Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урам чатыннан виртуаль chat-ка


Зарина Шиһапова
Зарина Шиһапова

Элек яшьләр урам чатларында очрашкан булса, хәзер күбрәк интернет chat-ларда. Чат - он-лайн режимда аралашырга мөмкинлек бирә торган ресурс.

Интернетта чат дигән аралашу чарасы бар. Кергән кеше он-лайн режимда бер-берсе белән әңгәмә кора. Бу сүз хәтта татарның “чат” дигән сүзенә охшаш. Һәр авылда яшьләр җыела торган берәр урам чаты була. Интернетта да шулай ук. Чат – аралашу, танышуга сусаган яшьләрне җыя. Тик виртуаль рәвештә. “Пәрәвез” сәхифәсенең бүгенге кунагы – “Булмас.ру” чатының администраторы, социаль челтәрләрдә меңнән артык кешене берләштергән берничә төркем модераторы Зарина Шиһапова.

Зарина, социаль челтәрләрдә төркемнәр булдыру һәм аларның эшен алып бару сиңа нәрсә бирә?

Бу хобби гына. Кызык бит. Әле бик күп дуслар да табасың.

Кайбер төркемнәрне әтиең Илфак Шиһапов белән бергәләп алып барасыз. Син аны интернетка алып килдеңме, әллә ул синеме?

“Контакт”та иң элек әтием теркәлде. Аннары мине дә бу эшкә котыртты. Үзе булдырган төркемнәргә мине администратор итеп билгеләде ул.

Нинди төркемнәр, мәсәлән?

Иң зур төркемебез “Мин татар дип язылам” дип атала. Ул халык санын алуга махсус эшләнде. Анда хәзер меңъярымнан артык кеше исәпләнә. Шулай ук “Өмә”, “Тамга”, “Илсөя Бәдретдинова” дигән төркемнәр бар.

Администратор вәкаләтләренә ни керә?

Иң элек спам белән көрәшү. Кешеләрне үз төркемеңә керергә этәрү, кызыклы фикерләшүләр оештыру да бик мөһим. Хәбәрләр гел яңартылып барырга тиеш. Администратор ул котыртучы кеше. Ул һәрвакыт кешеләрне ниндидер гамәлгә этәрергә тиеш.

Ә “Контакт”тагы төркемдә реклама урнаштырып, яки башка рәвешле акча эшләп буламы? Меңъярым кеше – шактый зур аудитория бит.

Юк, алай акча эшләп караганыбыз юк. Реклам кешене бездән биздерер иде.

Күп вакытыңны интернетта уздырасың. Үз сайтыңны булдырырга вакыт җитмәгән микән?

Юк, аны алып бару өчен бик күп вакыт кирәк. Болай да эштән кайтып, төнге икеләргә кадәр интернетта утырам.

Син “Булмас.ру” сайты чатында да администратор булып торасың. Бу татарларда иң популяр чат, шулай бит?

Татарларда гына түгел, рунет масштабында карасаң да без алдынгылар рәтендә. Көн дәвамында безгә 500дән артык кеше керә. Он-лайн режимда, ягъни бер мизгелдә сайтта утыручылар саны 60ка кадәр җитәргә мөмкин. Кыш көне күбрәк, җәй көне әзрәк.

Чатта утыручылар күбесенчә яшьләр һәм балалар. Әллә ялгышаммы?

Юк, олы абый-апалар да кергәли.

Минем күзаллавымча, чатта утыручы кеше ул гади тормышта аралаша алмау, таныша алмау проблемасы булган кеше. Ничек уйлыйсың?

Юк инде. Мин үзем дә бу сайтны ялгыш кына эзләп таптым. Аралашу, танышу проблем булганнан түгел. Хәзер менә ике ел шунда утырам. “Булмас.ру”да бик күп чибәр егет-кызлар бар. Аларның реаль тормышта аралашу проблемасы юк.

Белүемчә, алар виртуаль дөньяда гына түгел, реаль тормышта да очрашып тора?

Бер-ике зур очрашуыбыз булды. Август ахырында тагын оештырырга исәп бар. Узган ел Балтачның Кара күлендә җыелган идек. Шашлыклар пешереп, матур гына утырдык. Ул очрашуга хәтта Казан, Түбән Кама, Әлмәттән чатчылар килгәннәр иде.


Виртуаль аралашу реаль аралашуны, әлбәттә, алыштыра алмаячак. Әмма бүгенге ыгы-зыгылы көндә интернет-чат яшьләрне кавыштыру, хәтта булачак гаиләләр кору урыны да булып тора. “Булмас.ру” сайты чатында бар аралашу диярлек татар телендә бара. Илнең төрле почмакларыннан татар егет-кызлары керә монда чөнки. Аларга татар гаиләләре төзү өчен менә дигән мәйданчык булып чыга бу. Әлеге күзлектән караганда, “Булмас.ру” сайты һәм Зарина Шиһапова кебек егет-кызлар шактый саваплы эш башкара.
XS
SM
MD
LG