Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татармы син, башкортмы син – анда түгел мәсьәлә


Узган якшәмбе көнне Римзил Вәлинең Дамир Исхаков белән әңгәмәсе кайбер хатирәләр белән бүлешергә этәргеч бирде.

Башта кыскача тарихи мәгълүмат. Октябрь инкыйлабыннан соң ирекле сулыш алган байтак халык бәйсезлек яулау юлына баса. Русия, Кавказ арты, Украина үрнәгендә татар лидерлары да бәйсез дәүләт, Идел-Урал штатын таләп итәләр. Әлбәттә, монысы Мәскәү өчен ифрат та куркыныч була. Төрле провокацияләр нәтиҗәсендә, Оренбур губернасы җирләрендә 1919 елның 23 мартында Кече Башкортстан җөмһүрияте игълан ителә. Әлбәттә саф татар төбәге диярлек Уфа губернасын бу яңа республика эченә кертү турында сүз дә булмый.

Ә менә Татарстан АССР оештырылганда татар сәясәтчеләре һәм зыялылары бу төбәкне дә яңа җөмһүрияткә кертүне күз алдында тоталар. Ләкин “бөек юлбашчы” Ленин моңа каршы килә: “Уфа губернасы халкы үз язмышын референдум аша хәл итсен”, ди ул. Ватандашлар сугышы тәмамлангач, ягъни иптәш Ленин хакимиятенә куркыныч калмагач, 1922 елда ул бөтен губернаны бернинди референдумсыз Кече Башкортстанга кушып, ике игезәк халык арасына олуг чөй кагып куя. Һәм бу акрын шартлаучы мина артабан сәясәттә киң кулланыла.

Бер генә мисал. 2002 елгы җанисәп вакытында байтак татарны башкорт дип яздыруда Мортаза Рәхимовны гаепләдек. Әлбәттә, бу турыдагы бәхәсләрне тыңлау – күңелсез хәл. Шунлыктан моңа кадәр игътибарсыз калган бер нәрсәне искә төшерү кирәктер: Мортаза әфәнде бары тик 1979 елгы җанисәп нәтиҗәләрен генә кире кайтарды бит! Ә 1979 елда КПСС Өлкә комитетының беренче секретаре башкорт түгел – татар баласы Шакиров иде! Нәкъ аның тырышлыгы аркасында татар хисабына башкорт саны үсте дә. Уйлап карасаң, татар кешесе Шакировның халкына карата мондый җинаятьне үз нияте белән башкарганына ышану кыен.

1982 елда Мәтәүбаш мәктәбенең директоры һәм ана теле укытучысы булган Габидә Яркәева бу чор хатирәләре белән уртаклашты. Ана теле сыйфатында татар теле урынына башкорт телен укыту бурычы куелгач, район мәгариф бүлегенә барган ул. “Укыта алмасаң, кит! Урыныңа кеше табылыр”, дигәннәр мәгариф түрәләре. Ярты ел бимазаланган шулай. Бервакыт, програм кушканча, укучыларга өй эше итеп, унар табышмак әзерләп килергә кушкан. Башкортча әйткән -- “йомак” дип. Ә балалар унар йомгак алып килгәннәр, җеп йомгагы. Шуннан соң Габидә ханым эштән китүе турында гариза язып ук, кире мәгариф бүлегенә киткән. “Ярар инде, үзеңчә укыт”, дип кире кайтарып җибәргәннәр аны.

Ә менә 2002 елда Шакиров “башкортлаштырган” Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылы халкына татар дип язылырга беркем дә комачауламады.

Татар белән башкорт арасы бозылуга нинди сәбәпләр бар? Әнә мишәрләр казан татары дигән кавемнән байтак аерыла. Шул ук вакытта аларда башкорт теленә хас нәрсәләр дә күзгә бәрелә.

Татарстанның Чүпрәле районы халкы “чыпчык, чүлмәк” түгел, “сыпсык, сүлмәк”, ди. Дөрес, катырак итеп, “цыпцык” кебегрәк.

Нижгар өлкәсенең Сафаҗай авылында Гөлсинә ханым Вилданова иренең эштән чөгендер тутырып кайткан арбасын күреп, менә ни диде: “Шәкәр цөгелдерен нөйешкә өеп куярга кәрәк”.

Ә менә Ульян өлкәсендәге бер авыл Каңлы дип атала. Бу бит башкортның каңлы кабиләсе дигәннән чыга! Дөрес, рәсми кәгазьләрдә һәм харитада аның исеме үзгәртелеп Калда дип языла. Монысы да аңлашыла: “калда” дигәне урысча абзар (“загон для скота”) дигәнне аңлата бит. Төркиләргә, бигрәк тә үзен татар дип йөрткән кавемгә бик тә туры килә инде бу төшенчә. Шулай да авыл халкы үз телендә Калда сүзен кулланмый, Каңлы ди.

Ни генә булмасын, башкорты да, мишәре дә, татары да -- төркиләр. Заманасы өчен иң гади һәм кулай руник язмага ия булган төркиләр варислары. Шунлыктан башкорт белән татар арасына чөй кагу тырышлыгының кем файдасына икәнен аңлау да кыен түгел. Ә аңламаганнар өчен, Наҗар Нәҗмидән бер кечкенә өзек тә китерик инде:

Татармы син, башкортмы син –
Анда түгел мәсьәлә.
Татардан да, башкорттан да
Урыс туа – вәт бәла!
Менә кайда мәсьәлә...

Татар белән башкортны капма-каршы кую бары шул ук урыслаштыру тегермәненә генә су коядыр.

Айрат Ибраһим
Сембер шәһәре

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG