Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда чыккан сәяси каршылыкта үлгәннәр саны 58гә җитте


Пакстан полициясе этник һәм сәяси каршылыклар арткан Карачи шәһәрендә иминлекне арттырды. Төннә дәвам иткән каршылыкта янә 13 кеше һәлак булды.

Пакстанның көньягындагы Синд вилаятендә хакимияттәге партия җитәкчесе Рыза Хайдарның корал белән атып үтерелүе каршылык тудырган иде. Дүшәмбе башлаган бәрелешләрдә 58 кеше һәлак булды, 100гә якын кеше яраланды.

20 миллионнан артык кеше яшәгән Карачидә соңгы бер айда арткан сәяси һәм этник каршылыкта 200дән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG