Accessibility links

Ерак Көнчыгышта да Алабуга бар


Хабаровски төбәгендә Алабуга дигән авыл бар. Күптән түгел аның 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллин да катнашты.

Хабаровскидан Амурдагы Комсомольскига таба юл алсаң, таныш авыл исемнәре күзгә ташлана. Юл буендагы такталарга язылган «Челны», «Елабуга», «Сарапульское» сүзләре Татарстанны хәтерләтә. Бу исемнәр Хабаровски төбәгенә каян килеп чыккан соң?

Монда яшәүчеләр кайчандыр Ерак Шәрыкка Идел, Чулман, Нократ буйларыннан күчеп килгәннәр. Яңа җирдәге торак урыннарын алар үзләренең туган якларындагы шәһәр-авылларына охшатырга тырышканнар. Димәк, яңа тормыш башлаганда ук сагыну хисләре аларның җаннарын сызлаткан.

Кемнәр соң алар, кайчан килгәннәр? Идел-Уралдан бик еракка, Япония, Кытай чигенә күчәргә аларны нәрсә мәҗбүр иткән? Якташлар хәзер ничек яшиләр, туган якларын хәтерлиләрме?

Алабугага нигез салучылар

Билгеле булганча, Столыпин заманында революцион рухлы крестьяннар үзәктән илнең читенә – Себер һәм Ерак Көнчыгышка күчерелә. Хабаровски өязенә исә 1909 елда «ышанычсыз» дип табылган гаиләләрнең беренчеләре килеп урнаша. Нәкъ шул елны Вятка губернасы Алабуга өязеннән (хәзерге Татарстан республикасы) күчеп килүче 10 гаилә Амур елгасы ярында туктала.

Ерак Кама ярында урнашкан Алабуга шәһәреннән күчеп килүчеләргә (Граховлар, Малковлар, Бахматовлар, Медведевлар, Щекиннар, Андреевлар, Терентьевлар һәм башка берничә гаиләгә) кеше аягы басмаган кыргый якта тормыш башлап җибәрү җиңел булмагандыр.

Күчеп килгән крестьяннар Амур буеның төп халкы белән дус яшәгән. Ул вакытларда урман җәнлеккә, Амур елгасы балыкка искиткеч бай булган. Өлкәннәрнең: “Көймәгә балык үзе сикереп керә иде”, дип сөйләвен хәзер инде кызыгып искә ала Алабуга халкы.

Күчеп килүчеләр нанай халкыннан күп нәрсәгә өйрәнгән – колач җитмәс агачларны чокып каяк ясарга да, ятьмә үрергә дә, сөләймән балыгын тотарга, аның уылдыгын тозларга да. Хабаровски якларына Кама ярларыннан күченеп килгән ишле балалы гаиләләр иркен, мул тормышта яшәгән. Тырыш, уңган, укымышлы булганнар алар.

Архивта сакланган рәсми документлар бу турыда менә нәрсә сөйли: Хабаровски өязе Троицкое волостендә 1909-1910 елларны Алабуга авылына нигез салына. Авылның беренче старостасы итеп Грахов Егор Николаевич билгеләнә. Язу-сызу эшләрен Бахматов Василий Герасимович алып бара. Аларны 1909 елны авыл җыенында Хабаровски генерал–губернаторы Николай Гондатти үзе тәкъдим итә.

Алабуга авылы башлыгы Елена Залата сөйләвенчә, авыл исеменең тагын бер аңлатмасы, тагын бер тарихы бар икән. Якында гына борынгы нанай авылы Сикачи-Алян урнашкан. Нанай телендә “Ела буга” – өч калкулык дигән сүзләрне аңлата икән. Авыл исеме шуннан алынган дигән риваятьләр дә саклана монда.

Алабугадагы татарлар

Мондагы якташларыбыз нигездә рус милләтеннән булса да, алар Себергә күчкән яки сөргенгә җибәрелгән татар-башкортларга да охшап торалар. Амурдагы Алабугада яшәүче рус исемле кешеләр арасында татарлар да бар.

Алабуга авыл мәктәбе укытучылары милләттәшләребез Гузәл һәм Рәсимә исемле укытучылар белән таныштым. Фамилияләре рус булса да, аларның исемнәре татарныкы, үзләре дә татар булып чыкты. Гузәл ханымның кыз фамилиясе Каюмова булган, ул рус теле һәм әдәбияты укыта, ә Рәсимә ханым яшь чакта Әхмәтҗанова булып йөргән, Алабуга авыл мәктәбендә география дәресләрен алып бара.

Үзләре Ерак Көнчыгышта туып үссәләр дә, икесенең дә әти-әниләре Башкортстаннан күчеп килгән. Хәзерге вакытта милләт, алар өчен нәсел һәм еллар истәлеге. Милли үзаңнары да, исем-фамилияләре кебек үк, ике өлештән тора. Шулай да Идел буйлары, Урал таулары, андагы халкыбыз тормышы, гореф-гадәтләре аларны да кызыксындыра.

“Терентьевлар, Кошкиннар, Сергеевлар – алар барысы да керәшеннәр”, дип санап китте Гүзәл ханым. “Без инде монда нанае да, керәшен-татары да бары тик рус телендә генә аралашабыз, туган телне белүчеләр юк”, дип уфтана ул.
Алабугалар бәйрәм итә

Алабугада яшәүче хәзерге буын кешеләре үз араларында чыгышы белән керәшен татарлары булуын белми дә ахры. Бу хакта бик азлар хәтерли. Миңа бу турыда шул ук Рәсимә ханым сөйләде. Элекке керәшеннәрнең үзләрен очратып, татарлыкны хәтерләтү мөмкин түгел.

Алабугада тарихны өйрәнәләр

Алабуга авылының үзәк урамында кирпечтән салынган 2 катлы бина күренә. Анда мәктәп һәм авыл шурасы урнашкан. Бу йорт искермәгән: ныклы итеп салынган. Аның нигезен, диварларын кытайлар төзегән.

Мәктәпнең икенче катында – музей. Бу авылда шушы кечкенә музей белән горурланалар. Үзенә күрә мәгърифәт, хәтта тарихи фән үзәге икән ул. Монда төбәк тарихы турында бай мәгълүмат тупланган. Стендларда беренче күчеп килүчеләрнең рәсемнәрен дә күрергә була. Авылның бай тарихы да чагылыш тапкан монда.

1917 елгы инкыйлабны алабугалар киләчәккә өмет баглап, шатланып каршылыйлар, гражданнар сугышында кызыллар ягын алалар.

20 елларда коммунистлар фиркасе бүлеге һәм яшьләр оешмасы булдырыла. 1930 елда «Красный маяк» колхозы оештырылган, кирпеч заводы, медпункт ачылган, җимеш бакчасы утыртылган.

1935 елда Сарапульское авылыннан балык заводы күчерелгән. Озак еллар завод мәктәпкә ярдәм иткән, укучылар исә буш вакытында балык эшкәртүдә эшләгәннәр.

1936 елда алабугалар беренче тапкыр радио тыңлаганнар. 1960 елда Алабуга, Сарапульское, Чаллы, Красносельское авыллары бер күмәк хуҗалыкка берләшә. Урманнар арасында агачтан әрчелгән аланнар, басулар әлләни иркен булмаган, шулай да икмәк үстерергә яраган. Хуҗалыкның зур гына умарталыгы бар, авыл кешеләре Амур елгасында балык тоту һәм аны эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Алабугадагы урман хуҗалыгының киңлеге 16 чакрымга, буе 34 чакрымга сузылган.

Икенче дөнья сугышында Алабугадан 613 кеше катнаша, аларның 140ы һәлак була, 114 сугышчының язмышы билгесез. Алабуга авылындагы бик күп гаиләләр, ата-бабаларының, оныкларының исемнәре, тормыш юллары шушы музейда күрсәтелә. Аерым почмакта иске үтүк, чүлмәк һәм борынгы әйберләр кадерләп саклана.

Алабуга авылы бәйрәмендә Икенче дөнья сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Һәйкәлгә "Алабуга 2010" исеме бирелде. Бу җирләргә беренче булып күчеп урнашучылар истәлегенә тантаналар, авыл кешеләрен бүләкләү һәм төрле урамнарда яшәүчеләрнең йөрешләре дә узган.

Татарстан Алабугасы белән багланыш бармы?


Алабуга авылы белән хәзерге Татарстан Алабугасын милләт түгел, ә якташлык кына бәйли. Анысы да аз түгел икән. Кемнең каян чыкканлыгын, ата-бабасы кем булганны хәтердә саклау гади нәрсә түгел. Хәтта татарлар, керәшеннәр өчен дә.

Шулай да Хабаровски Алабугасы белән Татарстан Алабугасы арасында элемтәләр дә юк түгел икән. Татарстан Алабугасына барганы булмаса да, авыл хакимияте башлыгы Елена Залата тарихи ватанын үз итә, Татарстандагы вакыйгалардан читтә түгел. Күп еллар инде Елена ханым Алабуга шәһәрендә яшәүче Михаил Карпов белән хат языша икән. “Әле булса хәбәрләшеп торабыз, бәйрәм саен аңа котлаулар җибәрәм һәм алам”, ди ул.
XS
SM
MD
LG