Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Удмуртиянең дә игътибар үзәгендә


Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов

Татарстанда 20 ел элек суверенитет игълан итүне һәм аннан соң башланган үзгәрешләрне Удмуртия татарлары аеруча зур кызыксыну белән күзәтеп торды. Күпләр хуплады, кемдер каршы чыкты, кайберләре ни майтарырлар икән дип читтән карап торды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ирек Шәрипов, шул чорны "тарихи дәвер" дип атый.


Татарстанда 20 ел элек суверенитет турында декларация кабул ителде. Бу вакыйгага бүгенге көннән караганда нинди бәя бирер идегез?


Бу тарихи дәвер булды. Аның әһәмияте татар халкы, Татарстан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен дә зур. Әгәр дә 20 ел элек, Советлар Берлеге таркалу чорында, хакимият юк дәрәҗәсендә калган чорда, илебездә Шәймиев, Рәхимов, Титов, Россель, Аяцков кебек һәрберсе үзенең төбәге, үзенең халкы өчен ныклы яклауга тотынмаса, үзләрендәге завод-фабрикаларны, байлыкны саклап кала алмаса, белмим, бүген Русия Федерациясе дигән ил нинди булыр иде икән?

Бу чорда Татарстанның беренче илбашы Миңтимер Шәймиев зур эш башкарды. Чыннан да, милли үзаңны үстереп, татар халкын күтәреп, Татарстан дигән республиканы да саклап калдылар. Аны милли формация буларак яңадан оештыруга ирештеләр. Бу бәрәкәтле эш булып чыкты. Әгәр дә без бүген Татарстан турында, Мәскәү һәм берничә зур төбәктән кала, иң алга киткән республика буларак сөйлибез икән, димәк, моңа нәкъ 20 ел элек - без мөстәкыйль яши алабыз, әмма бергә, бер ил булып яшәячәкбез дип, суверенитет турында декларация кабул ителгәндә нигез ташлары салынган.

Мөстәкыйльлек төшенчәсен искә алдыгыз. Дөрестән дә, бүген Татарстанга килгәндә, аны мөстәкыйль дәүләт дип әйтә алабызмы?

Дәүләт мөстәкыйльлеге дигән нәрсә анда инде юктыр, мөгаен. Ә менә без үз язмышыбызны үзебез хәл итәргә тиеш, үз милләтебезне үзебез саклап калырга тиеш, моны безнең өчен Русия башкаласындагы түрәләр дә, башкалар да килеп эшләмәячәк дигән фикерне аңлау, ягъни татарны саклап калу, бу татарның үз эше дигән фикерне аңлау, менә бу инде мөстәкыйль үзаң дигән төшенчәнең бер өлешедер.

Без моны 20 ел элек тә аңладык, бу бүген дә нәкъ шулай. Урындагы татарлар, безнең мәркәзебез Казандагы җаваплы урыннарда утыручы милләттәшләребез дә, алар барысы да бу әйберне истә тотып эшләсәләр иде. Илнең үзәге Мәскәү булса, татарның үзәге - Казан. Үзәктә аек фикерле, мәсьәләне ничек хәл итәргә кирәклеген белә торган кешеләр булмыйча торып, алар башка төбәкләрдәге татарларны кирәкле юнәлештә, кирәкле адымнар белән берләштереп алга алып бармыйча, без үзебезне саклап кала алмаячакбыз. Үзебезне саклап калу - ул үз кулыбызда.

Ирек әфәнде, мөстәкыйль булуга кагылган тагын бер четерекле мәсьәлә килеп туды. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров илдә бер генә президент булырга тиеш дигән фикер белдерде. Моңа ничек карыйсыз?

20 еллык үткән тарихи юл төбәкләрнең әһәмияте артуга китерде. Бүген төбәкләр үз язмышлары өчен күбрәк җавап бирә. Аларның башлыкларының әһәмияте дә артканнан арта барды. Бу киләчәктә шулай булып калырмы? Татарстанга килгәндә, бер нәрсәне онытырга ярамый: Татарстан - ул Русиядәге 16 милли регионның берсе генә түгел. Татарстанга илдә яшәүче җиде миллион татар халкы карап тора. Шуңа аның сәяси роле дә зур. Инде ул регион гына булып кала икән, бу очракта Татарстан башлыгының да сәяси роле нык кимергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG