Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар имамнары мәҗлесе көтелә


Казанда “Милләт тормышы һәм дин” дигән зур җыен үткәрү күздә тотыла. Анда милләт һәм дин өлкәсеннән тыш, президент исеме, республикаларның киләчәк хәле турында да сөйләшү көтелә. Форумга Русия төбәкләреннән татар дин әһелләре киләчәк.

Рамазан ае бетеп сентябрь урталарында Казанда шактый гына мөселман чараларын уздыру күздә тотыла. Казан мөселман киносы фестивале, Ислам модасы дизайнерлары җыеныннан тыш, 15-18 сентябрь көнне Казанда Русия төбәкләрендә яшәгән татар имамнары катнашында форум узачак.

Аны исә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Татарстан министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе оештыра.

Билгеле булганча, конгресс каршында дин эшләре комиссиясе бар һәм аны Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин җитәкли.

Әйтергә кирәк, мондый чара инде биш ел элек бер узган иде. Хәзер исә аны кабат үткәрү ихтыяҗы туган. Чөнки татар милләте һәм дини өлкәдән тыш, монда соңгы вакытта куертыла барган кайбер сәяси мәсьәләләрне дә карау күздә тотыла.

Дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта президент атамасы белән килеп чыккан вәзгыять тә кискенләшә бара. Республикаларның алга таба яшәү юнәлешләре дә мөһим мәсьәлә булып кала. Шулай ук мәгариф өлкәсендәге яңа үзгәрешләр дә татарларны битараф калдыра алмый.

“Боларның барысын да истә тотканда дини факторны да онытырга тиеш түгелбез. Шуңа телебезне, милләтебезне, халкыбызны саклап калу турында уйланырга тиешбез”, ди ул.

Ренат Вәлиуллин
Русия төбәкләрендә исламга караш борчый

Вәлиуллин сүзләренчә, шулай ук аларны җәмгыятьтә исламга карашның да начарая баруы борчый. Бу Татарстан, Башкортстанда алай ук сизелмәсә дә, Русия төбәкләрендә әледән-әле мәчетләрдә тентүләр, мөселманнарны кыерсытулар булгалап тора.

Хәтта инде хәзер кайбер төбәкләрдә төрле сылтау табып мәчет салуга рөхсәт бирмәскә тырышалар. Бу хакта “Эхо Москвы” радиосына Мәскәүнең Поклонная тавындагы мәчет имамы Шамил Әләүтдинов та әйткән иде.

“Русиядә мәчет төзү инде бик зур проблема”, диде ул.

Мәчетләрдә татар имамнары сирәгәя

Бүген Русиядәге мәчетләр татарлар кулыннан әкрен генә Үзәк Азия вәкилләренә күчә бара. Чөнки мәчеткә татарларга караганда үзбәк, таҗик кебек халыклар күбрәк йөри. Ләкин Ринат Вәлиуллин сүзләренчә, тарихи яктан караганда төбәктәге күп кенә мәчетләр татарлар тарафыннан салынган һәм әлегә күпчелегендә татар имамнары җитәкчелек итә.

“Милләт тормышы һәм дин” дигән форумга да Русиянең 45 төбәгеннән татар имамнары килүе көтелә. Аларның саны 700гә җитәр дип фаразлана.

Бүген еш кына исламга килгән яшьләр “диндә милләт юк” дип әйтергә яратса да, Вәлиуллин моның белән килешеп булмавын әйтә.

“Әлбәттә ислам диненең үз кануннары бар һәм татарлар аңа каршы килми. Татарлар традицияләре дә Коръәнгә каршы килми. Шуңа диндә милләт юк дигән сүзгә ике яклы карарга кирәк”, ди ул.

Чарага килгән татар имамнары форум утырышларыннан тыш, Казан мөселман киносы фестивалендә дә катнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG