Accessibility links

Кайнар хәбәр

Август киңәшмәсе: Сингапурча һәм “Киләчәк” белән


Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Республиканың мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов милли мәгарифкә уңай шартлар вәгъдә итте. Татарстан мәгарифен Сингапур тәҗрибәсендә үстерергә телиләр.

“Татарстан милли республика буларак, милли мәгариф турында да әйтеп китмичә булдыра алмыйм. Мин бер ел элек үк хезмәттәшләремә бу хакта белдергән идем. Мәгарифнең яңа стандартлары кабул ителгәч, туган телләрне өйрәнүгә бик яхшы шартлар туачак.

Советлар берлеге чорында да һәм яңа Русия тарихында да алай булмаган иде. Сүз татар теле турында гына түгел, ә барлык ана телләр турында да бара. Бөтен шартлар да тудырылган, эшләргә генә кирәк. Бу хәл илдә дәүләт теле булган урыс теленә зыянга түгел. Шуңа күрә башка сыймаслык идеяләр тәкъдим итә торган хезмәттәшләргә әйтәсем килә, зинһар өчен кеше көлдермәгез”, диде Гыйльметдинов.

Ул Татарстанның федерал этномәдәни мәгариф (поликультурное образование) проектын эшләүдә катнашуын да әйтте. Гыйльметдинов сүзләренчә, республикада яшәүче балалар татар, урыс һәм башка милли телләр, шулай ук инглиз телен дә бер-берсен тулыландырып өйрәнәчәкләр.

Ата-ана үзе дә татарча белми

Соңгы вакытта республика җитәкчелеге урта мәктәпнең башлангыч өлешендә ана телен өйрәнүгә күбрәк игътибар булачак дигән сәясәт алып барды. Мәгарифнең яңа стандартларында урта һәм югары сыйныфларда татар теленең урыс һәм чит телләр белән чагыштырганда күпме өлеш алып торуы турында әлегә ачык кына итеп әйтмиләр. Шулай ук төрле чаралар вакытында туган тел гаиләдә ныклап өйрәнелергә тиеш дигән фикерләр дә әледән-әле яңгырап тора.

Казанның бер мәктәбендә укытучы булып эшләүче ханым, шәһәр җирендә ана телен өйрәнүне гаиләгә йөкләү зур ялгыш ул, дип белдерә. Бигрәк тә бүгенге көндә. Чөнки татар теленә бөтенләй игътибар булмаган чорда, урамда да, өйдә дә гел урысча гына сөйләшү модада вакытта, узган гасырның 70-80 елларында туганнарның балалары хәзер мәктәпкә килә. “Ата-аналар татар телен бик начар белә бит, үзара да күбрәк урысча гына сөйләшәләр бит”, диде исемен белдерергә теләмәгән әлеге укытучы. Чөнки, аның сүзләренчә, дөресен әйткән укытучыларга мәктәп җитәкчеләре “көн күрсәтми башлый” икән.

“Киләчәк” мәгариф хезмәткәрләре кулында


Республиканың татар җәмәгатьчелеге август киңәшмәсе алдыннан бүгеннән 2015 нче елны да кертеп кадәр мәгариф үсешен яктырткан “Киләчәк” програмыннан канәгатьсезлек белдергән иде. Казанда ачылачак 178нче “киләчәк мәктәбе” татарларга булсын дип шигарьләр күтәреп Кирмән янына да, Ирек мәйданына да чыктылар. Шулай ук иҗтимагый оешма вәкилләрен бигрәк тә балалар бакчасында милли тәрбиянең булмавы да борчыды.

Министр август киңәшмәсендә “Киләчәк” програмын да телгә алды. Киңәшмәдә катнашучыларга, ул кулларыгызда инде, дип артык сүз куертып тормады. Бары тик республика районнарында мәгариф хезмәткәрләре бу документы нык тикшерделәр дип кенә белдерде. “Бу стратегияне тормышка ашыруга килгәндә, министрлар кабинеты иң әүвәл башкарасы эшләрнең планын әзерләде. Аны президент та хуплады”, ди Гыйльмединов.
"Кояшкай"ны ачканда

Әлеге “Киләчәк” програмына кергәнме, юкмы, бу хакта белдерүче булмады, август киңәшмәсе алдыннан гына Казанда үзгә бер балалар бакчасы ачылды. Түрә-кара аны “XXI гасыр бакчасы” дип атады. Бассейны, компьютер бүлмәләре, ике физкультура заллы бу бакчада тәрбия һәм белем бирү татар телендә булачак, дип белдерделәр. Шулай ук инглиз телен дә өйрәтәчәкләр. Монда балалар заманча сәламәтлек саклау технологияләре белән тәрбияләнәчәк икән.

Татар җәмәгатьчелеге арасында, менә татар бакчалары ачыла, нишләп яңа стратегиядә мәктәпкәчә тәрбиядә татар теленә, тәрбиясенә урын булмасын, дип авыз яптыру һәм күз буяу өчен генә эшләнгән бер "показуха" бу диючеләр дә бар. Димәк, балалар бакчасы татарга, ә теге яңа 178нче мәктәп татарныкы булмый инде, дип кәефсезләнүчеләр дә юк түгел.

“Кояшкай” дип аталган бу балалар бакчасына 260 бала йөри. Ел башында Казанның бу микрорайонында 550 бала нинди дә булса бакчага урнашырга дип чиратка баскан булган.

“Время и деньги” газеты бу вакыйгадан соң XXI гасыр бакчасы ачылгач, без кайсы гасырда яшибез икән, дигән сорау да куйды. Алай булгач башка балалар бакчалары кайсы гасырга карый һәм кайсы гасыр тәрбиясе бирә? Чыннан да, урамда XXI гасыр бит.

Сингапурча

Август киңәшмәсендә Русияне күпкә узып киткән Сингапур вәкилләре дә катнашты. 19 август көнне алар мәгариф министрлыгында 4 меморандум да имзаларга өлгерде. Гыйльметдинов сүзләренчә, бу килешүне тормышка ашырып синггапур дәреслекләрен урыс теленә тәрҗемә итеп, Татарстанда яшәүче кайбер балаларны шуның нигезендә укытып карамакчы булалар.

Дәреслекләр башта Казанның 19нчы гимназиясендә сыналачак. Казан укытучылары әлеге дәреслекләр белән таныш һәм бик югары бәя бирделәр, ди Гыйльметдинов. Кушма Штатларның күп кенә мәктәпләре сингапур дәреслекләреннән белем ала икән инде.

Шулай ук министрны сингапурда укытучылар әзерләү, мәктәпләрне мәгълүматлаштыру (информатизация) тәҗрибәсе дә кызыксындыра. Ипләп кенә алары да кереп китәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG