Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янгыннар: Путинның дан казану мизгеле


Русиядә барлыгы 170 мең гектарда 500-дән артык урман һәм торф янгыннары дәвам иткәндә, Русия премьеры Владимир Путин бу афәттән үзенчә файдалана. Сишәмбе көнне Путинның Рязань өлкәсендә очкычка утырып урман янгынын сүндереп йөрүе артында ниләр ята?

10 августта Русиянең премьер-министры Владимир Путин ярты сәгать буе Рязань өлкәсендә янучы урманга Бе-200 очкычыннан 24 тонна су сиптерә. Нәтиҗәдә ике урында ут сүндерелә, дип хисап бирә рәсми чыганаклар. Янгын сүндерү очкычына утырыр алдыннан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авиация идарәсе башлыгы Рафаил Закиров Путинны очкыч үзенчәлекләре белән таныштыра.

Бу юлы соклану сизелми

Гади халык арасында абруен арттыра торган шундый “егетләрчә” гамәлләрне Путиннең элек тә эшләгәне булды: су асты көймәсенә утырып ул диңгез төбенә дә төште, тизочучан хәрби очкычта да очып карады, КамАЗ машинасын да йөртте, хәтта Уссури юлбарысын да атып йоклатты.

Картаеп беткән җитәкчеләрдән тәмам туйган Русия халкында Путиннең бу гамәлләре нигездә соклану уята килде. Кулыннан барысы да килгән, уңган җитәкче кыяфәтен чыгару аңа бик килешә иде.

Әмма премьерның соңгы гамәле күпкә бәхәслерәк булып чыкты. Аның тиешле әзерлеге булмаса да, үз эшен яхшы белергә тиеш булган белгеч урынына утыруы, моның нигездә пиар галәмәте генә булуына ишарә итә.

Алай гына да түгел, премьерның очучы таныклыгы да юк. Ягъни ул гомумән кабинада булырга тиеш түгел – һава хәрәкәте кагыйдәләре шуны таләп итә. Әгәр кагыйдә-кануннарны илнең премьеры үзе үтәми икән, моны гади халыктан таләп итеп буламы?

Рәсми мәгълүматларга караганда, Путин Бе-200 очкычының икенче пилоты урынында утырган. Әмма интернет блоггерлары фикеренчә, бәян ителгән фотосүрәттә аның очкыч җитәкчесе (капитан) урынында утыруын күрсәтә.

Җитәкчеләрнең дәрәҗәсе төшә


Путинның ярты сәгать дәвамында Рязань өлкәсендә урман сүндереп йөрүе артында үзенә дан өстәү теләге була ала. Чөнки җәмәгать фикерен сораштыру үзәкләре мәгълүматына караганда, Русия президенты Дмитрий Медведевның да, премьер-министр Владимир Путинның да халык арасындагы абруе янгыннар сүрәтендә түбәнгә тәгәри башлаган.

«Җәмәгать фикере» вакыфы әйтүенчә, гыйнвар-август айларында Медведевның халык арасындагы абруе 62% хуплаудан 52%-ка калган. Премьер да аңардан калышмый - халык арасында дәрәҗәсе аның соңгы еллар белән чагыштырганда нык кимегән. Бу хәлне күзәтүчеләр хөкүмәтнең корылык, янгыннарга каршы тиешле итеп көрәшә алмавы белән бәйләп аңлата.

“Петербур сәясәте” вакыфы президенты Михаил Виноградов Русия җитәкчеләренең дәрәҗәсе шулай төшү алга таба да дәвам итәчәк дип саный. Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Николай Петров фикеренчә, җитәкчеләрнең рейтингы ел башыннан ук аска тәгәрәгән, чөнки кризис вакытында хөкүмәткә каршылык туган. Хәлне җайлауга премьерның янгыннан соң халык янына килүе, акча өләшүе генә ярдәм итмәскә ошый.

“Без хәзер Русиядә идарә итү системасының нәтиҗәсез һәм артык үзәкләштерелгән булуын нәтиҗәсен күрәбез”, ди Николай Петров.


Русиядә төтен... һәм авторитаризм исе

Әлбәттә, эссе һава торышы өчен хакимиятне гаепләп булмый. Әмма шул ук вакытта бу табигать казасы аның афәткә каршы нәтиҗәле көрәш алып барырга сәләтсез булуын ачык күренде.

Дөресен генә әйткәндә, Русиядә урманнар яну гадәти бер күренеш. Бигрәк тә Ерак Көнчыгышта һәм Себердә җәй айларында ел саен зур мәйданда урманнар янып килде. Әмма элек бу турыда артык шауламадылар һәм хакимиятнең булдыксызлыгы әллә ни күренмәде. Ә быел хәл башкачарак килеп чыкты. Урманнар илнең үзәгендә, халык күпләп яшәгән төбәкләрдә яна башлады. Шуңа хакимият “янабыз” дип чаң сукмыйча булдыра алмады.

Чит ил күзәтүчеләре Русиянең төрле табигать, йә техноген казаларына каршы тора алмавының башка сәбәпләрен дә күрсәтә. Русия - авторитар ил, биредә хакимияткә ялгышларын күрсәтә алырлык, тәнкыйть итәрлек оппозиция юк. Гомумән, Путин Русиясендә ниндидер башлангыч, инициатива күрсәтү киңәш ителми. Моны очкычта су сиптереп йөргән Путин сүрәтләре белән капларга тырышалар.

Шуңа да Русиядә төтен исе белән бергә авторитаризм исе дә нык сизелә.

Путин сайлауга әзерләнәме?

Хакимиятнең янгыннарга каршы нәтиҗәле көрәш алып бара алмавы президент белән премьерныкын гына түгел, бар “Бердәм Русия” фиркасенең дә халык арасында популярлыгын төшерә. Чөнки президент та, премьер да, урындагы җитәкчеләр дә шул партия белән бәйле. Хакимияткә башкалары якын җибәрелми.

Премьерның “данга күмелү мизгеле”н оештыру өчен Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, журналистларга, төшерүчеләргә шактый тырышырга туры килде. Бу үзенә күрә алдан әзерләнгән бер пиар-тамаша булды. Боларның барысын да күргәннән соң, Путиннең капитан урынына утыруы, аның 2012 елда узачак президент сайлавына әзерләнә башлавын аңлатмыймы дигән сорау да туа.
XS
SM
MD
LG