Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон “каешны кыса”


Кушма Штатларның саклану министры Роберт Гейс Пентагон идарәсе алдына якындагы биш елда 100 миллиард доллар экономияләү бурычын куйды. Әлеге акчаларны американ хәрби көчләре үсешен арттыру өчен җибәрү күздә тотыла.

Саклану министры Роберт Гейтсның максаты 2001 елның 11 сентябрендәге терактан соң ике тапкырга арткан чыгымнарны кыскарту һәм ул акчаларны хәрби көчләрнең мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлтү. Хәзерге вакытта Пентагонның бюджеты Гыйрак һәм Әфганстандагы кампанияләрне дә керткәндә 700 миллиард доллар дип исәпләнә.

Беренче чиратта Гейтс генерал һәм адмиралларны һәм башка югары хәрби түрәләрне, килешү нигезендә эшләүчеләрне кыскартуны истә тота. Шулай ук ул киләчәк өч елда үз идарәсендә һәм шулай ук хәрби идарәләрдә эшчеләр урынын “туңдырырга” йөкләмә бирде.

Әмма игълан ителгән бу кыскартуларда иң авыры –Вашингтонның көньягындарак урнашкан, Виржиния штатының Норфолк порт шәһәрендә урнашкан берләштерелгән көчләр идарәсен ябу.

Әлеге үзәктә хәзер барлыгы ике мең 800 хәрби һәм гади хезмәткәрләр эшли, шулай ук өч меңләп килешү нигезендә хезмәт итүчеләр бар. Бу идарәнең эшчәнлегенә ел саен 250 миллион доллар китә.

Чаманы белү кирәк


Саклану министры фикеренчә, хәзерге авыр икътисади шартларда алар чаманы белмәсә, бик якын киләчәктә Пентагоннан моны канун чыгаручылар таләп итәчәк һәм ул вакытта инде каешны кысу күпкә авыррак булырга мөмкин.

2001 елның 11 сентябрендәге теракттан соң хәрби казна гел баетыла килде. Хәзер инде ул ике тапкырга артты. Моннан тыш Кушма Штатларда генераллар һәм адмираллар саны да уртача 100 кешегә күбәйде.

Ләкин Гейтсның эшче урыннарын "туңдыруы" һәм дәүләт чыгымнарын кыскартуы күп кенә американнарның кесәсенә сугачак. Моны Гейтс үзе дә таный.

Мин һәрбер хәрби бүлеккә тиешле орчакта артык базаларны һәм корылмаларны берләштереп куллануга яки ябарга йөкләмә бирдем. Бу әлбәттә сәяси яктан четерекле мәсьәлә. Ләкин авыр дигән сүз әле мөмкин түгел дигән сүз түгел. Һәм мин конгресс саклану өлкәсенең бу кирәкмәгән чыгымнарын киметү өчен безнең белән бергә эшләр дип өметләнәм”, ди ул.

Саклану министрлыгының элекке югары хезмәткәре, хәзерге вакытта Лексингтон институты вице-президенты Даниел Гурэ сүзләренчә, Кушма Штатлардагы хәрби чыгымнар әлегә зур проблема тудырмый. Алар тулаем керемнең дүрт ярым тирәсе процентын тәшкил итә.

“Иң беренче чиратта төп куркыныч медицина, социаль хезмәтләр, пенсия өлкәсенә арта барган чыгымнардан яный. Бу акчалар саклануга тотылган бәяләрне узып китә. 20 ел армиядә хезмәт иткән хәрби хезмәткәр яхшы пенсия белән инде бу тармактан китәргә дә мөмкин”, ди ул.

11 сентябрьдән соң арткан терактлар сәбәпле, конгресс кинәт хәрби көчләрне финанслауны арттырды, аның артыннан ук яңа комиссияләр һәм күп акчалы вазыйфалар булдырылды.

Хәзер исә саклану министры шәхси ширкәтләр эшләргә теләгәнне эшләмәкче була. Ягъни саклану өлкәсендәге механизмның эшчәнлеген акырынайта торган бюрократик катламны, ягъни бюрократлар һәм штаб хезмәткәрләрен юк итүне, ә аның урынына гади хәрбиләрне булдыруны күздә тота.
XS
SM
MD
LG