Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телне гаиләгә йөкләделәр


Белгечләр әйтүенчә, укытучылар мәктәпләрдә татар теленнән бердәм республика имтиханын язмаска киңәш итә. Хакимият вәкилләре, татар телен гаилә сакларга тиеш ди. Татарстандагы һәрбер китапханә татар газет-журналлары белән дә тәэмин ителми. Татмедиа агентлыгында узган түгәрәк өстәлдә шулар турында сүз алып барылды.

Катнаш никахта татар теле сакланамы?

Чулпан Шәйдуллина татар милли гореф-гадәтләре сакланган, 5 балалы гаиләдә туып үскән. Татар теле укытучысы 7 ел Николай Помощников белән катнаш никахта яши, 2 балалары бар. Ана телен өйрәтеп үстерергә теләгән ханым кызын татар балалар бакчасына биргән. Киләсе елга татар гимназиясенә укырга кертергә тели. Гаиләсендә балаларына татар теле өйрәтә.

“Иптәшем урыс милләтеннән булса да, без никах укыттык, балаларга мулла исем кушты. Мин татар телендә аралашырга тырышам, ирем– урыс телендә сөйләшә. Әгәр бала дөньяга аваз салган көненнән бирле аның белән татар телендә сөйләшсәң, ул татарча камил сөйләшмәсә дә, 100% аңларга мөмкин”, ди Шәйдуллина.

Ничек кенә сәер тоелмасын, балаларның татар әби-бабасы һәм өлкән яшьтәге туганнары алар белән күбрәк телне вата- җимерә урыс телендә аралаша икән. Әни кеше татар телендә сөйләшсә дә, татар, үзаңына сеңеп калган кагыйдә буенча, урыс милләтеннән булган кеше белән урыс телендә аралашырга тырыша.

Бүген катнаш никахка төрле карашлар яши. Әмма статистика буенча алар, бер милләт вәкилләре никахына караганда ныграк. Министрлар кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстанда һәр 2 никахка 1 аерылышу туры килә, катнаш никахтан булганнарының дүртенчесе генә аерылыша.

Урыслаштыру дәүләт сәясәтенә әйләнгән ил

Туфан Миңнуллин бүген халык татар теле белән беркая да барып булмый дип әйтә, һәм бу фикер мәктәптән чыкты, ди.

Туфан Миңнуллин
“Татар теле белән беркая барып булмый дигән ялган фикер яши. Бу, беренче булып, мәктәптән чыкты. Мәктәпкә надан укытучылар килде, алар надан укучылар укытып чыгарды. Ул балалар югары уку йортларына керә алмады. Һәм алар телне гаепләде. Аннары укытучылар татар теле белән беркая да барып булмый дигән ялган сүз чыгарды. Без үзебезнең белемебез җитмәгәнгә, телебезне гаеплибез”, ди Туфан Миңнуллин.

Дәүләт советы депутаты кайсы сәясәттә яшәгәнне дә онытмаска кирәк, ди.

“Без урыслаштыру сәясәтенең дәүләт сәясәтенә әйләнгән илдә яшибез. Мәскәүдән нәрсә дә булса көтү – ахмаклык. Мәскәү өчен без ничек тизрәк бетсәк, шулкадәр яхшырак. Шуңа күрә һәрбер бала 300-400 татар сүзе белсә дә, моны зур алга китеш дип саныйм. Калганы инде аның – телнең матурлыгын, зурлыгын саклаучы, милләтнең лидерлары”, ди Миңнуллин.

Мәктәптә татар теленннән БРИ язмаска киңәш итәләр

КДУда татар кафедрасы җитәкчесе Гөлшат Галиуллина әйтүенчә, укытучылар да мәктәпләрдә, бала үзе теләсә дә, аларга татар теленнән бердәм республика имтиханын язмаска киңәш итә.

“КДУга укырга керер өчен бердәм республика имтиханы кирәк. Укучының аны язарга теләге бар. Әмма укытучы язмаска куша, чөнки әгәр баллары түбән булса, укытучы өчен бу “минус” булачак. Мондый “ясалма киртәләр” безнең үзебезнең тарафтан да килә, һәм без моны туктату өчен бернәрсә дә эшләмибез. Татар телен гаиләгә генә “йөкләү” чыгып булмаслык түгәрәккә китерә. Гаиләдә ата-ананың аңы җитеп бетми, балалары белән урысча сөйләшә, дибез. Шушы түгәрәктән без берничек чыга алмыйбыз. Мәктәп, ата-ана, җәмгыять бергә эшләмәсә, бу түгәрәк шул килеш кала”, диГалиуллина.

Гаиләгә татар матбугатын кертү – дәүләт бурычы

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикеренчә, татар теленең тагын бер сакчысы – ул татар матбугаты, матур әдәбият. “Шәһри Казан” газетының баш мөхәррире Мансур Мортазин гаиләгә газет-журналны кертү – ул дәүләт бурычы дип саный.

“Татар теленең киләчәге турында татар газет-журналларында эшәүчеләрдән сорарга кирәк. Без татар матбугатына тагын ничә ел калды икән дип борчылабыз. Гаиләгә матбугатны кертү – ул дәүләт бурычы. Элек матбугатка дәүләт яздыра иде. Телне гаиләгә генә, ул китап укырга, газет-журналга язылырга тиеш дип, йөкләп калдырабаз икән,ул гына барып чыкмаячак. Бу эш дәүләт күләмендә эшләнергә тиеш. Хәтта бөтен китапханәләргә дә татар газет-журналлары килми бит. Дәүләтнең моңа да акчасы җитми мени? Ә укытучыларга мөрәҗәгать итеп тә булмый. Алар янына барган журналистлар төрле әйберләр ишетеп кайта: “Укымыйбыз, газетагыз кирәкми, вакытыбыз, акчабыз да юк”, диләр. Татар теле укытучысының 90%ына татар матбугаты кирәкми”, ди Мортазин.

Татар телен әлегә дәүләт гаиләгә, матбугат – дәүләткә йөкли. Шул ук вакытта барсы да мәктәп укытучысын гаепли.
XS
SM
MD
LG