Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яктылык” мәктәбендә татар балалары җитәрлек


Мәктәп мөдире Дания Габдрәхимова
Мәктәп мөдире Дания Габдрәхимова

Самар шәһәрендә 200дән артык мәктәп эшли. Шуларның берсе генә татар. Ул мәктәп “Яктылык” дип атала. Мәктәпкә татар балаларын җыю байтак еллар авыр мәсьәлә булып торса да, быел май аенда ук беренче сыйныфка 60 нарасый язылды.

Шул турыда мәктәп мөдире Дания Габдрәхимова белән әңгәмә кордык.

Дания ханым, элегрәк “Яктылык”ка казакъ, үзбәк, кыргыз, хәтта рус балалары да килә иде. Быел хәлләр ничегрәк?

Мәктәп 400 укучыга исәпләнгән. Быел 405 бала укыячак. Беренче сыйныфка 64 бала язылды. Шуларның 60ы татарлар. Елдан-ел татарлар саны арта бара. Көн тәртибенә бәйге дигән нәрсә килеп баса. Сайлап алу мөмкинлеге туды.

Сезнең мәктәптә балалар татар телен, татар тарихын, диннәр тарихын өйрәнәләр. Ата-аналар тарафыннан канәгатьсезлек очраклары юкмы? Быел балалар кайсы югары уку йортларына керде?

Ата-аналар да, балалар да татар телен өйрәнүгә уңай карыйлар. Алар аңлыйлар – милләтне телсез саклап булмый. Татар телен, тарихын өйрәнү баланың рухын күтәрә. Безнең балалар ике телле. Шуңа да өченче тел итеп инглиз телен җиңел өйрәнәләр.

Быел мәктәпне 22 укучы тәмамлады. Барчасы да югары уку йортларына керде. Күбесе бюджет төркемнәрендә. Бер кызыбыз Казан Дәүләт Университетының юридик факультетына керде. Бер укучыбыз хәтта Прагага китте. Ул анда бер ел тел өйрәнәчәк әле.

Балаларның буш вакытлары бөтенләй юктыр инде. Өй, мәктәп, өй...

Без ата-аналар белән тыгыз элемтәдә яшибез. Уртак телгә киләбез. Мәктәп белән гаилә берлектә булганда гына нәтиҗәләр яхшы була. Без бу берлекне булдыра алдык. Бу иң мөһиме. Яшьлекнең уйнар өчен түгел, белем һәм һөнәр алу өчен бирелгәнен балаларга төшендерергә тырышабыз.

“Яктылык”ны тәмамлап гаилә коручылар бар. Балаларын сезгә китерәләрме?


Андыйлар шактый. Безнең моңа багышланган махсус стендыбыз да бар. Үз укучыларыбыз эшкә дә килә башладылар.
XS
SM
MD
LG