Accessibility links

Кайнар хәбәр

Картер Төньяк Кореядагы АКШ ватандашын иреккә чыгаруга иреште


АКШның элекке президенты Джимми Картер Төньяк Кореяда кулга алынган АКШ ватандашы Аиҗалон Һомесинны азат итүгә иреште. Картер Төньяк Корея рәсмиләре белән сөйләшер өчен 26 августта Төньяк Кореяга барган иде.

АКШ ватандашы Аиҗалона Һомес Төньяк Корея чиген канунсыз үтеп керүдә гаепләнеп кулга алынган, 8 ел төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Төньяк Корея матбугаты хәбәр итүенчә, авыр төрмә шартларына түзмәгән Һомесның төшенкелеккә бирелеп, үзенә кул салырга ниятләгән.
XS
SM
MD
LG