Accessibility links

Кайнар хәбәр

10нчы "Сәйдәш аланы" купшы итеп оештырыла


Сәйдәш аланы, 2003 ел.
Сәйдәш аланы, 2003 ел.

Татарча классик музыканы яратучылар, татар зыялылары белән аралашырга теләүчеләр ел саен август көннәрендә Салих Сәйдәшев исеме белән бәйле Кызыл байрак авылына бара. Быел бу милли чара 10нчы тапкыр үткәрелә.

21 август иртәсендә Казан елга портыннан артистлар һәм татар зыялылары ике корабка утырып Идел буенда урнашкан Кызыл байрак авылына юлга чыга. "Сәйдәшстанга" бу инде 10нчы шундый милли-мәдәни сәфәр булачак. Әлеге кечкенә юбилей, бөек композитор Салих Сәйдәшевның 110 еллыгына да багышлана.

Быел бу дата уңаеннан Татарстанда күп чаралар планлаштырылган. "Сәйдәшстанга сәяхәт" аларның беренчесе булачак, дип хәбәр итте оештыручыларның берсе, Г.Камал театры вәкиле Рәмис Сәхибуллин.

Салих Сәйдәшев һәм башка композиторлар, җырчылар, язучылар җыелып, иҗат иткән Кызыл байрак авылына бару, анда милли чараларда катнашу Казанның бүгенге көн зыялылары арасында гадәткә кереп бара. Иделнең биек ярында сәхнә куела, милли сәнгатьчеләр анда Салих Сәйдәшевны искә алып милли музыка бәйрәмен оештыра. Тамашаны карарга Казаннан һәм күрше авыллардан да халык җыела. Быел да шулай булачак, әмма бу юлы бәйрәм гадәттәгедән зуррак итеп оештырыла.

Сәйдәш аланына барлыгы 8 оркестр чакырылган һәм бу юлы концерт та ике сәхнәдә барачак. Бу үзенә күрә оркестрлар парады да булачак, ди оештыручылар.

Бәйрәмгә Татарстанның симфоник оркестры, халык уен кораллары һәм тынлы оркестр, “Казан нур”ы, “La primavera” коллективлары һәм күрше Башкортстаннан, Мари республикасыннан да музыкантлар килергә җыена. Алар Салих Сәйдәшев әсәрләрен уйнаячак.

Шулай ук, җырчылар композиторның иң танылган әсәрләрен оркестрга кушылып башкарачак, диде бу сәяхәтне оештыруда катнашкан Г.Камал театры вәкиле Рәмис Сәхибуллин.

Бәйрәмдә заманча, популяр музыка да яңгырарга тиеш. Сәйдәшев традицияләренең бүгенге көндә ни рәвешле дәвам ителүен эстрада блогында ишетеп булачак. Ике сәхнәнең берсендә популяр артистлар Хәмдүнә Тимергалиева, Салават Фәтхетдинов, Дилә Нигъмәтуллина, Илшат Вәлиев чыгыш ясарга тиеш.

Көннең салкынча булуына карамастан, тамашачылар гадәттәгечә күп булыр ахрысы. 250 сумнан театр кассаларына чыгарылган билетлар сатылып беткән, 200 чакыру да таратылган.

Сәлих Җәмәлетдин улы Сәйдәшев 1900 елда туган. Ул татар профессионал музыка сәнгатенә нигез салучы булып санала. Сәйдәшев опера, балет, музыкаль комедия, симфоник һәм хор музыкасы, һәм эстрада җырлары кебек төп музыка жанрларның үсешенә этәргеч ясый.

Cәлих Сәйдәшев иҗатында төп урынны драма спектакльләренә язылган музыка алып тора. Халык күңелендә аның К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” һәм “Кандыр буе”, Таҗи Гыйззәтнең “Наемщик” драмаларына кергән көйләр саклана.
XS
SM
MD
LG