Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Барселона” остазы “Рубин”ны “сарык тиресендәге бүре”гә тиңләде


“Рубин” чемпионнар лигасында быел да “Барселона” белән көч сынашачак. “Барселона”ның икенче остазы Тито Вилановадан аермалы буларак Корбан Бердыев моңардан канәгать булуын әйтте. Узган елны Казан футбол такымы “Барселона”ны Испаниядә 2:1 исәбе белән җиңгән иде.

Чемпионнар лигасы
D төркеме
1. Барселона
2. Панатинаикос
3. Копенһаген
4. Рубин

Монакода узган шобага салу нәтиҗәсендә Казанның “Рубин” футбол такымы лига чемпионатында “Барселона” белән уйнаячак. “Рубин”ның әлеге такым белән уйнавы инде беренче түгел. Узган елны шулай ук әлеге ике такым көч сынашты.

“Рубин” остазы Корбан Бердыев “Барселона” эләгүенә сөенүен әйтте.

“Рубинның” кабат “Барселона” белән уйнавына бик шатмын. Казанга ике ел рәттән дөньякүләм танылган футбол такымы килеп безнең җанатарларга бәйрәм бүләк итәчәк”, диде ул спорт каналына.

Ләкин әлеге хәл Испания футбол такымын бик сөендермәгән күрәсең. Чөнки такымның икенче тренеры Тито Виланова кабат “Рубин” эләгүенә шат түгеллеген күрсәтте.

“Күпләр әйтсә дә, бу һич кенә дә җиңел такым түгел. Дөресен әйткәндә, без кабат “Рубин” эләгүен теләмәгән идек. Урыс чемпионы ул “сарык тиресендәге бүре”. “Рубин” белән уйнау кайчандыр Донецкиның “Шахтеры” белән уйнауга тиң булды. Мондый такымнар белән уйнау аеруча да авыр. Моннан тыш әле Казанга кадәр озын юл үтәсе бар”, диде ул.

14 сентябрь көне “Рубин” беренче уенын Копенһагенда уйный, 29 сентябрьдә Казанда “Барселона”ны кабул итә.

Корбан Бердыев
Узган чемпионнар лигасында “Рубин” Испаниядә танылган “Ноу Камп” стадионында Барселонаны җиңеп барысын да шаккаттырды. Чөнки , "Барса" Европаның иң абруйлы такымнарының берсе.

Transfermarkt.de мәгълүматына караганда, "Барса" уенчыларының "бәясе" 459 млн. евро, "Рубин"ныкы - 86 млн. евро чамасы.

Ул вакытта “Рубин” очраклы гына җиңде дисәләр дә, Казандагы уен вакытында да Бердыев такымы җиңелмәде. “Рубин”- “Барселона” уены 0:0 хисабы белән тәмамланды. “Барселона” такымы баш остазы Хосеп Гуардиола исә, уеннан соң узган матбугат очрашуында: “Рубин” Европа илләренең футбол такымнары белән көч сынаша алырдай такым булып өлгергән” диде.

Ләкин бу җиңүләр "Рубин"га ярдәм итмәде. Ахыр чиктә ул башка уеннарда җиңелеп төшеп калды.

Шулай итеп, быел Казан җанатарларын кабат кызык уеннар көтә. Әлегә исә “Рубин” тренеры Бердыев өч уеннан читләштерелгән. Грозныйның “Терек” такымы белән уйнау вакытында чыккан этеш-төртеш сәбәпле, Русия футбол берлеге комитеты Бердыев һәм “Терек” остазы Хәйдәр Алхановны өч уеннан читләштерде һәм шулай ук икесенә дә 100 мең сум штраф салды.

“Время и деньги” язуынча, ул чакта Бердыев техник мәйданнан гына чыккан булса, Алханов уенчылар арасында этеш-төртеш куерган урынның эченә үк кереп киткән.

Шуңа да карамастан ул чакта Алханов Бердыевны чын мөселман булмауда гаепләде.


("Терек"-"Рубин" уенындагы этеш-төртеш. Әлеге видеода 6 минут 15 секундтан соң башлана.)
XS
SM
MD
LG