Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда су сыйфатсыз


Ижау буасы
Ижау буасы

Ижау шәһәренең татарлар күмәк яшәгән Ленин районында краннардан аккан су эчүне тыйдылар. Су хуҗалыкта куллану өчен генә яраклы.

Быел җәй уртасында Ижау фатирларында краннардан аккан судан ниндидер ят ис килә башлагач, кешеләр төрле оешмаларга мөрәҗәгать итте. “Бу районга су Ижау сусаклагычыннан – буадан килә. Көннәр эссе булганга зәңгәр-яшел суүсемнәр күп үрчеде, алар сасы ис бирә”, дип аңлатты әлеге вәзгыятьне белгечләр.

Мондый хәл берничә ел элек көз айларында була иде. Сусаклагычның төбен чистарту, ярларын төзекләндерү эшләре өчен федераль бюджеттан акча бүленеп бирелде. Әмма быел артык җылынган буада суүсемнәр үрчеп, үткән елда күрелгән чараларның бушка булуы ачыкланды.

“Суны кулланып булмый, кранны ачуга аннан сасы исле сары сыекча ага”, дип зарланалар ижаулар.

Бу мәсьәләдә кулланучылар белән белгечләр бер фикердә – су эчәргә яраксыз. “Буа суына Кама елгасыннан су кушсалар да, аның сыйфаты яхшы якка үзгәрмәде”, дип ассызыклады Удмуртиянең кулланучылар хакларын кайгырту хезмәте җитәкчесе Забродин.

"Ижводоканал" оешмасы суны чистарту максатыннан өстәмә ысуллар куллана башлаган. Әмма судан килгән сасы ис юкка чыкмый. Үткән елда суны чистарту нияте белән буа суына микросуүсем - хлорелла җибәрелгән иде. Әмма зәңгәр-яшел суүсемнәр арту сәбәпле быелгы җәйдә алар юкка чыккан.

Суны тикшерүчеләр фикеренчә, буадагы су быел тиешле нормадан бөтен күрсәткечләр буенча биш тапкырга начар.

Бүген Ижауда яшәүчеләр тулысынча диярлек Камадан килгән суны куллана. Бу да килеп туган вәзгыятьне тулысынча хәл итмәде. Чистартылган суны иске коммуникацияләр пычрата. Шуңа да белгечләр краннан суны эчмәскә өнди.
XS
SM
MD
LG