Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан фермерлары проблемга батты


Һәр елдагыча фермерларның күбесе дәүләттән зур-зур кредитлар алып, мул уңыш җыеп акча эшләргә ниятләгән иде. Корылык планнарны чәлпәрәмә китерде. Хөкүмәт ярдәме һәр фермерга да барып җитмәячәк.

Корылык булу сәбәпле, көтелгән 5 миллион тонна игеннең 1 миллионы да җыелмаячак. Нәтиҗәдә табыш юк, әмма һавага очкан акчаларны да кире кайтарасы бар. Мал-туарны асрау да шик астында.

Әлегә исә, фермерларны әҗәттән бигрәк, кыш көне малга нәрсә ашату мәсьәләсе борчый. Чөнки азык бүген үк әзерләп куелмаса, әҗәт өстенә фермерлар малсыз да кала ала.

Татарстанга авыл хуҗалыгы тармагында ярдәм итү турында сүз күп. Федераль үзәктән игеннәрне тикшерү комиссияләре җибәрелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тармакларны үстерү бүлеге җитәкчесе Илдус Вәлиев, әмма әлегә бу тармакта Татарстаннан гына финанс ярдәм күрсәтелә, ди.

“Федераль үзәктән ярдәм көтелә дисәләр дә, барыбер фермерларның хәле былтыргы кебек булмаячак. Бу бары тик авыл хуҗалыгын яшәтү чарасы гына. Татарстанда малга азык әзерләү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә башка төбәкләргә чыгып азык-төлек тупларга мәҗбүрләр. Бу катлаулы эш. Шулай ук икенче елга чәчүлек хәстәрен күрүдә дә авырлыклар бар.

Әлегә үзәктән ярдәм юк

Әлегә исә, авыл хуҗалыгы тармагына Татарстан бюджетыннан гына ярдәм күрсәтелде. Башта 300 миллион, соңрак 500 миллион сум бирелде. Бу атнада президент Рөстәм Миңнеханов, атна ахырына кадәр эре һәм вак ширкәтләргә тагын 1 миллиард сум бирергә вәгъдә итте.

Федераль үзәктән ярдәм алу исә катлаулырак. Башта махсус комиссия килеп игеннәрне тикшереп китте. Игеннәр дөрестән дә үлгән дигән карар чыгарылды. Татарстан Федераль үзәктән 5,8 миллиард сум ярдәм сорый. Башка төбәкләр белән чагыштырганда бу бик күп. Әмма әлегә республика бу акчаларны күрмәде”, ди Вәлиев.

Соңгы арада Татарстанның фермерлар ассоциациясенә исә ризасызлык белдереп мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Кайбер фермерлар, ярдәм акчаларының эре авыл хуҗалыгы ширкәтләренә генә җибәрелүен, ә зур булмаган фермер хуҗалыкларына барып җитмәвен әйтә. Бу фикерне фермерлар ассоциациясе җитәкчелеге дә дәллилләде.

Фермерлар кәгазьдә бар, гамәлдә юк


Илдус Вәлиев исә, бу фикерне инкарь итә. Акча ала алмауда фермерлар үзләре гаепле, чөнки күбесе ширкәт булып теркәлмичә эш итә, андыйларга акча бирә алмыйбыз, ди ул.

“Кызганычка каршы, кече фермачылыклар рәсми теркәлми, үз эшенә хисап ясамый, салым түләми. Документлар буенча алар юк, әмма чынлыкта бар. Мондый фермерлар нинди генә кыенлыклар кичерсә дә, без аларга ярдәм итә алмыйбыз”, ди Вәлиев.
XS
SM
MD
LG