Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Рамзан Кадыйров үрнәгенә иярерме?


Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Рамзан Кадыйровның Чечня республикасы президенты атамасыннан баш тартырга теләве турындагы хәбәрләр Башкортстанда күпләрнең дикъкатен җәлеп итте. Башка республика башлыклары да аның үрнәгенә кушылырмы?

Рамзан Кадыйровның Русия дигән бердәм илдә бер генә президент булырга тиеш һәм мин президент атамасыннан баш тартам, дигән белдерүенә карата төрле фикерләр дә ишетелә башлады. Рамзан Кадыйров фикеренчә, бәлки аңа “Имам” дигән атама туры килер иде. Әмма моны дин әһелләре дөрес түгел дип саный. Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт аңлатуынча, имам ул – ислам дине җитәкче рухание атамасы, шуңа күрә цивиль республика башлыгына бу атама туры килми.

Хәер, әле Кадыйров әфәнде, һичшиксез, имам атамасын алыр дигән сүз түгел. Аны республика парламенты хәл итәргә тиеш. Рамзан Кадыйровның илдә бер генә президент булырга тиеш дигән тәкъдимен кайбер кечкенә республика президентлары хуплап та чыкты инде. Башкортстан хакимият даирәләре әлегә бу яңалыкка үз фикерен белдермәде.

Ә менә сәясәт белгечләре төрле фаразларын яңгырата да инде. Танылган җәмәгать эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин сүзләренчә, Рамзан Кадыйровның тәкъдиме бер караганда дөрес тә. Ни өчен дигәндә, Татарстан белән Башкортстан да үзләренең элегрәк яулаган сәяси казанышларын югалтты һәм президент атамасы да биредә символик мәгънәгә генә ия. “Иртәме-соңмы, Русия хакимиятләре илдә бер генә президент калуына ирешәчәк”, ди Ринат Гатауллин.

Ринат әфәнде сүзләренчә, Рамзан Кадыйров президент атамасын үзеннән алдырса, башка милли республика президентлары да аның үрнәгенә иярергә мөмкин. “Безнең җитәкчеләрдә “көтү инстинкты” дигән нәрсә көчле, шуңа күрә бу хәлдә алар, яхшы күренү өчен, шулай ук президент төшенчәсеннән ваз кичү өчен чиратка басарга мөмкин”, ди Ринат Гатауллин.

Элегрәк башкорт милли оешмалары Башкортстанда мотлак үз президенты булырга тиеш, дип урам җыеннары да оештырды. Хәзер яңа президент килгәч хәлләр шактый үзгәрүгә бара. Чөнки Рөстәм Хәмитов федераль үзәк белән каршылыкка бару очраклары булмаска тиеш, дип каты кисәтеп куйды. Димәк, президент атамасыннан ул да баш тарткан очракта Башкортстанда президентлык институтын саклап калу өчен урам җыеннары оештырылуы бик шикле хәзер.
XS
SM
MD
LG