Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мөселманнарны яклаучы адвокат тоткарланды


Заманында Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата ачылган җинаять эшендә аның яклаучысы булган Рөстәм Вәлиуллин дүшәмбе кичен Татарстанның Әлмәт шәһәрендә тоткарланган. Ижаудан булган Вәлиуллин милли һәм динара мәсьәләләр нигезендә эшләүче иң танылган адвокат.

Рөстәм Вәлиуллин Әлмәт шәһәрендә хокук саклаучылар тарафыннан дүшәмбе 21.30 тирәсендә тоткарлана. Ул үзенең якланучысы белән очрашырга тиеш була. Башкортстаннан булган әлеге мөселман Вәлиуллинга шалтыратып милиция аның машинасын туктатып тикшерү уздыруын һәм аның килүен үтенә. Якында гына булган Вәлиуллин тиз генә килеп җитеп, хокук саклаучылар белән сөйләшеп, аларның әлеге гамәлләрен кесә телефонына видеога төшерә башлый.

Рөстәм Вәлиуллин хезмәттәшлек иткән “Агора” төбәкара хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков әйтүенчә, күрәсең бу хәл юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә ошамый һәм алар аны эчке эшләр бүлегенә алып китә. Анда исә Вәлиуллиннан махсус милиция исемлегенә куела торган ун бармак эзен алмакчы булалар. Ләкин адвокат моннан баш тарта. Чөнки кануни нигездә бу тыелмый.

Павел Чиков
“Аңа милициягә буйсынмау нигезендә административ хокук бозу турында протокол төзегәннәр һәм төрмә бүлмәсенә ябып куйганнар. 12 квадрат метрлы кысан бүлмәдә 30лап кеше төн кунган. Аларга ашарга да, эчәргә дә бирмәгәннәр. Бүлмәдә бик кызу булган, чөнки урамда 40 градуска якын эсселек. Төне буе йокламыйча чыкканнар, чөнки аның өчен урын каралмаган”, ди Чиков.

Адвокатны якларга адвокат киткән


Икенче көнне, ягъни сишәмбе иртәнге 11ләр тирәсендә аны җәмәгать казыена алып килгәннәр. Вәлиуллин хакимгә барысын да аңлатса да ул артык төпченеп тормыйча 500 сум штраф язган. Чөнки кайсыдыр норматив документта бармак эзен алу каралганын әйткән.

Әлеге хәлләрдән соң Вәлиуллинны чыгарганнар, әмма аны кабат милиционерлар тота һәм бармак эзен калдыруны таләп итә. Адвокат моңа каршы килә һәм хәзер аны кабат тоткарлаганнар.

Чиков сүзләренчә, хәзер Вәлиуллины берничә тәүлеккә ябып куярга мөмкиннәр.

“Аның янына Ижаудан Кама буе хокук яклау үзәге җитәкчесе һәм адвокат китте. Рөстәм бездән тыш, алар белән дә хезмәттәшлек итә. Ул дин иреге мәсьәләләре нигезендә эшләүче иң танылган адвокат. Мөселманнарны хокук саклаучылар эзәрлекләвеннән яклап килә”, ди ул.

Рөстәм Вәлиуллин һәм Рәфис Кашапов
Ул Кашапов эшеннән читләштерелде


“Агора” оешмасы вәкиле әйтүенчә, Вәлиуллин үзенең тоткарлануын хезмәте белән бәйли.

Рөстәм Вәлиуллин 1,5 ел шартлы рәвештә хөкем ителгән Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповның да яклаучысы булган иде. Әмма соңрак ул һәм тагын бер яклаучы Светлана Сидоркина бу эштән читләштерелде. Чөнки тикшерүче аларга мәгълүматларны таратмау турында имза куярга тәкъдим иткән иде, әмма алар моннан баш тартты.

Ул чакта Рөстәм Вәлиуллин “Азатлык радиосына: “Үз эшен белгән яклаучыларны төрле сәбәпләр табып читләштерү хәзер Русиядә гадәткә керде” дигән иде.

Шулай ук ул әле бу көннәрдә хокук саклаучылар тарафыннан эзәрлекләнүче Чита мөселманнары мәнфәгатьләрен яклап йөрде. Байкал буе хокук яклау үзәге Чита мөселманнарының шикаятьләре нигезендә тикшерү уздырып, аларның милиция бүлегендә дини һәм милли нигездә мыскыллануын, аларны физик һәм рухи “сындыру” өчен төрле алымнар кулланылуын әйтте. Инде бу өлкәдә шактый тәҗрибәсе булган Вәлиуллин әлеге эштә белгеч буларак катнашты.

Вәлиуллин шулай ук армиядә хезмәт итүчеләрнең яклаучысы да булып тора. Шуңа ул үзенең тоткарлануын беренче чиратта адвокат хезмәте белән бәйли.

Чиков әйтүенчә, хәзерге вакытта аның белән аралашу мөмкин түгел, чөнки кесә телефонын тартып алганнар. Шулай ук аның төшергән видеосын сөрткәннәр.
XS
SM
MD
LG