Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанны су басканда илбашы Европада йөри


Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари Парижда Франция президенты белән очрашудан соң
Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари Парижда Франция президенты белән очрашудан соң

Пакстанда көчле су ташулар нәтиҗәсендә корбаннар саны 1400дән артты. Илендәге табигый казага карамастан, президент Зәрдари Европа сәфәрен дәвам итә.

Ике көн Парижда булганнан соң, сишәмбедә Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари Лондонга юл тотты. Дөнья күрү яисә күңел ачу нияте белән түгел. Киресенчә, аның бу сәфәре ике ил арасында киеренкелек арткан чакка туры килде.

Британ премьеры Дэвид Камерон узган атна Һиндстанга сәфәре вакытында күрше Пакстан рәсмиләре исеменә каты сүзләр әйткән иде. Без Пакстанның көчле, тотрыклы, демократик ил булуын телибез. Шуңа күрә, аның күрше илләргә террорчылык таратуы белән килешә алмыйбыз, диде ул.

Дэвид Камерон Һиндстанга сәфәре вакытында Пакстан рәсмиләре исеменә каты сүзләр әйтте
Британ җитәкчесенең бу сүзләре Пакстанда ачу хисләре уятты. Карачи каласында демонстрантлар Камеронның карачкысын яндырды. Президент белән Европада йөргән Пакстанның күзләү идарәсе башлыгы Әхмәт Паша сәфәрен өзеп өенә кайтты.

Ә менә Зәрдари үзе, өенә кайтырга өндәүләргә карамастан, сәфәрен дәвам итәргә булды. Президентның сүзчесе Фәрһәтулла Бәбәр сүзләренчә, Зәрдари Лондонга барып Камеронга чынбарлыкны аңлатырга җыена.

“Бу ике җитәкче арасында очрашу бер дә җиңел булмаячак, – ди Лондондагы Пакстан белгече Фәрзана Шәех. – Ничек кенә булмасын, Зәрдарига кайткач, пакстанлыларның ачуларын Камеронга җиткердем, дип акланырга туры киләчәк.”

Британ премьерының идарәсе белдерүенчә, Камерон үзенең сүзләреннән чигенергә дә, гафу үтенергә дә җыенмый.

Зәрдарины өендә көтәләр

Зәрдариның бу сәфәре Пакстанда соңгы берничә дистә елда иң көчле су ташулар вакытына туры килде. Соңгы хәбәрләргә караганда, су басулар нәтиҗәсендә корбаннар саны 1400дән арткан, зыян күрүчеләр саны миллион 300 меңнән ашкан.

Илнең төньяк-көнбатыш вилаятләрендә тулы авыллар су астында утырып калган. Һава торышы фаразларына караганда, алдагы көннәрдә янә көчле яңгырлар көтелә.

Илдәге тәнкыйтьчеләр Зәрдари хөкүмәтен бу табигый каза вакытында тиешле чаралар күрә алмауда гаепли. Алар Зәрдарины өенә кайтып коткару эшләрен җитәкләргә чакыра.

Дүшәмбедә Британ хөкүмәте Пакстанга 8 миллион доллар күләмендә ашыгыч ярдәм җибәрергә вәгъдә итте. Британиянең чыгышы белән Пакстанлы булган кимендә ике депутаты, Зәрдарины мондый вәзгыятьтә планланган очрашуларыннан баш тартмаска чакырды.

Белгечләр фикеренчә, Зәрдари Лондонда мөмкин кадәр күбрәк матди ярдәм казанып, аны чарасызлыктан интеккән халкына алып кайтып күрсәтергә тиеш булачак.

Пакстанда су ташулар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00
XS
SM
MD
LG