Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан фестивале низагка игътибар итми


Казан фестивале "Родина" кинотеатрында үтәчәк
Казан фестивале "Родина" кинотеатрында үтәчәк

“Алтын мөнбәр” Мәскәү кинофестивале башлыгы Мамиргов “Татаркино” мөдирен мәхкәмәгә биргән. Шулай ук үзләренә җибәргән фильмнарны Казан үзләштерде дип белдерде. Ә Казан фестивальгә әзерлек эшләрен дәвам итә.

“Алтын мөнбәр” Мәскәү халыкара мөселман киносы фестивале генераль директоры Зауди Мамиргов Казанның фестиваль үткәрүенә төрле юллар белән каршылык күрсәтергә тырыша. “Коммерсантъ”ка биргән соңгы әңгәмәсендә ул, “Алтын мөнбәр”гә дип җибәрелгән фильмнарны Казан үзләштерде, ди.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале директоры, “Татаркино” башлыгы Владимир Батраков бу гаепләүнең дөреслеккә туры килмәвен әйтә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең әсәрләрен нәкъ Казан фестиваленә җибәрделәр, ди.

“Катнашырга теләүчеләр ел саен Казанда яхшы фестиваль үткәнне белә. Аларның нәкъ Казанга киләсе килә. Аларны Казан кызыксындыра”, ди Батраков.

Мамиргов “Алтын мөнбәргә” дип килеп төшкән режиссерлар үзләрен “Алтын мөнбәр” фестивалендә түгел, ә Казан фестивалендә икәнлекләрен белеп ни әйтерләр икән соң, дигән сорау да куя.

Икәү Казан ягына киткән инде

Шулай ук ул элек Мәскәү фестивалендә җәмәгатьчелек белән элемтәләр урнаштыру бүлеге директоры булган Мурад Секакмияне дә гаепли. Янәсе Секакмия күп кенә кенә режиссерларны Казанга озатып торган.

Шулай ук Мәскәү фестиваленең тагын бер элекке вәкиле – пресс-секретарь Михаил Похваленый Казан фестивален яктырту өчен журналистлар җыя башлаган, ди. “Аңа (Батраковка-Н.А) бу эшләрдә булышкан кешеләр бушка эшләмәгән, Мәскәү фестивале программасын урлап бездә дә акча алган һәм шул ук вакытта Казан фестиваленә дә эшкә урнашкан булган”, дип белдерә Мамиргов.

Батраков та “Коммерсантъка” әлеге ике кеше белән хезмәттәшлек итүне кире какмаган. Һәм шул ук вакытта ике фестиваль арасында сәламәт көндәшлек булуын белдергән, кайбер режиссерларның Мамиргов белән хезмәттәшлектән канәгать калмауларын да әйткән.

Мәскәүнеке сер

Мамиргов Мәскәү фестивале Казанныкы белән бер үк вакытта үтәчәк дип әйткән иде. Хәзер исә ике көнгә алдарак башланачак, ди. Һәм шул ук вакытта ачылу вакыты катгый сер итеп тотыла дип тә белдерә.

“Әйтерлек әйбер булса, ул аны әйтми калмас иде. Димәк, әлегә ул берни дә әйтә алмый”, дип бәяләде Батраков Мамирговның фестивальнең ачылуы катгый сер итеп тотыла дигән белдерүен.

Алдарак Мамиргов “Татаркино” башлыгы Владимир Батраковны мәхкәмәгә бирәчәген белдергән иде.

“Коммерсантъ” язуынча, Мамиргов Батраковка карата җинаять эше күзгатуны үтенеп Мәскәүнең Мещански эчке эшләр идарәсенә шикаять җибәргән инде. Ул Батраковны “Яла ягу”, “Алдашу”, “Коммерция я банк эшчәнлегенә караган мәгълүматны кануный булмаган юл белән табу һәм аны тарату”, “Коммерциядә сатып алу”да гаепли.

“Хокук саклау ошмаларында эшләүчеләр хисләргә бирелергә тиеш түгел дип уйлыйм мин. Эш мәхкәмәгә барып җитмәскә тиеш”, ди Батраков.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә фильмнар сайлап алу төгәлләнде инде. Жюри әлегә кадәр журналистлар алдында төгәл кайсы фильмнарның үтүен игълан итмәсә дә, карау нәтиҗәсендә туган хисләре белән уртаклашты инде.

Татарстаннар бәйгедән тыш

Татарстанда эшләнгән 6 документаль фильм фестивальдә бәйгедән тыш катанашачак. Алар: “Казан”, “Фатих Кәрим”, “Тукай”, “Ногайбәкләр юлы: бурыч, әрнү һәм яктылык”, “Исемнәрне үлемсез иткән бөек эшләр”, “Минем фронт сызыгы”.

Режиссер Салават Юзиев фикеренчә, татарстаннар фильмнарын да күрсәтү мөселман киносы фестивале әсәрләрен карарга килүчеләрне арттыра гына.
XS
SM
MD
LG