Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азамат: “Без татар булып калачакбыз!”


Азамат Миңнеханов рэп башкарудан кала, дәүләт күләмендә үтүче яшьләр җыеннарында да катнашa. Кайда гына булса да үзенең татар егете булуын онытмый, хәтта ки руслар арасында да татарларга карата булган начар ярлыкларны җимерә алам, ди.


Азамат узып баручы җәйдә “Силегер 2010” халыкара яшьләр җыенында катнашып үзенең рэп проектын тәкъдим итеп кайтты. Шунда ук ул Русия президенты Дмитрий Медведевны да якыннан күргән. Шулай ук ул яшьләр көне уңаеннан республика президенты Рөстәм
Миңнеханов катнашындагы җыенда да була. Мондый чараларга дәүләт җитәкчеләрен күрергә дип ашкынып баруым түгел, ди Азамат. Үз идея-максатларын күрсәтеп, берәр өметле иганәче (спонсор, продюссер) табырга тели ул.

Татар рэпы башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң?

Рэпның тамырлары Америкага барып тоташа. Дәүләткә каршы булган кара халык арасында, аларның яшь буыны тарафыннан туган музыкаль стиль бу. Татар рэпы йомшаграк, нәфисрәк, тәрбиялерәк дип әйтер идем. Шуңа күрә минем бернинди дәүләткә каршылыкларым юк. Ләкин милли сорауларда битараф кала алмыйм.

Кем соң ул милләтпәрвәр егет – Азамат Миңнеханов?

Тырыш һәм уңган халык яшәгән, Чатыр тавы булган Азнакай төбәгеннән буламын. 1984 елның көзендә дөньяга килгәнмен, быел 26 яшь тула. Горурланып әйтә алам, Татарстанның башкаласыннан 350 чакрым ераклыкта урнашкан туган ягымда татарлык бар һәм без татар булып калачакбыз.
Татар дискәтүгендә

Ялгышмасам, син милли җанлы, татар мәдәниятен саклап, үстереп килүче гаиләдә тугансын?

Әйе, бу чыннан да шулай. Әти-әниемә бик зур рәхмәтлемен. Алар мине милли гореф-гадәтләрдә, татар рухында тәрбияләп үстерде.
Азаматның абыйсы Салават Миңнеханов
Балачактан татар моңнарын тыңладым, ул вакытларда безнең гаилә ансамбле бар иде. Татарстан, Русия күләм фестивальләрдә катнашып йөрдек. Музыкаль мәктәптә белем алдым, бәлки шуңадыр да күңел сәнгатькә тартыла.

Гаилә ансамблендә кем нинди роль башкарды?

Бу хәлләр 10-15 ел элек булгандыр инде. Әти гармунда уйнады, әнием җырлады, нәфис сүз сөйләде, Салават белән Эдуард абыем курайда уйнадылар. Ә мин иң мөһим уен кораллары кубызда һәм маракаста милли көйләр суздым.
XS
SM
MD
LG