Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия белән Татарстан: кем иделәр, кем булдылар


Август аенда суверенлык декларациясенең 20 еллыгын Татарстан гына түгел, хәзер инде үзен бәйсез санаган Абхазия дә билгели. 1990 елның август аенда үзләрен “совет социалистик республика” дип игълан иткән шушы ике автоном республиканың узган юллары, язмышлары төрле булып чыкты. Абхазияне дөньяның дүрт иле, шул исәптән Татарстан суверенлыгын күпсенгән Русия дә таныды. Татарстанның бәйсезлеккә омтылу йолдызы башта якты янса да, хәзер инде сүрелеп бара.

Грузиягә кергән Абхаз автономиясенең Югары Советы дәүләт бәйсезлеге декларациясен 1990 елның 25 августында кабул итте. РСФСР эчендәге Татарстан исә шундый ук декларациягә биш көнгә генә соңарып, 30 августта кул куйды. Декларацияләрендә ике республика да үзен “совет социалистик республикасы” дип атый, ягъни «автоном» сүзеннән котыла. Алар өчен яңа тарих башлана – һәм ул 20 ел эчендә Абхазия өчен дә, Татарстан өчен дә төрлечә языла.

Абхазияне Русия һәрвакыт сыйпап, Грузиядән төрлечә яклап килсә, Татарстанга исә үзенә Мәскәүне җайларга, империячел адымнардан тыеп торырга, Русия өчен сәер, билгесез федерализмны төзергә өйрәтергә туры килә.

Абхазия Грузиядән бәйсез булса да...

Татарстан белән Абхазиянең бүгенге дәрәҗәләре төрле: берсе янә Русиянең гадәти бер төбәгенә әйләнә бара, ә икенчесе инде үзен чын мәгънәдә бәйсез саный. Әмма Абхазиянең бәйсезлеге дә вакытлыча булыр кебек - хәзергә Русия аны үзенең бер төбәге итеп рәсмиләштерми генә. Ә болай алганда Абхазия гадәти Русия республикасы кебек. Акча берәмлекләре дә рубль, анда да абхаз телен ишетү бәхетенә ирешү бик авыр. Абхазия үзендә урыс гаскәрләрен тота, әле генә Мәскәү анда С-300 ракеталарын урнаштыру хакында игълан итте.

Абхазиянең бәйсезлек көрәше Грузиягә каршы барды, 90-нчы еллар башында бу кораллы сугыш чоры да кичерде. Анда Русиягә дошманлык юк, киресенчә, ул Абхазиянең иң ышанычлы дусты, яклаучысы. Абхазларның күбесендә урыс паспорты да бар.

Грузиннарга каршы дошманлыкны абхазлар үзләренчә болай аңлата: Абхазия Грузия эчендә булганда, анда иң яхшы җирләргә грузиннар күчереп китерелә, абхаз теле кысыла, мәктәпләрдә, югары уку йортларында абхазча сөйләшкән өчен генә дә куып чыгару очраклары була. Әмма бүген, Грузиядән 20 ел аерылып яшәгәннән соң абхазлар грузинча да, абхазча да түгел, ә урысча сөйләшә.

1945 елда башта Абхазия обкомы, ә аннан соң Грузия коммунистларның республика комитеты Абхазиядә укыту-тәрбия эшен яхшырту турында карар кабул итә. Бу гамәл милли абхаз мәктәбен юк итүгә, ана телен укытуны бетерү хәленә җиткерә дип санала. Бер ел элек, 1944 елда якынча нәкъ шундый ук карарны Мәскәү казан татарлары турында да кабул итә. Уртаклыкның тамырлары да бер булып чыга.

"Айдгылара" һәм ТИҮ

Ничек кенә гаҗәп булмасын, Абхазия белән Татарстанда милли хәрәкәтләр дә бер үк вакытта – 1988 елда формалашып җитә. 1988 елда Абхазиядә "Айдгылара" (“Бердәмлек”) халык җыены, ә Татарстанда Татар иҗтимагый үзәге оеша. "Айдгылара" 1989 елның 18 мартында җирле партия җитәкчеләре катнашлыгында Гудаута районы Лыхны авылында 30 меңлек халык җыены үткәрә. Җыен СССРның коммунислар партиясе башлыгы Михаил Горбачевка Абзхазиягә союздаш республика статусы сорап мөрәҗәгать итә.

Татарстанда Татар иҗтимагый үзәге җыены исә бераз иртәрәк, 1989 елның 17-18 февралендә уза. Татарлар да абхазлар кебек үз республикаларына союздаш республика дәрәҗәсе бирүне сорый.

Абхаз һәм татар милли хәрәкәте шулай итеп союздаш республика алу өчен урам җыеннары оештыра һәм халыктан имзалар җыя башлый. Мисал өчен, абхазлар май аенда Грузиядән чыгуны таләп итеп, 30 мең кешелек җыен үткәрә. Казанда да җыеннар вакытында Ирек мәйданы шаулап тора.

Мәскәү ике республиканы үзенчә “ярата”


25 августта Абхазиянең, 30 августта Татарстанның дәүләт суверенлыгы декларациясе кабул ителә. Абхазия декларациясендә СССР һәм Грузия республикасы арасында вәкаләтләрне ике арада төзелгән килешүләр нигезендә бүлешү карала. Әмма Абхазия Грузия белән шартнамәләр төзи алмады, аның көрәше корал куллануга, сугышка китерде. Аның каравы, Татарстан Мәскәү белән 1994 елда шартнамә төзүгә иреште. Әмма Русия аякка басуга ул шартнамә юкка чыгарылды, ул кәгазьдә генә калды. Ә 2007 елда яңартылган шартнамә инде, гомумән, беренчесе кебек әллә ни зур әһәмияткә ия түгел.

Абхазия республикасы декларация кабул иткәч, 26 августта Грузия Югары Советы бу карарның бернинди көчкә дә ия түгеллеге турында аерым карар кабул итә. Шундый ук чикләүләр РСФСРның Югары Советы, Конституция мәхкәмәсе тарафыннан Татарстанга да эшләнә. Абхазларны Грузия, Татарстанны Русия кыса. Әмма шул кызык - Татарстанны һәрдаим көчле басым астында тоткан Мәскәү берүк вакытта Абхазияне яклап килде.

Абхазия 1992-1993 елда барган сугышта Русия ярдәмендә үзендәге Грузия гаскәрләрен куып чыгара алды. Ә шул ук вакытта Мәскәү 1992 елда, Татарстан суверенлыгын яклап үткәрелгән референдум вакытында, Казанга гаскәрләр кертергә тели. Әмма ахыргы чиктә бу адымга бармый кала.

Шулай да Ельцин чорын татарлар хакимияткә Путин килгәч барыбер сагынып искә ала башлады. 2000 елдан башлап Татарстан конституциясенең статус билгеләгән һәр маддәсенә диярлек үзгәрешләр кертелде, республика гадәти субъект дәрәҗәсенә төшеп бара, хәзер суверенитет төшенчәсеннән тәмам ваз кичтерү басымы ясала. Конституция мәхкәмәсе карары белән республикалар суверенитет сүзен дә куллана алмый. Әле боларга өстәп республикаларда президент сүзе дә бетерелергә мөмкин. “Бердәм Русия” партиясе инде шул тәкъдимен Думага әзерләвен хәбәр итте.

Ә Абхазия белән бөтенләй башкача - Мәскәү 2008 елда Грузия җире саналган Көньяк Осетиягә бәреп керде, аннан грузин гаскәрләрен куып чыгарды, хәтта Тифлискә якынлашты. Шуннан соң 2008 елның 26 августында Русия Абхазия белән Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт итеп тә таныды.

Менә шулай суверенлык декларациясен кабул итеп 18 ел үткәч, Абхазия бәйсезлеге танылды. Татарстан бәйсезлеге исә китапларда, интернет сәхифәләрендә, хатирә булып калды.

Үчкә-үч сәясәте


Русия хакимиятенең азсанлы халыклар мөстәкыйллегенә икейөзле карашы Татарстан белән Абхазия гына түгел, Косово мисалында да яхшы күренә. Сербиядән бәйсезлеген игълан иткән Косовоны дөньяда инде 70-ләп ил таныса да, Русия моңа һаман да кискен каршы чыга. Күзәтүчеләр фикеренчә, Русия бу адымга үзендәге төбәкләр дә суверенитетның артыгын сорамасын дигән куркулары сәбәпле бармый. Мәскәү өчен бу хәзер бик куркыныч тема, ул аны хәленнән килсә инде бүгеннән үк төбе-тамыры белән йолкып атар иде. Хокук белгече, профессор Борис Железнов, хәзерге шартларда Русиядә сувернитет идеяләренә кайту мөмкин түгел дип саный.

“Хәзер беркем дә бу мәсьәләгә җитди карамый. Үзара да бу турыда сөйләшү модада түгел. Хәзер бу мөмкин түгел”, ди Железнов.
Аның фикеренчә, Косово бәйсезлеген танып, дөнья илләре, Берләшкән милләтләр оешмасы үз кагыйдәләрен бозды. Дөнья илләре, БМО һәрвакыт халыкларның үзбилгеләнүе хәзер яшәп килгән дәүләтләрнең бөтенлеген җимереп эшләнергә тиеш түгел дип сөйләде. Бу тезисны көнбатыш үзе бозды, алар Сербиянең бөтенлеген җимереп, Косовоны аерып чыгардылар, ди Борис Железнов.

Профессор Русиянең Абхазия белән Көньяк Осетияны тануын да шуннан күрә. Ягъни монда үчкә-үч сәясәте килеп чыга.

Абхазия белән Татарстан юбилейны төрлечә каршылый

Абхазиядә дә суверенлык декларациясен кабул итү көне бик бәйрәм ителми, анда 1993 елның 30 сентябрендә Грузияне җиңү көне иң зур бәйрәмнәрнең берсе санала. Татарстанда да бүген декларация кабул итүнең 20 еллыгын бәйрәм итү турында шау-шу юк. Төрле фестивалльләрне, спорт ярышларын шаулатып үткәргән, аларга акча жәлләмәгән, бу чараларның ничек узачагын күпкә алдан сөйли башлаган Татарстан өчен бу, әлбәттә, сәер хәл.

Гомумән, сиксәненче еллар ахырында суверенитет өчен көрәшне бергә бер үк дәрәҗәдә башлаган ике республика 20 еллык юбилейны төрлечә каршы ала. Абхазия – Русия тарафыннан танылган, Мәскәү сыйпап торган бәйсез бер дәүләт. Татарстан исә бәйрәмне суверенитет сүзен әйтергә курыккан, өстәвенә, президентсыз да калырга да дучар ителгән төбәк булып каршылый.
XS
SM
MD
LG