Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амурдагы Комсомольскида Китап бәйрәме


Бәйрәмдә бүләк ителгән татар китаплары
Бәйрәмдә бүләк ителгән татар китаплары

Белем көне уңаеннан Амурдагы Комсомольски шәһәренең Николай Островский исемен йөрткән үзәк китапханәсендә китап бәйрәме узды. Биредә беренче кат үткән бу бәйрәм Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы ярдәмендә оештырылды.

Бәйрәмдә "Город солнца"дип аталган яшьләр театры, "Алмаз" мәдәният йорты иҗади коллективлары, "Росинка серебристая" исемле вокаль төркем солисткасы, "Форс-мажор" төркеме, Комсомольски шәһәренең музыка һәм сынлы сәнгать мәктәпләре укучылары, шагыйрь һәм язучылар катнашты.

“Безнең игътибар күбрәк үзләре китап укый алган мәктәп балаларына, үсмерләргә юнәлтелә. Төп максат – укучыларда кызыксынучанлык һәм китап укырга омтылыш уяту, аларны шәһәрдәге китапханәләр, андагы кызыклы китаплар, Комсомольски шәһәрендә яшәүче якташ язучылар иҗаты белән таныштыру”, дип белдерде китапханә мөдире Рәфидә Шарангович-Хәйретдинова.
Рөстәм Сөләйманов һәм Рәфидә Шарангович-Хәйретдинова

Бәйрәм кызыклы оештырылган иде. Кунаклар төрле бәйгеләрдә катнашты, шәһәр китапханәләре, китапханәче һөнәре белән таныштырган видеоязмалар карады. Балаларга җирле язучы Антонина Кухтинаның "Медвежка и Дина" исемле спектакльдән өзек күрсәтелде.

Китап күргәзмәләре оештырылды, монда сынлы сәнгать мәктәбе укучылары ясаган рәсемнәр һәм эшләнмәләр дә күрсәтелде. Теләгәннәр якташ язучыларның автографлы китапларын сатып алды. Әдәби әсәрләргә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Балаларда китап укуга кызыксыну уяту өчен киңәшләр ата-аналарга да ошады.

Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы вәкиле Рөстәм Сөләймәнов китапханәгә татар халкының тарихы, билгеле шәхесләре, гореф-гадәтләре турында сөйләгән китаплар бүләк итте:

“Китап – кешеләрнең рухи байлыгы, ул мәңгелек. Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтәләр”, дип бәйрәмгә килүчеләрне күбрәк укырга чакырды ул.
XS
SM
MD
LG