Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Диалог Ауразия” ифтары: мулла да бар, поп та


“Диалог Ауразия”нең Татарстан комитеты рәисе, Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев Русия күләмендә Ислам дине кабул итү көне рәсмиләштерелмәсә, бәлки, Дәүләт Шурасының Татарстан җирлегендә Ислам кабул итү көнен канунлаштырып куячагын әйтә. “Диалог Ауразия” платформасының Татарстандагы бүлеге төрле дин, милләт кешеләре катнашында ифтар ашы оештырды.

Ифтар ашында язучы-депутатлар Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Татарстаның язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Татарстанның дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин, әдипләр Рабит Батулла, Гәрәй Рәхим, әдәбият галимнәре Хатыйп Миңнегулов, Нурмөхәммәд Хисамов, журналистлар Илфак Фәйзрахманов, Мансур Мортазин, Рифат Фәттахов, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил Юныс, тарихчы Дамир Исхаков, православ динчеләре Алексей һәм Роман, Казандагы алман йорты җитәкчесе Виктор Диц, Татарстан язучылар берлегенең әгъзасы булган бердәнбер төрек кешесе Фатих Кутлу һәм башкалар катнашты.

Толерант сүзен яратмасалар да

“Диалог Ауразия”нең Татарстан комитеты рәисе, Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев сүзләренчә, оешманың исеме “Диалог Ауразия”, ягъни халыклар, диннәр арасында әңгәмә кору булгач, алар ифтарны да үзенчәлекле итеп үткәрергә булган. Поп, муллаларның бергә ифтарда утыруы сирәк күренеш билгеле. Мөгаен, моны үзенчәлекле юлдан барган, халыклар, диннәр дуслыгы ягыннан башкаларны көнләштерә дип саналган Татарстанда гына күреп буладыр.

Разил Вәлиев
“Ифтарга төрле милләт, дин кешеләрен чакырырга булдык. Татарстанда мондый тәҗрибәнең булганы юк иде әле. Әгәр Татарстан күпдинле, күпмилләтле республика икән, безгә үз эчебезгә генә бикләнеп калмыйча, башкаларны да ифтарга чакырырга кирәк. Бу ни өчен мөһим? Бер-беребезне белергә кирәк, без бит дус яшәргә телибез, толерант җәмгыять төзергә омтылабыз дибез. Дөрес, толерант сүзе күпләргә ошамый, әмма әлегә башка сүз уйлап табылмаган.

Башкалар белән аңлашып яшәү өчен, бер-береңнең йолаларын, гореф-гадәтләрен, динен белергә кирәк. Белмичә торып дуслашып, яратып булмый. Безнең максатыбыз бер – бер-беребез белән якынаю. Башка халыклар, дин кешеләре белән ризык җыеп утыра албыз икән, безнең киләчәгебез дә матур булыр”, ди Разил Вәлиев.

Ислам кабул итү көнен кем рәсмиләштерер?


Быелдан башлап Русиядә 28 июль – Русьны чукындыру көне истәлекле көннәр исемлегенә кертелде. Бу карарны Дәүләт Думасы кабул итте, президент аңа кул куйды. Шуннан соң Татарстан Дәүләт Шурасы да 922 елда Идел Болгарында Ислам динен кабул итүне бар Русиядә рәсмиләштерү тәкъдиме белән чыкты, Федерал җыелышка мөрәҗәгать юллады. Әмма хәзергә Шураның мөрәҗәгате турында сүз ишетелгәне юк.

Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев Ислам динен кабул итү көнен рәсмиләштерү эшенең четрекле булуын яшерми.

“Эшнең катлаулы буласын уйлап та бетермәгән идек. Гәрчә, катлаулы икәнен күпләр әйткән иде. Чөнки Ислам дине Болгарда гына гына түгел, Кавказда да кабул ителгән. Аларга ул башка вакытта кергән, кайберләренә көчләп кертелгән, ирекле дә кабул ителгән. Әмма кабул ителү вакытлары төрле. Бүгенгә бу турыда фикер алышу бара. Әгәр дә инде бар Русиядә ислам динен кабул итү көне истәлекле көннәр рәтенә кертелмәсә, бәлки, Татарстан җирендә Ислам кабул итү көнен канунлаштырып куярбыз”, ди Разил Вәлиев.

Татарлар правослауларга чиркәүләрне кайтарырга булышты

Ифтар мәҗлесендә диннәр, милләтләр арасындагы дуслык, якынлык турында сүз күп булды. Шулай да монда узган елларны искә алмыйча булмый. Тарихчы Дамир Исхаков туксанынчы елларда татар милли хәрәкәтенең правослауларга чиркәүләрне кайтарырга булышуын искә алды.




“Чит ил кешеләренә Татарстанда чиркәү белән мәчетнең янәшә торуы сәер. Әмма туксанынчы елларда без – милли хәрәкәт активистлары, шул исәптән Фәүзия Бәйрәмова белән Петр һәм Павел чиркәвен халыкка кайтару эшендә актив катнаштык. Дөньяның бүтән җирләрендә халыкның башка дин йортларын да торгызуда катнашуын күреп булмый”, ди Исхаков.

Бәйрәмгә килгән попларга мондый мәҗлесләрне Татарстан епархиясе дә оештырсын иде, дигән тәкъдим әйтелде. Юкса, кунакка гел татарлар гына чакыра, башка милләтләр янында татарлар гына тырыша-тырыша урысча сөйләшә.
XS
SM
MD
LG