерал прокуратура гаризасы нигезендә Кавказ әмирлеге эшчәнлеген Русиядә тыйды, әмирлекне террор оешмасы итеп таныды. Бу карар 25 февральдә үз көченә керде.



Яшь Асланбәк Вадаловтан яңа нәтиҗәләр көтелә


Умаров Кавказ әмирлеге әмире вазифасыннан китүен интернет-мөрәҗәгать аша хәбәр итте. Әмма элекке әмир Русиягә каршы җиһад сугышында алга таба да катнашуын, көченнән килгәнен эшлиячәген әйтеп куйды.

Асланбәк Вадалов
Доку Умаров сүзләренчә, Кавказ әмирлегенең яңа әмире Асланбәк Вадалов яшь, көчле кеше. Вадалов яңа нәтиҗәләргә ирешер.

Умаровның видео-мөрәҗәгатендә аның уң кулы Хөсәен Гакаевның да чыгышы бар. Гакаев Умаровның теләген хуплавын әйтә, ингуш, дагыстан, кабардаларны аңа теләктәшлек белдерергә чакыра.

Төньяк Кавказада Русиягә каршылык дәвам итәчәк

“Кавказский узел” интернет-басмасы җитәкчесе Григорий Шведов чечен сепаратистлар лидерының көтмәгәндә янә пәйдә булуы – Төньяк Кавказда сугышның дәвам итәчәген аңлата дип саный.

Аның фикеренчә, Умеровның дәрәҗәсе зур. Әмма яңа лидерлар күренү – Төньяк Кавказда сугышны дәвам итү кәгыйдәсенә әйләнде. Бу турыда яңа лидерлар әйтеп тә өлгерде. Димәк, Кавказда каршылык кимеми.

“Азатлык” радиосының Төньяк Кавказдагы аналитигы Лиз Фуллер Асланбәк Вадаловның Умаровтан яшь, 30 яшьләр тирәсендә булуын әйтә. Ул Вадаловның Умаровка 100% тугрылыклы кеше булып танылуын сөйли.

“ФСБ планнарына каршы сакланыр өчен төркемдәге кешеләр бер-берсенә тугрылыклы булырга тиеш”, ди аналитик.

Белгечләр Умаровның китүе аның сәламәтлеге белән бәйле дип фаразлый.

Бөтен Кавказга ирек бирергә кирәк

Кавказдагы вәзгыятьне яхшы белгән, Чечня президенты Джоһар Дудаев белән очрашкан татар милли хәрәкәте активисты Зәки Зәйнуллин Русиягә бөтен Кавказга ирек бирергә кирәклекне искәртә.

Зәйнуллинның Кавказ мәсьәләсенә карашы “Кавказский узел” интернет-басмасы җитәкчесе Григорий Шведовныкы белән күпмедер туры килә. Шведов Кавказ әмирлегенә яңа лидер килү сугышның дәвам итәсен аңлаткан булса, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин Кавказда атасыз үскән балалар – үч алучылар буыны үсеп җитүен күрә.


Зәки Зәйнуллин


“Чечняга ирек бирергә кирәк. Әмма Чечня киткәч, Русия бөтенләй бетә. Хәзер бөтен Кавказ сугыша, шуңа аларның барысына да ирек бирергә кирәк. Әмма татарлар чеченнар кебек ислам республикасы төзи алмый. Чөнки бездә керәшеннәр бар, урыслар күп. Шуңа без демократик республика булдырырга тиеш. Урыс үз дине, татар үз дине белән яшәсен. Бер дин икенчесе өстеннән хакимлек итә алмый.

Ә Чечня Русиядән аерылырга, үзенчә яшәргә хокуклы. Әмирәт төзиләрме, ислам республикасы булдыралармы – бу аларның үз эше. Аннан Чечнядан урыслар качты. Аларны Путин кире кайтарырга теләсә дә, тегеләр кайтмады. Чиркәү дә салып, акча биреп карадылар, әмма урыслар анда кире кайтмаячак инде”, ди Зәки Зәйнуллин.

Доку Умаровны федерал көчләр эзли

Махсус хезмәтләр мәгълүматларына караганда, Доку Умаров 1996-1999 елларда Чечняда кешеләр урлауда катнашкан, көньяк Русиядә булган терракт һөҗүмнәренә заказ биргән.

Хәзер 46 яшьлек Доку Умаровны Русиянең федерал көчләре эзли. Ул караклыкта, кеше үтерүдә, урлауда, террор һөҗүмнәре оештыруда, милләтара нәфрәт уятуда гаепләнә. Июнь аенда АКШ да Умаровны иң нык эзләнгән террорчылар исемлегенә кертте.

Доку Умаров Русиядә булган берничә зур террор һөҗүмен оештыруын таныды. Алар арасына «Невский экспресс»ны, Мәскәү метросын шартлату керә.
XS
SM
MD
LG