Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Милләт каймагын” каян алырга?


Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар пленар утырыштан соң алты секциягә таралыштып, милләт өчен мөһим мәсьәләләр турында сөйләште. Делегатлар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре бүген татар яшьләре элитасы бармы, анда кемнәр керүен, аны формалаштыру юлларын ачыклады.

Татар яшьләре элитасын формалаштыру турындагы сөйләшү яшьләр арасында популяр булуы ачыкланды, делегатларның күп өлеше нәкъ менә шушы сөйләшүгә килде. Ул яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында узды. Анда форумны алып баручы оешма җитәкчесе Руслан Айсин, академик, “Сәләт” проектларын җитәкләүче Җәүдәт Сөләйманов, президент аппараты вәкиле Азат Әхтәриев һәм чит ил делегатлары чыгыш ясады.

Үзбәкстаннан килгән делегатларның берсе Лилия, бүген халык “элита” сүзенең чын төшенчәсен аңламый, дигән фикер әйтте. "Татар элитасы халыкны алга әйдәп алып барырга, үсәргә ярдәм итәргә тиеш, ә безнең татар элитасын халык үзе өстери, әмма халык элитаның нинди булырга тиешлеген аңлап бетерми әле”, диде Үзбәкстан делегаты.

Җәүдәт Сөләйманов
Академик Җәүдәт Сөләйманов: "Беренчедән, татар яшьләре элитасы акыллы, икенчедән, көчле рухлы булырга тиеш, өченчедән, әгәр без татар икән, татар телен камил белергә, милли рухлы булырга тиеш", диде.

“Татар теле калмаса да, инглиз теле белән яшәп була, татар мохите булмаса да, әхлакый кеше булып яшәп була. Әмма үзен татар элитасы дигән кешеләр тел булмаса, без татар булып тумаган булыр идек дигән фикергә 100% ышанырга тиеш. Әгәр ышанычы 100% түгел икән, ул кеше татар элитасы түгел, ул – цивилизация элитасы була”, ди Сөләйманов.

Татар элитасына кем керә?

Бу сорауга берәүләр бездә татар яшьләре элитасы гомумән юк, икенчеләре элита төркеменә 50-60 яшьтәге кешеләрне кертте, өченчеләре бары берничә дистә кеше генә үзен элита дип атарга хокуклы, диде.

Чаллы шәһәреннән килгән Дамир Шәйхетднов: "Элита – ул идарә процессының артында торучы, ягъни җитәкчеләр белән идарә итүче кешеләр", диде. Аның фикеренчә, Совет заманында хакимияттә эшләүче, белемле һәм татарны чит илләргә күрсәтүче Әбрар Кәримуллин татар элитасы булган. Ә хәзерге көндә яшьләр арасында милләтне дөнья күләмендә күрсәтеп торучы кеше юк, элитаны хәзер булдырырга кирәк, диде.

“Урысларның элитасы – элеккеге дворяннар. Ә безнең ул катлам кешеләр кая китте соң? Нишләп вак-төяк түрәләр һәм алып-сатарлар үзләрен элита дип санап йөри соң? Татарның элитасын тырыша-тырыша юк иткәннәр. Һәм элита хәзер басымнарны кичергән, авыл тормышын да, шәһәр тормышын да күргән яңа буыннан үсеп чыгарга тиеш. Ә бүгенгә безнең элита юк, чөнки бездә мөстәкыйль фикерләү дә юк.”, диде Чаллы делегаты.

Азат Әхтәриев
Президент аппараты вәкиле Азат Әхтәриев, элита сайланмый, алар – җәмгыятьнең каймагы, һәм ул үзеннән-үзе барлыкка килә, диде. Элита кешенең җәмгыятьтә биләгән урынына да бәйле түгел, дип өстәде.

Томскидан килгән делегат Искәндәр Әхмәдов, форумга җыелган бөтен кешене дә татар яшьләре элитасы дип саныйм, диде. Милли җанлы булган кеше, татар телен беләме ул, белмиме, ул – татар элитасы, дип ачыклады.

Ә Кырым татары Азан Эгиз элитаның оешуы – табигый процесс дигән фикерен әйтте.

“Элита табигый рәвештә оеша. Элита әзерли торган кафедралар да ачып та булмый, аның тәртибен дә язып элеп куеп булмый. Элита хәзер дә, безнең арада да оеша, аны күрергә һәм кабул итә белергә кирәк”, ди Азан Эгиз.

Азан Эгиз
Делегатларның берсе исә, элита – ул идеал һәм әгәр кеше үзен татар элитасы дип атый икән, ул үзен идеаль кеше дип санаячак, аның үсеш дәрәҗәсе дә туктап калачак, дигән фикер әйтте.

Татарга дөньяда ихтыяҗлы булырга тиеш

Президент аппараты вәкиле Азат Әхтәриев татар элитасы, беренче чиратта, белемле булырга тиеш, диде. Татар кешесенең дөнья техник, гуманитар элитасына керүен теләр идем, дип өстәде. Аның сүзләренә караганда, татарлар чит илдә яхшы белем алырга тиеш, моның өчен Татарстанда махсус проектлар да бар.

“Әмма мине бер ягы борчый: чит илдә укучыларның күбесе юрист белгечлеге сайлый, ә техник белгечлекләргә берсегнң дә барасы килми. Безнең татар яшьләре үзләре дөнья күләмендә зур уңышка ирешә алган урыннарга бармый. Бездә һәрвакыт сәләтлеләр күп булды, әмма хәзер техник фәннәр өлкәсендәге татар элитасы юк”, ди Әхтәриев.

Әхтәриев татар кешесе Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда ихтыяҗлы булырга тиеш, дип өстәде.

Чит төбәкләрдә татар теле укытучылары юк

Чит илләрдә татар телен камил белүче яшьләр бар, аларга телне әти-әниләре өйрәтә. Ә әти-әниләре татарча яхшы белмәгәннәргә нишләргә?

Азербайҗаннан килгән делегатлар үзләрендә татар телен укытсалар, без бик теләп өйрәнер идек, әмма барысы да матди якка кайтып кала, диде. Алар президент аппараты вәкиленә Русиядән ерак булмаган илләргә булса да, татар теле укытучысы җибәрергә тәкъдим итте.

“Әгәр чит илләрдәге татарларга татар телен укытсалар, без аны өйрәнәчәкбез, элитаны булдырырбыз, аны арттыру юлларын табарбыз”, диде Азербайҗан делегатларының берсе.

Әмма аларның тәкъдимнәре кире кагылды.

“Сез татар теле укытучыларын җибәрергә кушасыз, шул ук вакытта чит илләрдән килүчеләрнең берсе дә татар теле укытучысы һөнәрен алырга теләми, башта әйткән фикеремә кире кайтам, элита булсын өчен татарлар яхшы белем алырга тиеш. Сез Үзбәкстанга татар теле укытучылары җибәрергә кушасыз, әмма аларның кануннары хәтта илгә китаплар кертергә дә рөхсәт бирми”, диде президент аппараты вәкиле Азат Әхтәриев.

Шунысы гаҗәп, татар элитасын төзү турындагы утырыш рус телендә генә барды диярлек. Моңа кайбер делегатлар үзләре дә каршылык белдерде, берничә кеше татарча аңламаганга, без барыбыз да русча сөйләмгә күчәбез, диде.

Форумга телне белүчеләр килергә тиеш

Җәүдәт Сөләйманов татар яшьләренең киләсе җыелышларына делегатларның татар телен белүен тикшереп, имтихан яки тест аша сайларга тәкъдим итте. Чит төбәк татарларына татар телен белмәү – иң зур кимчелек, диде.

“Әгәр 2-3 ел эчендә татар телен ким дигәндә аралашу дәрәҗәсендә өйрәнмисез икән, үзегезне теләсә нинди милләт кешесе дип атагыз, “супер татар” диегез, әмма татар дигән кеше, ул татар телле һәм татар җанлы булырга тиеш. Шул вакытта без яшәячәкбез”, ди Җәүдәт Сөләйманов.
XS
SM
MD
LG