Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда булган террор һөҗүмендә 21 кеше һәлак булды


Бүген Пакстанның ике аерым җирендә булган шартлауда 21 кеше һәлак булды. Көньяк Вәзeрстанда бер интихарчы балалар дини дәресләр укыган мәчеткә һөҗүм оештыра. Шартлауда 16 кеше үлә, 30 кеше яралана. Үлгәннәр арасында элекке парламент әгъзасы да булган.

Бүген иртә белән Кабилә рәисләре җыены узган мәктәпкә юнәлдерелгән башка бер һөҗүмдә исә 5 кеше үлде, 10 кеше яраланды. Һөҗүм сөнниләр белән шигыйлар арасында каршылыклар булган бер авылда була.
XS
SM
MD
LG