Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айгөл театр йолдызы иде


Бүген татар сәнгать әһелләре, театр артистлары яшь сәхнә йолдызы Айгөл Әхмәтованы соңгы юлга озатты. Аның уңышлы башланып киткән иҗат гомерен яман шеш авыруы өзде. Яшь булуына карамастан, ул бик күп рольләр башкарырга, кинода да төшеп өлгергән иде.

Бүген Айгөл Әхмәтова эшләгән К.Тинчурин исемендәге театрда рәсми хушлашу мөрәсиме үтте. Анда аның элекке хезмәткәрләре, дуслары, курсташлары, башка театр артистлары катнашты.

Яшь булуына карамастан, Айгөл Әхмәтова бик күп рольләр уйнаган, кинода да төшеп өлгергән. Ул бик сәләтле булган. Театр мәктәбен тәмамлаган төркемнән К. Тинчурин исемендәге татар драма театрына яшь актрисалардан аны гына эшкә алганнар.

Айгөл Әхмәтова белән хушлашу вакытында театр хезмәткәрләре, танылган артистлар яшь кенә актриса турында бик күп җылы сүзләр әйтте. Аны ихлас, бала күңелле кеше итеп искә алды.


Театр хезмәткәрләре аның арадан китүенә ышанып бетми. Әле күптән түгел генә, ул сабан туйлар алып барган. Баш режиссер Рәшид Зәһидуллин махсус аның өчен спектакль куймакчы булган. Айгөл яңа гына Казан дәүләт университетында филология факультетында диплом алып чыкты.

Айгөл Әхмәтова авырганын яшереп йөрде, үзе дә ахыргача яман шеш икәненә ышанмады, дип сөйли аның дуслары. “Ул операцияләр дә ясатты, дәваланды, әмма бернәрсә дә ярдәм итмәде. Айгөл соңгы химия терапиядән соң, ике атна эчендә сүнде”, дип сөйли аның якын дусты Гөлназ.

28 яшен дә тутырмаган Айгөлгә күп рольләрдә уйнау бәхете тәтегән. Ул яңа гына чыккан “Бибинур”, “Нәгыймә” нәфис фильмнарында төшкән. Мөслимә роленә әзерләнгәндә, ул динне өйрәнгән, үзе дә намазга баскан.

Айгөл Әхмәтова Кәрим Тинчурин исемендәге театрда ике дистәгә якын спектакльдә күбесенчә төп рольләрдә уйнаган.

Ул “Гайфи бабай, өйлән давай!” спектаклендә - Маһинур, “Хуҗа Насретдин”да - Сәлви, “Ай булмаса – йолдыз бар!” әсәрендә - Хәмидә, “Мәхәббәт турында риваять” спектаклендә - Ширин, “Сандугачлар килгән безгә” - Роза, “Өти балак Гөлүзә” - Гөлүзә, “Бер тамчы ярату” әсәрендә - Рита һәм башка рольләр башкарган.

Айгөл Әхмәтова Яшел Үзән районы Шырдан авылында җирләнде.
XS
SM
MD
LG