Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес Янукович белән очрашудан баш тартты


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

3 августта Украина президенты Виктор Янукович Кырым хөкүмәте, җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты. Мәҗлес җитәкчелеге бу очрашуда катнашмады.

Кырымда ял иткән Украина президенты Виктор Янукович 3 августта Акмәчеткә килеп Кырым хөкүмәте, җәмгыять оешмаларының әгъзалары белән очрашты. Президент белән бергә шулай ук Украина Югары Радасы рәисе В. Литвин, Украина хөкүмәтенең вице-премьеры Клюев, министрлар, Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов, Кырым хөкүмәте рәисе Василий Джарты да килде.

Президент уз чыгышында Кырымның икътисади вәзгыяте хакында әйтеп, ярыматауга инвестицияләр китерер өчен адымнар ясалганын, монда төрле програмнар буенча эш алынып барылачагын белдерде.

Очрашуда вице-премьер Азиз Абдуллаев һәм башка кырым татар түрәләре булсалар да, Мәҗлес бу очрашудан баш тартты һәм бу хакта Мәҗлес президиумы кабул иткән белдерүне таратты. Сәбәбе шунда ки, бу очрашуга Мәҗлес белән бергә Милли фирка җитәкчесе Васви Абдураимов, Тимур Дагъҗы, кырым татарлары иҗтимагый-сәяси көчләреннән Координацион шура координаторлары Хубедин Хубединов, Садыкъ Берберов ягъни Мәҗлескә оппозиция дип саналган җәмәгать оешмаларының вәкилләре дә чакырылган иде.

Меҗлес рәисе Мостафа Җәмилев бу хакта әйтеп, әлеге шәхесләрнең эшчәнлегенә кире бәяләмә бирде. “Президент бу шәхесләр белән күрешеп, кырым татар халкының шурасы вәкилләре белән күрешмәгәнен халкыбызга ничек аңларга?”, диде.

Президент исә күрешү вакытында: “Мин аларны (Мәҗлесне) чакырдым, алар килмәделәр. Без монда сәяси мәсьәләләрне карамыйбыз, без Кырым белән бәйләнешле мәсьәләләрне тикшерергә җыелдык. Мәҗлес җитәкчелеге, мин кабатлыйм, җитәкчелекнең, мондый позициясенең киләчәге юк ”, диде.

Сүзен дәвам итеп президент: “Мин монда килгән кырым татары вәкилләре белән күрешеп, җыелган мәсьәләләрне хәл итү буенча програм тәкъдим итәчәкмен”, диде.

Васви Абдураимов белдергәнчә, Милли фирка «Крымская повестка президента» исемле кырым татары мәсьәләләрен ачыклаган програмны тапшырган бу очрашуда президент “Сөрелгән халыкларның хакларын торгызу” буенча канун Украина Югары Радасында кабул ителергә тиеш дип, кырым татарлары Кырым хакимият органнарына бер киртәсез кабул ителергә, Бөек Җәми төзелергә, йортлар төзер өчен җир бирү мәсьәләсе хәл ителергә вакыт дип белдерде. В. Джартыга бу мәсьәләләргә сак булырга, аларны күзәту астына алырга кушты.

Күрешүдә Бахчасарай район җитәкчелеге рәисе итеп Ильми Умеров куелу хакында фәрман имзаланганы хәбәр ителде. В.Абдураимов белдергәнчә, В. Янукович И. Умеровка мөрәҗәгать итеп: “Сез яңа хакимияткә оппозициядә булачаксызмы?” дип сораганда, И. Умеров: “Мине бу вазифага тәгаенләгән президент ни таләп итсә, шуны эшләрмен!”, дип җавап биргән икән.

Шулай итеп, кырым татарларының тарихында Украина президенты белән тагы бер очрашу узды, тик бу эштә инде Мәҗлес катнашмады. Украинаның 3 президенты белән узган күрешүләр нәтиҗә бирмичә тик очрашу булып калган иде. Дуртенче президент белән булган күрешү нәтиҗәләре ничек булачак, әлбәттә вакыт күрсәтер.
XS
SM
MD
LG