Accessibility links

Русиядә янгыннар белән интернетта да “көрәшәләр”


Русия төбәкләрендәге урман янгыннары хакимият контроленнән чыгып килә. Ни эшләргә белмәгән түрәләр янгыннар белән көрәштә яңа фронтлар ача, аерым алганда, интернетта. Чернобыль радиациясеннән зыян күргән төбәкләрдәге янгыннар, аларның зыяны турында язган өчен Русиянең урман саклау үзәге сәхифәсе ябып куелды.

Сайтны ябуда турыдан-туры эчке эшләр министрлыгы катнаша диелә. Гомумән, быел килеп чыккан янгыннар Русия хөкүмәтенең корылык, янгыннарга каршы тиешле итеп көрәшә алмавын ачык күрсәтте. Шуңа түрәләрнең янгыннар китергән куркыныч турында халыкка чын дөреслекне белдертмәскә тырышуы сизелә. Күзәтүчеләр фикеренчә, Русиядә төтен исе белән бергә авторитаризм исе дә нык килә.

Татарстанда янгыннар контрольдә тотыла диелә

Корылык вакытында Татарстанда барлыгы 96 янгын очрагы теркәлгән. Ут 163 гектар урманны юк итте. Узган ел исә бу сан ике тапкырга азрак була. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәрләренә караганда, бүген республикада инде урманнар янмый. Бары тик коры үлән һәм чүп-чар пыскып ята. Министрлыкның матбугат хезмәткәре Светлана Лебедева сүзләренчә, коры үләннән ут торак йортларга күчми кала, янгын сүндерүчеләр вакытында барып ялкыннарны сүндереп өлгерә. Берүк вакытта янгын сүндерү төркемнәрнең “кызыл әтәч” уратып алган җирләргә бару очрагы күбәйгән.

“Хәлне күзәтеп торабыз. Торф ятмалары да инде янмый”, ди Лебедева.

Татарстанны Мари, Удмурт ягы төтене каплый

Хәзергә торак урыннарына янгын куркынычы янамаса да, Казан һәм башка җирләрне Мари иле, Удмуртия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән җил алып килгән төтен басты.

Бөтен үзәк Русияне янгын чолгап алып, аны сүндерә алмый азапланганда, Татарстанда ут белән нәтиҗәле көрәшүләрен белдерәләр. Бу – рәсмиләр чыгышына караганда. Лебедева әйтүенчә, Татарстанда барлыгы 96 урман янгыны теркәлсә, Мари илендә бу сан 387-гә җиткән.

Федерал хөкүмәтнең дөреслекне халыкка әйтәсе килми

Янгыннар аркасында кешеләрнең йорт-җирсез калуы, һәлак булуы – куркынычның бер ягы гына. Янгыннарның киләчәктә халык өчен зуррак афәтләр дә китереп чыгаруы бар. Чөнки Русиянең көнбатышындагы кайбер төбәкләре радиактив калдыклар белән тулган.

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу 13 август көнне булган бер җыелышта урманны саклау сайты (www.rcfh.ru) тараткан мәгълүматлар белән кызыксынды.

Әлеге интернет сәхифә Русиянең кайбер көнбатыш төбәкләрендә 1986 елда Чернобыль атом станциясе шартлау нәтиҗәсендә радионуклидлар белән пычрануын, хәзер шул урыннарда барлыгы 3900 гектар мәйданда урманнар януын хәбәр иткән иде. Чернобыль шартлавыннан нык пычранган Брянски өлкәсендә, мисал өчен, 269 гектарда 28 урман янгыны чыккан.

Русиянең урманны яклау үзәге сәхифәсе радиация пычрагын саклаган урыннарда чыккан шул янгыннар турында халыкка әйтергә, төтеннән саклану чараларын күрергә һәм радиоактив чүпне башка урынга күчерергә киңәш итә. Әмма Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу сайт киңәшләренә колак саласы урынга, эчке эшләр министрлыгын әлеге сәхифәне тикшерергә, дөресрәге тентергә чакырды.

Янгыннар контроль һәм цензура астында

Сергей Шойгуның урманны саклау үзәге сайтының янгыннар турында, министр фикеренчә, ялган хәбәрләр таратуы турында әйткәннән соң ул бөтенләй эшләми башлады. Эчке эшләр министрлыгы “Мультихост” хостинг-компаниясенә сайтны ябарга куша. Ширкәт министрлык үтенечен кире кага, әмма ул вакытта инде Русиянең урманны яклау үзәге www.rcfh.ru сәхифәсен ябарга үзе мәҗбүр ителгән була.

Хакимиятнең проблеманы шулай оста хәл итүен экологлар цензура дип бәяли. Алар фикеренчә, ябылган интернет сайтында янгыннар турында дөресрәк мәгълүмат бирелә, ә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу хакта шикле мәгълүмат тарата. Хакимият халыкның чын дөреслекне белүен теләми һәм куәт структуралары ярдәмендә бәйсез чыганакны ябарга маташа. www.rcfh.ru сәхифәсе бүген дә эшләми.

Әмма халык барыбер хөкүмәтнең янгынга каршы нәтиҗәле көрәш алып бара алмавын бик яхшы аңлый. Соңгы фикер белешүләргә караганда, хакимиятнең һәм янгын сүндерүчеләрнең эше “өчле” билгесе белән генә бәяләнә.
XS
SM
MD
LG