Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанда сусызлык шаукымнары


Русиядә урнашкан корылык һәм янгыннар Чуашстанны да читләтеп узмады. Җөмһүриятнең күп кенә районнарында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Табигать сары төскә керде. Урманнар яна.

Алатыр һәм Кирә урманнарында янгыннар “кечкенә” статусыннан “зур”га күчтеләр. Өстәвенә, Чуашстан урманнарына Мари якларыннан янгын кереп бара.

Әлбәттә, әлеге гадәттән тыш корылыктан бар халык та иза чигә. Әмма иң зур зыян күрүчеләр -- авыл халкы. Быел җир эшчәннәре уңыш алудан өметләрен өзде. Әмма бәла ялгыз йөрми диләр бит: корылык авыл халкын сусыз да калдыра башлады.

Коеларда су бетте

Чуашстанның Шыгырдан авылы мисалында бу бик ачык күренә. Авыл уртасыннан ага торган кечкенә елга инде таш булып катты. Авылдагы коеларда су бетә бара. Шыгырданлы Фәрит Глухов сөйли:

“Безнең йортта ике кое. Икесендә дә су юк. Урамдагы башка коеларда да бетте. Суы мул булган бер-ике кое бар авылда, халык шуннан су ала. Без дә чират торып шуннан алабыз. Күрше авыллар да шуннан килеп ала. Су җыела бара, шуны көтеп торып алабыз. Артыгы юк. Хайваннарга, кирәк-яракка, яшелчәләргә сибәргә суны сатып алабыз. Хәзер халык елга тирәләрендә чишмәләрне эзләргә тотынды”.

Алмагачлар корый, су сатыла


Чынлап та, Шыгырдан халкы суга тилмерә. Урамда -- 45 дәрәҗә. Шушы челләдә Дамир Хөсәенов тимер мичләр ясый, мунча мичләре. Дамир белән сөйләшәбез:

"Чыдыйсың инде. Көненә биш-алты литр су эчелә. Минем коеда, шөкер, су бар. Әмма бакчаларда алмагачлар корый башлады, бәрәңгеләр дә шулай ук. Әле бер-ике атна элек яшел иде, хәзер саргайдылар. Бәрәңгесе бар, әмма бик вак".

Су – үтемле тауар

Төрле шешәдә, төрле атамада булган су авыл кибетләренә машиналап кайта. Шыгырдандагы күпсанлы кибетләрнең берсендә эшләүче Айгөл сөйли:

"Су күп сатыла. Төрле-төрле сулар китә, лимонад та, күәс тә, башка сулар да. Тартмалар белән сатып алалар. Туңдырма да яхшы сатыла. Бәяләрен күтәрмәдек”.

Ләкин су хәзер кибетләрдә генә сатылмый. Шыгырданда маллар да күп, төзелеш тә бара. Кирпечтән яңа йортлар даими төзелеп тора. Боларга да су кирәк. Шыгырдан халкын бу мәсьәләдә Марс коткара. Ул суны тонналап ташый. Бушка түгел, әмма бәясе дә трактор чыгымнарын гына капларлык:

"Берьюлы өч тонна су алып кайта алабыз. Авыл янында Ташбуа дигән урын бар, шуннан алып киләбез. Сораучылар күп. Авылда мин генә түгел, күп кеше су ташу җайланмалары булдырды. Өч тонна су биш йөз тәңкә тора.
Монда кайберәүләр Марс су сата диеп сүз чыгара. Башы белән уйлаган кеше алай әйтергә тиеш түгел. Аның бит тракторга солярка саласы бар. Тракторчысына түләргә кирәк. Суны помпа дигән нәрсә суырта, аңа бензин салырга кирәк. Техниканы гел карап торырга кирәк. Ул 500 тәңкә -- су бәясе түгел бит, транспорт чыгымнары ул. Менә шуны аңларга кирәк".

Шыгырданда коеларны чистартып, бер-ике метрга тирәнәйтеп карыйлар, әмма анда да су юк. Хәзер кайберәүләр тирән коелар казыта башлады. Дамир Хөсәенов сөйли:

"Авылда коелар 9-10 метр тирәнлектә. Хәзер 30ар метрлы тирән скважиналар казыта башладылар. Су чыга. Ләкин бер-ике көннән саргая диләр. Тимер күп ди суда. Скважина казыган өчен бер метрына 2,5-3 мең сорыйлар. 30 метр казытсаң, 70-80 меңнәргә төшә".

Ике елдан авылга су керәчәк

Шыгырдан җирле үзидарәсе рәисе Рәшит Күпкәнов исә, авылда киләчәктә коелар белән генә вәзгыять хәл ителмәячәк ди. Шуңа күрә авылга ерактан су китерү мәсьәләсе каралган:

"Шыгырданга су кертү проекты бар, бер-ике елдан суүткәргеч килергә тиеш. Без аны бик көтәбез. Күршедәге Шомыршы районының Балтай авылы янында зур сусаклагыч ясадылар. Әмма әле ул эксплуатациягә тапшырылмаган. Бер елдан соң гына тапшырырга тиешләр. Шуннан соң торбалар тартып, һәр йортка су кертергә уйлыйбыз".

Бер кичтә өч йорт янды

Аптыраганнан, пошаманга калганнан авылда төрле сүзләр йөри башлаган: фәлән урамда эчә торган суларның 40 литрын 200 сумнан саталар, мунча ягу, хайваннарга ризык пешерә торган урам мичләрен яндырган өчен 10 мең сум штраф түләтәләр дигәннәре дә бар.

Авыл җирле үзидарәсе рәисе Рәшит Күпкәнов болар дөреслеккә туры килми ди. Эчәргә яраклы кое сулары авылда әле бар, ул сатылу мөмкин түгел дип аңлата.

Ә мунчаларга килгәндә... Авылда соңгы көннәрдә генә берьюлы 3 йорт һәм тагын бер күршенең каралты курасы сәгать эчендә янып көлгә әйләнде. Әле штраф ише әйберләр юк. Шулай да, авыл халкын җирле үзидарә кисәтеп тора. Рәшит Күпкәнов сөйли:

"Менә иртәгә авылда җыелыш үткәрәбез, анда авыл депутатларын, урам старосталарын чакырабыз. Авылда янгын мәсьәләсендә сак булу турында, мунчаларны, урам мичләрен кабызмау, урамнарда төнлә кизүләр оештыру турында карар чыгарырбыз. Моннан тыш, янгынга каршы тору өчен су сыемнары булдыру турында да сөйләшү булачак.
Тирәннән су суырта торган насослар алып кайтырга уйлыйбыз. Әле бу корылыкның кайчан бетәсе, кайчан яңгыр явасы билгеле түгел, авылда вәзгыять бик начар. Монда бит йортлар бик зур, бер-берсенә терәлеп торалар. Алла сакласын, янгын да чыкса, йорттан-йортка күчә генә барачак. Районда янгын машиналары күп, әмма алар гына өлгермәскә мөмкин. Авылдашлар да үз тәкъдимнәрен ясарлар дип ышанам".

Урамга чыкмыйбыз

Әлегә, табигать казасы китергән авырлыкларга авыл халкы чыдап тора. Шыгырданлы Ләйсән сөйли:

"Бик эссе, көне буе өйдә ятабыз, урамга чыга алмыйбыз. Йорт эшләрен дә эшлисе килми. Безнең йортлар күбесе кирпечтән төзелгән. Алар көне буена кыза, аннары мич кебек төн ката җылы биреп ята. Агач ызбаларда җиңелрәктер ул".

Шулай итеп, шыгырданнар җәйнең күрелмәгән челләсендә гомер кичереп ятмышта. Халык та, җирле үзидарә дә авылда фаҗигаләр булмасын өчен тырыша, киләчәктә мондый афәтләр булмасын иде дип яши.
XS
SM
MD
LG