Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Каидәнең “икенче кешесе” Төркия халкына мөрәҗәгать белән чыкты


Интернеттагы ислам сәхифәләрендә якынча Әймән әл-Завахири дип саналган кешенең тасмасы чыкты. Ул “Әл-Каида” оешмасында “икенче кеше” дип исәпләнә.

“Әл-Каида” вәкиле Израиль белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзү һәм Әфганстаннан хәрбиләрне чыгаруын таләп итеп Төркиянең җитәчелегенә басым ясарга чакыра.

Әл-Завахири сүзләренчә, Төркия сүздә фәләстинлеләрне якласа һәм хәтта аларга һуманитар ярдәм җибәреп торса да, шул ук вакытта ул Израил белән мөнәсәбәтләрен дәвам итә, шул исәптән хәрби хезмәттәшлекне дә.

31 май көнне Газзә Сызыгы янында ярдәм көймәсенә булган һөҗүмнән соң Израил белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләште.
XS
SM
MD
LG