Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе өлкәсенең “Таганай” тыюлыгында янгын


Златоуст шәһәре янында урнашкан “Таганай” паркында да дүртенче көн урман яна. Янган урманның мәйданы 80 гектарга җиткән, хәзер 5 гектар урман яна.

Янгынны сүндерү тыюлыкның таулы урында булуы белән кыенлаша. Бу янгынны 100гә якын кеше сүндерә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының МИ-8 боралаклары да янгын сүндерүдә катнаша.

Тыюлыкка керү әлегә рөхсәт ителми. Милиция хезмәткәрләре урманга керү юлларын саклый. “18 километр ераклыкта урнашкан Златоуст һәм Магниткага куркыныч янамый”, диләр Чиләбе өлкәсенең гадәттән тыш хәлләр үзәгендә.

Бер тәүлек эчендә Чиләбе өлкәсендә 4 мең гектар урманның янып бетүе хәбәр ителә. Өлкә хакимияте быел янгыннарны сүндерүгә һәм профилактика эшләренә 74,5 миллион сум, ә федераль бюджет 10 миллион акча биргән.

Өлкәдә соңгы көннәрдәге гадәттән тыш хәлләрдән чыгып, губернатор Михаил Юревич янгыннарны һавадан сүндерү һәм урманнарны боралаклар белән даими күзәтеп тору өчен бюджеттан өстәмә 3 миллион акча биргән. Михаил Юревич өлкә халкына янгын куркынычсызлыгын сакларга, урманнарда учаклар якмаска дигән мөрәҗәгать белән чыкты.

Русиядә янгын котыра

Быел бөтен Русия ут эчендә. Эсселек нәтиҗәсендә корып-кипкән, җәй буе яңгыр күрмәгән җир өсте, дары мичкәсе кебек, дөрләп янып китәргә генә тора. Моңарчы күрелмәгән эссе җәй, коточкыч корылык быел гадәттән тыш хәлләр чыгарып тора.

Мондый корылык соңгы тапкыр 1981 елда күзәтелгән булган. Кайбер белгечләр быелгы вәзгыятьне 1921 ел белән дә чагыштыра. Җитмәсә, озак еллар дәвамындагы күзәтү-өйрәнүләреннән чыгып ясаган фаразлары буенча, Русия 10 еллык корылык чорына керде диләр.

Ил тоташ төтен, сөрем эчендә. Төбәкләр үсеше министрлыгы хәбәр итүенчә, Русиянең 17 төбәгендә урман янгыннары котыра. Президентның карары белән 7 регионда гадәттән тыш хәл кертелгән. Урманнар, кырлар гына түгел, тулы авыллар ут эчендә. Ут бөтенесен кырып, себереп үзенә йота бара.

Түбән Новгород өлкәсендә булган янгыннан җиде торак пункты ил харитасыннан юкка чыкты. 2 меңгә якын торак йорт ут эчендә калып янып бетте, 3.5 мең кеше йортсыз калды.

Бу көннәрдә илнең үзәк телевидение каналлары бертуктаусыз янгын котырган төбәкләрдән репортаж бирә. Русиядә урман янгыннары әлегә кимүгә бармый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, үткән тәүлектә генә дә 804 урман янгыны теркәлгән.
XS
SM
MD
LG