Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анджелина Джоли Босния сугышын аңлаткан романтик кино төшерәчәк


Һолливуд йолдызы Анджелина Джоли Балканда булган сугыш турында романтик эчтәлектә фильм төшерергә ниятле. Ул бу нияте турында Босния башкаласы Сараевога булган көтелмәгән сәфәре вакытында белдерде.

Анджелина Джоли Сараевога БМОның Качаклар идарәсе югары шурасының игътибарлы вәкиле исеменнән килде.

БМОның Качаклар идарәсе белдерүенчә һолливуд артисткасы киноны көз аенда төшерә башлаячак. Фильм 1992-1995 елдагы балкан сугышы башланыр алдыннан бер-берсенә гашыйк булган ике парның тормышын һәм сугышның алар тормышындагы эзләрен чагылдырачак.

Мәгълүматка караганда кино бары тик мәхәббәт турында булачак ягъни кинода сәяси вазгыять телгә алынмaячак. Фильмга элекке Югославиядәге барлык этник төркемнәрдән уенчыларны җәлеп итү карала.

Сараево сәфәре вакытында Джоли Босния җитәкчеләреннән сугыш заманы өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган меңләгән качакны илгә кайтару эшчәнлеген тизәйтергә чакырды. Кино йолдызы Босниянең мөселман һәм хорват җитәкчелеге рәсмиләре белән дә очрашты.
XS
SM
MD
LG