Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөбәрәктән соң Мисырны ни көтә?


30 елга якын дәвам иткән Хөсни Мөбәрәк чоры әкренләп ахырына якыная кебек. 2011 елдагы президент сайлавы якынлашып барганда, Мөбәрәкнең сәламәтлеге көннән-көн начарлана.

82 яшькә җиткән Мисыр башлыгы соңгы елларда вакытның күпчелек өлешен Каһирәдән читтә, Шарм әш-Шәйхтагы йортында уздыра. Германиягә операция өчен барыр алдыннан ул 6 атна буена өеннән чыкмады диярлек.

2003 елда халык шурасы җыены алдында чыгыш ясаганда кинәт аңын югалтып егылган Мөбәрәк шул вакыттан бирле табиб күзәтүе белән тора. Мөбәрәкне хәзер зур кунаклар килгәндә генә камера алдында күреп була.

"Соңгы сулышыма кадәр илгә хезмәт итәчәкмен"

Шулай да Мисыр президенты Мөбәрәк вазыйфасыннан китәргә җыенмый әле. Моннан берничә ел элек ясаган чыгышында соңгы сулышына кадәр илгә хезмәт итәчәген белдергән иде, операциядән соң ул сәламәтлегенең яхшыруын әйтә.

Илдә киләсе елның сентябрь аенда президент сайлавы булачак. Кабат президент булып сайлану өчен сәламәтлеге җитәрме, бу билгесез. Mөбәрәк үзе чигенгән очракта, намзәтләрнең кем була алачагы турындадагы сорауга "Алла гына белә" дип кистереп җавап кайтара.

Хакимият рәсмиләре дә 2011 елдагы президент сайлавындагы намзәтләр турында карар чыгара алмый. Алар Мөбәрәккә көндәш була алырлык президент намзәте булмавын әйтә.

Мөбәрәкнең улы Җәмал президент булырмы?

Бу очракта фирка җыеннарында еш кына әтисе янында булган президентның улы 47 яшьлек Җәмалга күзләр төбәлә. 2007 елда конституциягә президентлык сайлавына керәчәк намзәтләр санын аз калдыру турында төзәтмә кертелгән иде. Мөбәрәк үзе президентлык вазыйфасын мирас итеп улына калдырмаячагын әйтеп килде. Шулай да соңгы елларда кертелгән үзгәрешләрдән соң президент улы өчен юл ачык кебек күренә.

Халык Җәмал Мөбәрәкнең президент булу ихтималына бик ышанмаса да, аңа өмет баглаучылар бар. Ул илдә хәйрия эшләрен алып барды. Моннан кала илнең либерал икътисадка күчүендә аның тәэсире дә бар диелә. Тарафдарлары аның көнбатышта укыганына, илләр күргәненә игътибар юнәлдерә.

Ләкин илдә хәрби көчнең тәэсирен дә онытмаска кирәк. Җәмалның Мисыр президентларынa хас булмаган халыкчан тормышы хәрби режимга туры килми.

Башка намзәтләр

Намзәт буларак Мисыр күзләү идарәсе башлыгы Гөмәр Сөләйманның сайлануы да ихтимал. 75 яшьлек генерал халык арасында шактый танылган. Мөбәрәккә тугры калачагына шик булмаса да, Мөбәрәкнең демократ фиркасе белән бәйләнеше булмавы аның өчен зур кимчелек булып санала.

Бу ике намзәттән кала илдәге мөселман хәрәкәте ("Ихван әл-мөслимин") яклавын тапкан Нобель бүлеге иясе Мөхәммәт әл-Барадәйне телгә алып була. Ул да сайлауда шактый тарафдар җыя ала. Mөселман хәрәкәте Барадәйнең сәяси реформа адымын яклавын белдергән иде.

Илдә президент намзәтләрен актара барсаң, һәрберсенең бер кимчелеге бар. Илдәге режимның киләчәге сорау астында кала. Халык режим кешеләренең әкренләп картая баруын әйтә һәм яңалык көтә.

Халык кая китә?

Илнең хәзерге хәлен бер мәзәк ачып бирә кебек. Имеш Алла бер көнне газетка күз сала да, Мөбәрәкнең инде 3 дистә ел буена хакимияттә булуын исенә төшерә. Ул Җәбраилгә әмер биреп, президентка инде халыкны ташлар вакытының җитүен әйтергә боера. "Чынлап та?", дип җавап кайтара Мөбәрәк, кыяфәтен бозмыйча. Һәм Җәбраилдән сорый: "Ә халык кая китә соң"?

Бәлки президент бу очракта хаклыдыр. Халык каядыр хәрәкәт итә, инде кире кайту мөмкин булмаган юлдан бара. Монда аның өлеше дә зур. Ләкин үзе әйтмешли, халыкның кая баруын Алла гына белә.
XS
SM
MD
LG